"Илhам" - Баш бит
Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

1 2 3 ... 21 22 »

      «Бөек Җиңү геройлары – 2017» III Бөтенроссия әдәби бәйгесе башланды. Конкурска әдәби хикәя, очерк, шигырь, җыр, рәсемнәр кабул ителә.
       Конкурсның төп максаты – Бөек Ватан сугышы елларында совет солдатларының күрсәткән батырлыкларын мәңгеләштерү, Ватан сагында булган Россия сугышчыларының кыюлыгын, тәвәккәллеген тиешенчә бәяләү, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.

     Бәйге 5 этапта уза:
1. Сайлап алу этабы – 2016 елның 5 октябреннән 2017 елның 10нчы маена кадәр;
2. Ярымфиналистларны ачыклау – 10 нчы июньгә кадәр;
3. Финалистларны билгеләү – 10 нчы июльгә кадәр;
4. Җиңүчеләрне ачыклау – 1 нче сентябрьгә кадәр;
5. Җиңүчеләрне бүләкләү.


     Тулырак мәгълүмат белән   ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 49 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 08.11.2016 | Фикерләр (0)

      2 нче ноябрь көнне  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кече залында VII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды. Безнең "Электрон матбугат" түгәрәге сайты "Белем җәүһәре" исеменә лаек булды. 

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 31 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 04.11.2016 | Фикерләр (0)

      Шәһәр спартакиадасына әзерлек кысаларында, кичә 17 нче мәктәп базасында волейбол ярышлары узды. Уенда лицейның егетләр җыелма командасы I урын яулады. Котлыйбыз!

Сәхифә: Спорт - сәламәтлек | Карап алулар: 43 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 02.11.2016 | Фикерләр (0)

 

Көзләр китте,

Кышлар җитте,

Карлар явып,

Бар дөньяны

Ап-ак итте.

Тышта озак

Йөрсәң әгәр,

Өйдә тавыш...

Ә аз йөрсәң,

Җанда сагыш...

Өйгә кайткач:

Әни әрли,

Әти яклый,

Энем уйный,

Сеңлем дулый.

Ләйсән СОЛТАНГАЛИЕВА, 8Б сыйныфы укучысы

 

Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 38 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 01.11.2016 | Фикерләр (0)

      Бүген 6,8 нче сыйныф укучылары татар теленнән диагностик тест уздылар. Укучыларның белемнәрен тикшерү республика белем бирү сыйфатын бәяләү системасы чаралары кысаларында Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә оештырылды.

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 37 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 27.10.2016 | Фикерләр (0)

 

Йокы байлыкмы,

Ул ярлылыкмы,

Нәрсә ул йокы? -

Дип, аннан сорыйм.

Йокы тик көлә:

- Йокла, мин - йокы!

Беләсең килсә -

Син фәннәр укы!

Йокыдан әле

Беркем туймаган.

Йоклап калганнар -

Мәңге уңмаган.

Ләйсән СОЛТАНГАЛИЕВА, 8Б сыйныфы укучысы

 

Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 52 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 17.10.2016 | Фикерләр (0)

    7-11 нче сыйныф укучылары өчен төбәкара "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" дип аталган фәнни-гамәли конференция уздырыла.
     Укучылар фәнни эшләре белән түбәндәге юнәлешләрдә катнаша ала:
      1. "Туган ягымда  - нәсел шәҗәрәсе"
      2."Җиде буын җылысын сакла"
      3. Шәҗәрәләрнең топонимнарда чагылышы"
      4. "Шәҗәрәләрне өйрәнү тарихы"
     Конференциядә катнашу өчен гаризалар 1 ноя ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 83 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 16.10.2016 | Фикерләр (0)

      1-8 нче сыйныф укучылары өчен республикакүләм "Габдулла Тукай әкиятләре геройлары" дип аталган  рәсем бәйгесе үткәрелә.

Тулырак мәгълүмат белән беркетелгән файлдан таныша аласыз.

       Беркетелгән файл:  нигезләмә

 

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 47 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 12.10.2016 | Фикерләр (0)

       Борын-борын заманда,

       Яр Чаллы шәһәрендә,

       Яшәгән, ди, бер малай

       Аның исеме – Шомай.

       Өй эшләрен белмәгән,

       Беләсе дә килмәгән.

      Дуслары да булмаган,

      Менә шулай ул торган.

Бер көнне өйгә кайткач,

Ашарына тапмагач,

Пешерергә тотынды,

Тик тапмады шул онны.

Оклауны да тапмаган,

Кәстрюльне дә тапмаган.

Коймак ашыйсы килсә дә,< ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Әкият сөйлим Сезгә... | Карап алулар: 98 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 02.10.2016 | Фикерләр (0)