Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе

Барлык язмалар: 97
Күрсәтелгән язмалар: 1-19
Битләр: 1 2 3 4 5 6 »

*
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 2470 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 08.12.2013 | Фикерләр (0)

*

"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1544 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 12.06.2013 | Фикерләр (14)

*
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 1276 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.06.2013 | Фикерләр (1)

Борын-борын заманда кара урман уртасында түп-түгәрәк алан булган. Монда бер генә адәм затының да аяк басканы булмаган, шуңа күрә һәр җирдә тынычлык хөкем сөргән. Һәр туган көн саен Кояшбикә алсу күлмәген киеп, Нурлы аланга килә дә тереклек ияләренең кәефләрен күтәрә икән. Тернәкләнеп килә торган үсемлекләрнең хәлләрен сораша, аларны җылы нурлары белән иркәләп үтә ди. Кош-кортларга ерактан нурлы сәламен юллый, мохтаҗларга ярдәм итә икән.
"Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Карап алулар: 1308 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 08.05.2013 | Фикерләр (0)

Табигатьне саклау – һәрбер адәм баласының иң мөһим бурычларыннан берсе. Табигатьне сакларга тиешлекне һәр кеше сабый чактан ук белеп үсәргә тиеш. Шуңа күрә, балаларны кечкенәдән балалар бакчасында, мәктәпләрдә табигатьне сакларга өйрәтәләр. Балалар бакчасыннан нәниләргә һәр агачның, һәр кошның файдалылыгын, аларны кадерләп сакларга кирәклеген төшендерәләр. Ә мәктәпләрдә табигать белеме фәнен өйрәтәләр, төрле тематик чаралар үткәрәләр.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1744 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 08.05.2013 | Фикерләр (0)

Карабашым, туган җирем! Нинди генә җырларда җырланмаган да, данланмаган минем туган ягым!Аның искиткеч матур табигате, гүзәллеге сокландырып, күпләрне әсир иткән.Чынлап та, туган Карабашымның табигатенә сокланмаслыкмыни? Аның мәгърур, биек, бөркет оялы Каравыл таулары тезмәсе, күкнең бар аяз зәңгәрлеген үзенә җыйган күлләре, "Карабаш” сусаклагычы, иксез-чиксез иген басулары, хуш ис бөркеп, бал кортларын үзенә җыйган мең төсле чәчәкле болыннары, биек текә бөдрә таллары белән капланган ярлардан борылып-борылып аккан Зәй елгасы, хәтфә үләнле тугайлары үзләре генә дә ни тора?!
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 1302 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 07.05.2013 | Фикерләр (0)

Язгы матур бер көн. Табигать әкрен генә кышкы йокысыннан уянып килә. Күктән алсу нурларын сибеп кояш елмая. Бөтен җирдә яз шатлыгы. Әнә агачлар яшь бөреләрен җибәргәннәр. Күп тә үтмәс алар яшел күлмәкләрен киярләр. Бер агачтан икенче агачка кунып кычкырган күке тавышы, бөтен урманны яңгыратып, авылга кадәр ишетелеп тора. Әйтерсең ул урманның җанлануын, анда да тереклек барлыгын бөтен җиһанга хәбәр итә. Шулчак "Минем тавышым күкенекеннән дә матуррак!”- дигән төсле һаваны ярып , өздереп сандугач сайрап җибәрде. Бер-бер артлы аңа башка кошлар да кушылды. Алар барсы да яз җитүенә үзләренең сөенечләрен шулай белдерәләр иде.
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 6000 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 06.05.2013 | Фикерләр (0)

Их, яшисе иде озак, мәңге...
Табигатьтән башка үле без.
Мин үземнең авылда яшәвем белән горурланам. Берәүләр шәһәрдә яшәсә, без - гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып үскән табигать балалары, җир балалары. "Шәһәрне макта, авылда тор,” - дигәннәр борынгылар һәм бер дә ялгышмаганнар.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 4808 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 05.05.2013 | Фикерләр (104)

Элек-электән сусыз җиргә берәү дә килеп утырмаган. Торак урыннарны, шәһәрләрне, авылларны елга, күл, чишмә буйларына төзи торган булганнар. Чөнки – су яшәү чыганагы, сусыз тормыш юк.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 7209 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 04.05.2013 | Фикерләр (0)

Минем туган авылым Көшкәтбашның табигате бик матур. Ул кышын да, җәен дә ямь-яшел булып утырган чыршы-нарат урманын әйтәсеңме, ул хуш исле печәнле,кызарып пешкән җиләкле Тарлау, Өтәр, Гали, Көмәшияр елгаларын әйтәсеңме? Кунакка кайткан туганнарыбыз безнең як табигатенә сокланалар, "шифаханәләрең бер якта торсын”, диләр
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 3586 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 03.05.2013 | Фикерләр (0)

Туган як, туган җир. Ул кешеләргә генә түгел, кошларга да якын, кадерле. Алар да туган ягыбызны һәрвакыт сагынып кайталар төсле. Бигрәк тә аның серле, ягымлы һәм искиткеч матур табигатен сагыналардыр.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1286 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 03.05.2013 | Фикерләр (0)

Безнең районыбыз урман-күлләре, басу-кырлары, челтерәп аккан чишмәләре белән дан тота. Мин үземә иң якын булган, дәү әнием белән дәү әтием яши торган якның табигатен бик яратам, чөнки анда һәр тарафта хозурлык, гүзәллек.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1524 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

Туган як, туган җир. Әти-әни кебек үк бик тә якын һәм кадерле бу сүзләр. Кеше үзенең туган төбәге белән горурланганда, иң элек, аның табигате, уңган-булган кешеләре турында сөйләргә ярата. Бу чыннан да шулай. Һәр кешегә үзенең туган ягының табигате иң матуры, иң гүзәле булып тоела.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 4379 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

Дөнья искиткеч матур! Гүзәллекне тоя белгән кеше битараф кала алмыйдыр аңа. Иксез-чиксез зәңгәр диңгезне хәтерләткән күктә ап-ак атларга, җилкәнле корабларга охшаган болытлар йөзеп йөри. Җирдән бер уч туфрак алсаң, аның бөек көчен, җылылыгын җаның-тәнең белән тоясың... Безне туендыручыбыз, яшәү көче бирүчебез шул ул. Җирдән, туфрактан яралуыбызга ихластан ышанасың. Кеше яшәү өчен каян көч ала соң? Әлбәттә, туган җирдән.
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 1667 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

Табигать – безнең туган йортыбыз. Аны яратырга һәм сакларга кирәк. Табигатьтә бөтен нәрсә үзара бәйләнгән. Әгәр дә без урманнарны һәм табигатьне пычратсак, андагы кош-кортлар барсы да үлеп яки качып бетәрләр. Аларсыз табигатьне күз алдыгызга китерегез әле: бөтен агачлар корыган, чәчәкләр сулган, кошлар сайрамый. Ошармы инде бу безгә, әлбәттә, юк.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 6671 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

Бервакыт агачтан Яфрак өзелеп төшкән, очкан-очкан да, Керпе өстенә утырган. Алар карашканнар, иснәшкәннәр һәм танышканнар. Керпе Яфракка бер хәл турында сөйләгән.
"Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Карап алулар: 1159 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

Бөтен күңелемне биреп, тырышып урам чистартып йөрим. Тырмалыйм, себерәм. Һәр чирәм әкрен генә күтәрелә. Көзге пычрак белән күмелгән күзәнәк кышкы йокыдан уяна.
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 963 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
 Энҗе Афзалова
 
Әйе, ишетәм ... Мин бу тавышны аккан чишмәләр агышында ишетәм... Кайчандыр, җырларда җырланган челтерәп аккан чишмә тавышлары юк инде хәзер. Юк, алар хәзер челтерәмиләр. Бүген, чишмәләр әкрен генә сулкылдап, әрнеп, тын гына тавыш бирәләр. Кешеләр түккән көнкүреш калдыклары арасыннан эз табып, салмак кына юл алалар. Кайберләре чүп өемнәренә күмелеп калган. Аларның әрнүле ыңгырашкан авазларын бик сирәкләр генә ишетә.
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 1296 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

Менә тагын, ямь өстенә ямь өстәп, туган ягыма яз килде. Кыш буе татлы йокыда булган табигать, кояшның җылы нурларын сизеп, әкрен генә уяна бара. Агачларда бөреләр ачыла, урамда гөрләвекләр ага, елгалар язгы су белән тула.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1276 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

1-19 20-38 39-57 58-76 77-95 96-97