Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

Сәхифәдә язмалар саны: 72
Күрсәтелгән язмалар: 1-19
Битләр: 1 2 3 4 »

Билгеле бер тәртипкә салырга: Вакыты · Исем буенча · Рейтинг буенча · Фикер калдырулар буенча · Йөкләүләр буенча · Карап алулар ягыннан
*
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 2470 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 08.12.2013 | Фикерләр (0)

*

"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1544 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 12.06.2013 | Фикерләр (14)

Табигатьне саклау – һәрбер адәм баласының иң мөһим бурычларыннан берсе. Табигатьне сакларга тиешлекне һәр кеше сабый чактан ук белеп үсәргә тиеш. Шуңа күрә, балаларны кечкенәдән балалар бакчасында, мәктәпләрдә табигатьне сакларга өйрәтәләр. Балалар бакчасыннан нәниләргә һәр агачның, һәр кошның файдалылыгын, аларны кадерләп сакларга кирәклеген төшендерәләр. Ә мәктәпләрдә табигать белеме фәнен өйрәтәләр, төрле тематик чаралар үткәрәләр.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1744 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 08.05.2013 | Фикерләр (0)

Их, яшисе иде озак, мәңге...
Табигатьтән башка үле без.
Мин үземнең авылда яшәвем белән горурланам. Берәүләр шәһәрдә яшәсә, без - гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып үскән табигать балалары, җир балалары. "Шәһәрне макта, авылда тор,” - дигәннәр борынгылар һәм бер дә ялгышмаганнар.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 4808 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 05.05.2013 | Фикерләр (104)

Элек-электән сусыз җиргә берәү дә килеп утырмаган. Торак урыннарны, шәһәрләрне, авылларны елга, күл, чишмә буйларына төзи торган булганнар. Чөнки – су яшәү чыганагы, сусыз тормыш юк.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 7209 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 04.05.2013 | Фикерләр (0)

Минем туган авылым Көшкәтбашның табигате бик матур. Ул кышын да, җәен дә ямь-яшел булып утырган чыршы-нарат урманын әйтәсеңме, ул хуш исле печәнле,кызарып пешкән җиләкле Тарлау, Өтәр, Гали, Көмәшияр елгаларын әйтәсеңме? Кунакка кайткан туганнарыбыз безнең як табигатенә сокланалар, "шифаханәләрең бер якта торсын”, диләр
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 3586 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 03.05.2013 | Фикерләр (0)

Туган як, туган җир. Ул кешеләргә генә түгел, кошларга да якын, кадерле. Алар да туган ягыбызны һәрвакыт сагынып кайталар төсле. Бигрәк тә аның серле, ягымлы һәм искиткеч матур табигатен сагыналардыр.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1286 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 03.05.2013 | Фикерләр (0)

Безнең районыбыз урман-күлләре, басу-кырлары, челтерәп аккан чишмәләре белән дан тота. Мин үземә иң якын булган, дәү әнием белән дәү әтием яши торган якның табигатен бик яратам, чөнки анда һәр тарафта хозурлык, гүзәллек.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1524 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

Туган як, туган җир. Әти-әни кебек үк бик тә якын һәм кадерле бу сүзләр. Кеше үзенең туган төбәге белән горурланганда, иң элек, аның табигате, уңган-булган кешеләре турында сөйләргә ярата. Бу чыннан да шулай. Һәр кешегә үзенең туган ягының табигате иң матуры, иң гүзәле булып тоела.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 4379 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

Табигать – безнең туган йортыбыз. Аны яратырга һәм сакларга кирәк. Табигатьтә бөтен нәрсә үзара бәйләнгән. Әгәр дә без урманнарны һәм табигатьне пычратсак, андагы кош-кортлар барсы да үлеп яки качып бетәрләр. Аларсыз табигатьне күз алдыгызга китерегез әле: бөтен агачлар корыган, чәчәкләр сулган, кошлар сайрамый. Ошармы инде бу безгә, әлбәттә, юк.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 6671 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

Менә тагын, ямь өстенә ямь өстәп, туган ягыма яз килде. Кыш буе татлы йокыда булган табигать, кояшның җылы нурларын сизеп, әкрен генә уяна бара. Агачларда бөреләр ачыла, урамда гөрләвекләр ага, елгалар язгы су белән тула.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1276 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

"Кешеләргә ялгыш берәр авыр сүз әйтсәң үпкәлиләр, озак вакыт ачу саклыйлар. Табигать исә ачу сакламый: без быел сындырган шомырт агачы киләсе язда ап-ак булып яңадан чәчәк ата. Аның ачу сакламавыннан без усал файдаланабыз.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1205 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

Республикабызда һәр төбәкнең үзенә генә хас, кабатланмас матур урыннары бар. Кайда гына булсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, бормаланып-бормаланып ага торган Ык елгасы, аның тирә-юне, тугайлары, әрәмәлекләре, төрле-төрле балыкларга бай күлләре һәм елгалары булган Мөслимебез үзенә тарта.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1266 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

Табигать ул узен яклый алмый,
Үч тә ала алмый кешедән.
Ул бары тик рәнҗи генә ала,
Куркыйк шушы рәнҗеш төшүдән.
Фәнис Яруллин.

Җәйге урман... Аның шифалы һавасы, бер күрүдә йөрәккә дәрт өстәп, күңелләрне үстереп җибәрә торган хәтфәдәй болыннары, энҗе-мәрҗән бөртекләре төсле җиләкләре, зифа каеннары,төз наратлары кешеләрне һәрчак үзенә тартып тора
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 2593 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

"Табигать” сүзенә бик күп мәгънә яшерелгән. Гомумиләштереп әйткәндә, табигать- ул безне әйләндереп алган яшел гүзәллек.Үзенә бик күп хәзинә яшергән табигать бөтен кешегә дә кадерле түгел шул.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 2081 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 01.05.2013 | Фикерләр (38)

Галәмдә, миллионлаган йолдызлар арасында кечкенә генә планета бар. Ул да булса-Җир планетасы. Монда гына саф һава, татлы су, гүзәл табигать, көчле цивилизация... Тик күңелгә шом салган һәм хәл ителәсе мәсәләләр әле шактый. Мин үземә мондый проблемалар ят түгел, чөнки мин киләчәккә максат куеп кыю адымнар белән хәрәкәт итүче буын вәкиле. Алай гына да түгел, әтием Мамадышта нәшер ителүче "Нократ” район газетасында хәбәрче булып эшли. Өйдә дә еш кына аны борчыган яисә ул хәл иткән мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшәбез, фикер алышабыз.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 976 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 01.05.2013 | Фикерләр (0)

Искиткеч җылы апрель киче. Мин әтием һәм әнием белән йөрергә чыктым. Максатыбыз – язгы урман һавасы сулау. Туган авылым – Шәмәрдән матур табигать кочагында утыра. Аның һәр ягы урман. Коньяктан каен кызлары тезелеп китсә, көнчыгышта чыршы, нарат егетләре сакта тора, ә көнбатыштан усак, имән егетләре җил-яңгырдан саклый туган авылымны. Урман ерак түгел бездән, 100-200 метрда гына. Тиз арада язгы урманга аяк бастык.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1034 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 01.05.2013 | Фикерләр (1)

2013 нче ел республика күләмендә экология елы дип игълан ителде. Соңгы вакытта экология, табигать турында төрледән - төрле әңгәмәләр алып барыла, проблемалар күтәрелә. Шушы уңайдан мин дә үз фикеремне әйтеп калырга ашыгам.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1485 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 01.05.2013 | Фикерләр (0)

Мин гади бер авыл малае. Авыл баласы бит ул табигатькә якын мөһиттә яши. Туган як табигате ул – туган илебезнең матурлыгы да, чисталыгы да, җаны да. Туган як табигате ул – тау башында кипкән печән кибәннәре дә, тынлык һәм хуш исләр белән тулган урманнар да, иң кызу җәй көннәрендә дә тешләрне камаштырырдай саф сулы чишмәләр дә, кечкенә инештән башлап, зур диңгезләргә ыргылучы елгалар да. Туган як табигате ул – капка төпләрендә тәгәрәп йөрүче сары йомгак үрдәк һәм каз бәпкәләре дә, уйнаклап йөгерүче колыннар да...
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 2275 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 01.05.2013 | Фикерләр (0)

1-19 20-38 39-57 58-72