Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

Сәхифәдә язмалар саны: 72
Күрсәтелгән язмалар: 20-38
Битләр: « 1 2 3 4 »

Билгеле бер тәртипкә салырга: Вакыты · Исем буенча · Рейтинг буенча · Фикер калдырулар буенча · Йөкләүләр буенча · Карап алулар ягыннан
Мин Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан Бөгелмә шәһәрендә туганмын. Безнең якларда түбәсе күкләргә ашкан биек таулар да, аркылыга йөзеп чыкмаслык тирән елгалар да, Шүрәлеләр яшәгән калын урманнар да юк. Шулай да, минем өчен туган ягымнан да кадерлерәк, матуррак җир башка юк кебек. Ләкин кайберәүләр бу матурлыкны саклый белмиләр.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1256 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 30.04.2013 | Фикерләр (1)

Яз килде. Дәртле кояш бар табигатьне яратып йокысыннан уятты. Табигать елмаеп нурлы йөзен ачты. Җырчы сыерчыклар, сандугачлар, тургайлар, бәйрәмдәге артистлар кебек, туктаусыз сайрыйлар. Ак, сары, кызыл, чуар купшы күбәләкләр чәчәктән-чәчәккә кунып уйнап очалар. Бал кортлары җиң сызганып эшкә керештеләр. Бөтен җирдән бал исе килә. Яшенле яңгырлар явып китә дә һава сафлана, тәмләнә. Җир өсте куе яшел үләнгә төренде. Ул хуш исле күз явын алырдай чәчәкләр белән бизәлде. Тиздән болын-аланнар безне тәмле җиләкләре белән сыйлар, урман-кырлар гөмбәчеләрне үзенә чакырыр. Искиткеч ямьле бит син, безне чолгап алган табигать!
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1452 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 30.04.2013 | Фикерләр (0)

...Бервакыт без гаилә белән Ык буена бөрлегән җыярга кайттык. Машинаны бик еракта калдырып, әрәмә буена җәяүләп киттек. Тырналып, сыдырылып бетсәк тә, барыбызга да бик күңелле иде. Яр буенда суга иелеп үскән бөрлегәннәр, тирә-якка таралган йомшак үлән исе, төрле кошларның җыр ярышы оештыруы шулкадәр матур! Чиләкләребез тулгач та кайтып китәсе килмәде. Шулай дигәч, әтием безне тау артыннан күренеп торган урман буена алып китте. Анда-а-а! Сакчылар кебек тезелешеп торган нарат, чыршылар, әллә нинди төсләрдә балкыган кечкенә аланнар, кибетләрдә күренмәгән искиткеч матур чәчәкләр, мине күмеп китәрлек булып үскән үлән! Монда шулкадәр матур, чиста иде.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1026 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 30.04.2013 | Фикерләр (1)

Иң матур җирне сайлап куыш коралар, учак ягалар, казан асалар, табын әзерлиләр. Шундый матур урында туйганчы ял итәләр, күңел ачалар да чүп-чар калдырып, кайчакта учакларын да сүндереп бетермичә кайтып китәләр. Нәтиҗәдә, табигать безгә үпкәләп кала. Ник дигәндә, гүзәллек, матурлык таплана. Кешеләрнең җавапсызлыгы, рәхимсезлеге аркасында бүгенге көндә безнең табигатебез фаҗига алдында. Димәк, табигатьнең дошманы – кеше үзе.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 993 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 30.04.2013 | Фикерләр (0)

Июнь башы. Иртәнге урман. Әкрен генә яктыра. Урманда тып-тын. Хәтта бөреләр пышылдавы да ишетелми. Кояш чыгарга иртәрәк әле. Шулай да яктылык караңгылыкны торган саен кысрыклый.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1699 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 30.04.2013 | Фикерләр (0)

       Шагыйрь Роберт абый Миңнуллин әйткәндәй, ”Бу өлкәннәр ни өчендер, гел киресен эшлиләр...”. "Табигать –туган йортыбыз” диләр дә, торган өйләрен чистарталар, ә "туган йортларын”чүплиләр. ”Урманнар –планетабызның үпкәсе” диләр, ә үзләре шаулап торган парклар, урманнарны кисеп, урыннарына мәһабәт биналар төзиләр. "Хайваннар, кошлар-безнең туганнарыбыз” диләр дә, мылтык асып ауга чыгып китәләр, аудагы уңышлары, төз атулары турында горурланып сөйләп йөриләр.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 9945 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 30.04.2013 | Фикерләр (0)

"Табигатьне саклагыз!" "Без- табигать балалары.” Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма без аларның чын мәгънәсен, асылын аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә яшәвебез, сәламәтлегебез, киләчәгебез турында зур мәгънә салынган.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1733 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 29.04.2013 | Фикерләр (1)

Һәр кеше өчен табигать – ана, ә туган җир - бәллүр бишек. Әни һәм туган җир безгә ничек кадерле булса, табигать тә шул дәрәҗәдә кадерле.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1166 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 29.04.2013 | Фикерләр (0)

Дөньяда мин ике кояшның барлыгын беләм. Аның берсе күктә, ә икенчесе җирдә, ул-минем әнием. Әтием- өебезнең терәге. Кендек каным тамган туган авылым- Кыр Шунталысы.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 2197 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 29.04.2013 | Фикерләр (53)

Уйларыма бирелеп утырганда, күзем тәрәзә артындагы каеннарга, тезелеп киткән мәһабәт төз наратларга, күктәге зәңгәр болытларга төште. Бу бит минем туган ягым табигате! Табигатьтән дә гүзәлрәк, ни бар соң дөньяда?! Бу гүзәллекне берәү дә тудырмаган, ә Ходай яраткан бит...
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1010 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 29.04.2013 | Фикерләр (0)

Әйе, табигать - безнең туган йортыбыз, безне туендыручы, безгә ләззәт бирүче. Мин туган ягымның урман-кырларына, тал-тирәкләренә, елгаларына, чишмәләренә гашыйк бер авыл баласы.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 4494 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 29.04.2013 | Фикерләр (0)

Мин үземнең туган ягым табигатенә һәрвакыт сокланам. Сокланмаслык та түгел бит: урман дисәң, урманнары бар аның, сулыклар дисәң, елга-кулләре күп аның, таулар, болыннар, тугайлар, әрәмәлекләр... Болар барысы да минем туган ягым.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 10422 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 29.04.2013 | Фикерләр (18)

Табигатьне саф сулы чишмәләрсез күз алдына да китереп булмый. Элек-электән изге чишмәләребез тәнгә дәва, җанга сихәт биргән. Ераклардан туган якның бер йотым суын эчсәм, терелер идем дип сагынып хатлар язганнар. Мөмкинлекләре булса, шул изге суны авыз итәр өчен, ара ераклыгына карамыйча, туган авылларына кайтып егылганнар. Шундый чишмәләрнең берсе турында сөйләргә телим мин сезгә.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1124 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 29.04.2013 | Фикерләр (1)

Һәр кешенең йөрәгенә якын, шул ук вакытта җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Аны туган як, туган туфрак, газиз туган авылың дип атарга мөмкин. Минем өчен − мәктәп елларым шаулап-гөрләп узып бара торган, ямьле Каравыл тау итәгенә урнашкан Карабашым. Әнә ул, мәһабәт һәм мәгърур тау, әллә кайлардан юлаучыларга сәлам бирә, үзенә кунакка чакыра.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1106 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 29.04.2013 | Фикерләр (0)

Табигать ул төрле җирдә төрлечә. Кеше адаша торган куе урманнар бар. Түбәләре күккә тиеп торган, яшеннәр уйнаганын күзәтергә яраткан биек таулар бар.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1209 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 29.04.2013 | Фикерләр (0)

Адәм баласының дөньяга килүе, яшәү рәвеше, тәненең һәрбер күзәнәге табигать белән бәйле, чөнки адәм баласы җирдән яратылган, ул – җир кешесе. Ә җир йөзендә барлык тереклек тә – табигать.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1694 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 25.04.2013 | Фикерләр (0)

Туган йорт аерым бина гына булып күз алдына килми минем. Туган йортны киңрәк мәгънәдә мин авыл, район, төбәк дияр идем. Мин үзем Тукай районы Биклән авылы малае.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 2305 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 25.04.2013 | Фикерләр (0)

- Айгөл, тынычрак сөйлә. Айсылу көне буе йоклый алмыйча, боргаланып ятты. Әле яңа йоклап китте. Уята күрмик, - әтием шул сүзләр белән ишегемне әкрен генә ябып китте.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 975 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 25.04.2013 | Фикерләр (1)

Утыра, ди, шулай Күсе чүплектә, ә авызында бер генә сүз икән. "Рәхәт тә соң!” Икенчесе аптырап утырган-утырган да сорарга булган: - Нәрсә сөйләнәсең соң син, ахирәт, һаман бер сүз кабатлыйсың?
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1119 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 25.04.2013 | Фикерләр (1)

1-19 20-38 39-57 58-72