Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

Сәхифәдә язмалар саны: 72
Күрсәтелгән язмалар: 39-57
Битләр: « 1 2 3 4 »

Билгеле бер тәртипкә салырга: Вакыты · Исем буенча · Рейтинг буенча · Фикер калдырулар буенча · Йөкләүләр буенча · Карап алулар ягыннан
Бигрәк серле, искиткеч могҗизалы, кызыклы син, табигать!! Без, кешеләр, күпме генә тырышсак та, синең ышанычлы яшерелгән серләреңне беркайчан да чишеп бетерә алмабыз шикелле. Без сиңа буйсынабыз, синең белән яшибез, синнән башка сулый да алмыйбыз.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 985 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 25.04.2013 | Фикерләр (0)

Биология укытучысы, интерактив тактада рәсемнәр күрсәтә-күрсәтә, яңа тема аңлата: "Гөмбәләр ике төрле була: симбиозлылар һәм паразитлар. Беренчеләре үзләренә кирәкле матдәләрне туфрактан, әйләнә-тирәдән алалар һәм үзләре дә шул тирәлеккә кирәкле элементлар бирәләр. Ә паразит гөмбәләр, кая гына килеп эләксәләр дә, шул шартларга җайлашып, үрчи башлыйлар, бөтен кирәк азыкны үзләре урнашкан әйбердән алалар, һәлак иткәнче башка организм хисабына яшиләр.”
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 946 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 25.04.2013 | Фикерләр (0)

Табигать! Бу сүзне ишетү белән дә күңелгә рәхәт булып китә. Юкка гына "Табигать – туган йортыбыз» димибез шул. Табигать безнең туган йортыбыз булгач, ул безнең өчен бик кадерле һәм якын, шуңа күрә без аны сакларга да тиеш дип аңлыйм. "Табигать" сүзен мин хәрефләп таркатып, менә мондый җөмлә уйлап таптым: табигатькә адәм бурычлы икәнен гел аңлап торсын.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1031 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 23.04.2013 | Фикерләр (0)

Иншалар бәйгесендә катнашу теләгем югары сыйныфларга күчкән саен арта бара. Кызыклы иҗади бәйгеләр турында белешәм. Таләпләрен укыйм һәм уйларымны ак кәгазь битенә төшерә барам. Алдымда "Табигать - туган йортыбыз” бәйгесенең нигезләмәсе.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1523 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 23.04.2013 | Фикерләр (0)

Без туган ягыбызны аның матур, камил табигате, шул табигатьне чагылдырган җырлары, аларны иҗат иткән халкы аша күз алдына китерәбез.”... Табигатьнең бөеклеге нидәме? Табигать һәрвакыт гүзәл. Хәтта ялангач, шыксыз, салкын, усал чагында да... Ул кызгануга мохтаҗ түгел. Ул яратуга гына мохтаҗ!...” - дип яза Галимҗан Гыйльманов.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1436 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 22.04.2013 | Фикерләр (2)

Менә мин тагын әнием бүлмәсендә...
Әнием мәктәптә татар теле укытучысы булып эшли. Аның бүлмәсенең тәрәзәләре кояш ягына карап тора. Монда шундый якты, җылы , рәхәт. Апрель ае булганга, әнием тәрәзәләрнең зурысын ачып куйган.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1337 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 22.04.2013 | Фикерләр (0)

Табигать - туган йортыбыз диюгә, мин ирексездэн яратып карый торган Маугли мультфильмын исемә төшерәм. Әле тәпи дә йөри, сөйләшә дә алмаган кечкенә генә малай, бер ялгызы джунглида кала. Күз алдына китерсәң, бу бик куркыныч.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1000 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 21.04.2013 | Фикерләр (0)

Табигать – туган йортыбыз… Туган йортыбызда җәйге таң күтәрелә... Урман-болыннардагы Туган йорт бизәкләре – аллы-гөлле чәчәкләр - иртәнге чык суындә нәфис таҗларын чайкыйлар.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1032 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 21.04.2013 | Фикерләр (0)

Табигать! Кешеләр күңелендә матур хисләр уятасың син. Кеше, бар нәрсәне онытса да яланаяк таптап йөргән чирәмнәрен, үзе чапкан печәннәрнең хуш исләрен онытмый. Таулар биеклекләре белән горурлык туа, кыюлыкка чакыра. Йөгерек елгалар йөрәкләргә омтылыш бирә. Карурманнар дөнья серен пышылдый. Көмеш күлдә камышлар кыштырдавы хисләрне нечкәртә. Җирдән күтәрелгән җылы пар икмәк исен искә төшерә.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 8318 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 20.04.2013 | Фикерләр (0)

Кеше бер вакытта да табигать белән хозурланудан туктамый, аңа багышлап җырлар, шигырьләр яза. Балыкларга су, кошларга һава, хайваннарга урман-кырлар, таулар кирәк кебек безгә дә табигать-анабыз кирәк.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 2229 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 19.04.2013 | Фикерләр (0)

Тирә - юньдә яз. Бар җиһан уяна. Күңел канатлана. Әле мәхәббәтне китаплардан, кинолардан гына укып белгән йөрәгем ничектер тынычсызлана. Әнә кара каргалар да килгән. Кояш үзенең җылы нурлары белән битләрне иркәли. Юл-сукмакларда кар күзгә күренеп эри бара. Болын- кырларда ара-тирә көздән калган кипкән әрем, кылганнар җил уңаена талгын гына тирбәлә. Сулыш кысыла.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 957 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 18.04.2013 | Фикерләр (0)

Табигать кешеләр өчен бик мөһим. Аңа һава да, урманнар да, елгалар да, файдалы казылмалар да, кош-кортлар да, төрле җәнлекләр дә керә. Без көн саен һава сулыйбыз, су эчәбез. Үзебезнең тормышыбыз өчен барлык нәрсәне дә әйләнә-тирәдән алабыз. Табигать безгә хезмәт итә. Шуңа без дә табигатьне сакларга, аңа хезмәт итәргә тиешбез.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1036 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 15.04.2013 | Фикерләр (0)

Һәр җәйне көтеп алам мин. Шуңа да каникулларның беренче көннәреннән үк авылга – дәү әниемә, дәү әтиемә кунакка кайтып китәм. Атна саен авылга кайтып йөрсәк тә, һәр ел фасылында авыл үзенчә матур булса да, җәен аның матурлыгын әйтеп бетерә торган түгел!
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1066 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 13.04.2013 | Фикерләр (0)

Һәркемгә туган йорты кадерле. Яхшы хуҗа туган йортын кулыннан килгәнчә матурлый, бизи, тәртипли. Табигать - безнең туган йортыбыз, шуңа күрә дөньядагы һәр кеше табигатьнең кадерен белергә тиеш.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 2152 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 13.04.2013 | Фикерләр (0)

Бик кечкенәдән кызыксынучан бала булып үскәнгә, хәзер шул сыйфатым юкка чыгу, кимү түгел, ә киресенчә, тагы да ныграк артканга, минем игътибардан бернәрсә дә читтә калмый иде.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 2574 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 12.04.2013 | Фикерләр (0)

Табигать – мәңгелекнең, тереклекнең яшел әләме, кешелекнең гомер буе укый, өйрәнә торган «яшел китабы». Ш. Галиев
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1217 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 12.04.2013 | Фикерләр (0)

     Кешелек җәмгыяте барлыкка килгәнне бирле, кеше һәм табигать аерылгысыз, бербөтен. Кеше - табигать баласы, ә табигать – яшәү чыганагы. Элеккеге, әби-бабаларыбыз яшәгән чорга күз салыйк. Дөрестән дә, аларны табигать - җир ана-ачлыктан да, корылыктан да, суыктан да саклап калган.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1720 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 08.04.2013 | Фикерләр (0)

Кыш. Сихри тынлык килде дөньяга
Акрын гына, күбәләкләп карлар ява.
Карлар түгел, әйтерсең лә энҗе ява,
Кыш аклыгын сагынып көткән бу җиһанга. Әйе, сихри тынлык килде бу дөньяга. Ә сез бу тынлыкны сизәсезме,кышкы матурлыкны күрәсезме? Сезнең каенлы юл буйлап үткәнегез бармы? Мин кичә үттем... Әти белән... Их, рәхәт, хозур, нинди шәп икән ул каенлы юлдан үтүе!
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1398 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 07.04.2013 | Фикерләр (0)

Кешенең тормышын, яшәешен табигатьтән башка күз алдына да китереп булмый. Без әйләнә-тирәлегебез белән шулкадәр бәйләнештә, гүя һәр сулышыбыз, йөрәк тибешебез табигать аша гына башкарыла.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 2143 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 07.04.2013 | Фикерләр (0)

1-19 20-38 39-57 58-72