Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе

Барлык язмалар: 97
Күрсәтелгән язмалар: 20-38
Битләр: « 1 2 3 4 5 6 »

"Кешеләргә ялгыш берәр авыр сүз әйтсәң үпкәлиләр, озак вакыт ачу саклыйлар. Табигать исә ачу сакламый: без быел сындырган шомырт агачы киләсе язда ап-ак булып яңадан чәчәк ата. Аның ачу сакламавыннан без усал файдаланабыз.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1205 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

Республикабызда һәр төбәкнең үзенә генә хас, кабатланмас матур урыннары бар. Кайда гына булсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, бормаланып-бормаланып ага торган Ык елгасы, аның тирә-юне, тугайлары, әрәмәлекләре, төрле-төрле балыкларга бай күлләре һәм елгалары булган Мөслимебез үзенә тарта.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1266 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

Табигать ул узен яклый алмый,
Үч тә ала алмый кешедән.
Ул бары тик рәнҗи генә ала,
Куркыйк шушы рәнҗеш төшүдән.
Фәнис Яруллин.

Җәйге урман... Аның шифалы һавасы, бер күрүдә йөрәккә дәрт өстәп, күңелләрне үстереп җибәрә торган хәтфәдәй болыннары, энҗе-мәрҗән бөртекләре төсле җиләкләре, зифа каеннары,төз наратлары кешеләрне һәрчак үзенә тартып тора
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 2593 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

Эх, табигать... табигать! Юк, син мәңге онытылмассың. Гел шулай саф, чиста пакъ булып калырсың . Кемнәрдер шәһәрне ярата , ә мин исә, гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып үскән табигать баласы, җир баласы... синең балаң. Синең кочагыңда яшәү, сине күреп тору, синең белән сөйләшү, иң зур бәхетем минем.
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 969 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

Менә кайтып та җиттем. Мин тагын туган ягымда. Исәнме, Җир-Ана! Нинди матур, нинди күркәм бит син! Мин синең саф һаваларыңны, төз наратлы урманнарыңны, иксез-чиксез иген кырларыңны, чәчәкле болыннарыңны, челтер чишмәле суларыңны сагынып, ашкынып кайттым. Әти-әнием туган якка кайттым. Ни хәлләрдә яшәп ятасың, туган як? Балаларың сине рәнҗетмәделәрме? Саф сулы чишмәләрең, инеш-күлләреңнең суы сафмы? Урман-болыннарыңны корытмадылармы?
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 847 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

"Табигать” сүзенә бик күп мәгънә яшерелгән. Гомумиләштереп әйткәндә, табигать- ул безне әйләндереп алган яшел гүзәллек.Үзенә бик күп хәзинә яшергән табигать бөтен кешегә дә кадерле түгел шул.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 2081 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 01.05.2013 | Фикерләр (38)

Галәмдә, миллионлаган йолдызлар арасында кечкенә генә планета бар. Ул да булса-Җир планетасы. Монда гына саф һава, татлы су, гүзәл табигать, көчле цивилизация... Тик күңелгә шом салган һәм хәл ителәсе мәсәләләр әле шактый. Мин үземә мондый проблемалар ят түгел, чөнки мин киләчәккә максат куеп кыю адымнар белән хәрәкәт итүче буын вәкиле. Алай гына да түгел, әтием Мамадышта нәшер ителүче "Нократ” район газетасында хәбәрче булып эшли. Өйдә дә еш кына аны борчыган яисә ул хәл иткән мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшәбез, фикер алышабыз.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 976 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 01.05.2013 | Фикерләр (0)

Искиткеч җылы апрель киче. Мин әтием һәм әнием белән йөрергә чыктым. Максатыбыз – язгы урман һавасы сулау. Туган авылым – Шәмәрдән матур табигать кочагында утыра. Аның һәр ягы урман. Коньяктан каен кызлары тезелеп китсә, көнчыгышта чыршы, нарат егетләре сакта тора, ә көнбатыштан усак, имән егетләре җил-яңгырдан саклый туган авылымны. Урман ерак түгел бездән, 100-200 метрда гына. Тиз арада язгы урманга аяк бастык.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1034 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 01.05.2013 | Фикерләр (1)

2013 нче ел республика күләмендә экология елы дип игълан ителде. Соңгы вакытта экология, табигать турында төрледән - төрле әңгәмәләр алып барыла, проблемалар күтәрелә. Шушы уңайдан мин дә үз фикеремне әйтеп калырга ашыгам.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1485 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 01.05.2013 | Фикерләр (0)

Мин гади бер авыл малае. Авыл баласы бит ул табигатькә якын мөһиттә яши. Туган як табигате ул – туган илебезнең матурлыгы да, чисталыгы да, җаны да. Туган як табигате ул – тау башында кипкән печән кибәннәре дә, тынлык һәм хуш исләр белән тулган урманнар да, иң кызу җәй көннәрендә дә тешләрне камаштырырдай саф сулы чишмәләр дә, кечкенә инештән башлап, зур диңгезләргә ыргылучы елгалар да. Туган як табигате ул – капка төпләрендә тәгәрәп йөрүче сары йомгак үрдәк һәм каз бәпкәләре дә, уйнаклап йөгерүче колыннар да...
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 2275 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 01.05.2013 | Фикерләр (0)

Ай-һай! Бигрәк матур, искиткеч гүзәл икән бу дөнья дигәннәре! Бөтен тирә-якны: карны, бозны, агачларны ниндидер сихри зәңгәрсу төс чолгап алган!.. Күксел томан үзенә бер серлелек өсти әнә. Зәп-зәңгәр күк гөмбәзе аша сузылган җылы нурлар иркәли үземне. Күрче, бу бит Кояш елмая миңа! Рәхәт тә соң! Нинди күңелле!.. Мин дә елмаям сиңа, Кояш! Синең җылың минем күзләремә күчте, керфекләремә сарылды. Тик... күпне кичергән карт агачлар гына нигәдер бик шомлы шаулыйлар... Кошлар да моңлырак сайрый шикелле...
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 1248 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 01.05.2013 | Фикерләр (0)

Мин Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан Бөгелмә шәһәрендә туганмын. Безнең якларда түбәсе күкләргә ашкан биек таулар да, аркылыга йөзеп чыкмаслык тирән елгалар да, Шүрәлеләр яшәгән калын урманнар да юк. Шулай да, минем өчен туган ягымнан да кадерлерәк, матуррак җир башка юк кебек. Ләкин кайберәүләр бу матурлыкны саклый белмиләр.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 962 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 30.04.2013 | Фикерләр (1)

Яз килде. Дәртле кояш бар табигатьне яратып йокысыннан уятты. Табигать елмаеп нурлы йөзен ачты. Җырчы сыерчыклар, сандугачлар, тургайлар, бәйрәмдәге артистлар кебек, туктаусыз сайрыйлар. Ак, сары, кызыл, чуар купшы күбәләкләр чәчәктән-чәчәккә кунып уйнап очалар. Бал кортлары җиң сызганып эшкә керештеләр. Бөтен җирдән бал исе килә. Яшенле яңгырлар явып китә дә һава сафлана, тәмләнә. Җир өсте куе яшел үләнгә төренде. Ул хуш исле күз явын алырдай чәчәкләр белән бизәлде. Тиздән болын-аланнар безне тәмле җиләкләре белән сыйлар, урман-кырлар гөмбәчеләрне үзенә чакырыр. Искиткеч ямьле бит син, безне чолгап алган табигать!
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1000 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 30.04.2013 | Фикерләр (0)

...Бервакыт без гаилә белән Ык буена бөрлегән җыярга кайттык. Машинаны бик еракта калдырып, әрәмә буена җәяүләп киттек. Тырналып, сыдырылып бетсәк тә, барыбызга да бик күңелле иде. Яр буенда суга иелеп үскән бөрлегәннәр, тирә-якка таралган йомшак үлән исе, төрле кошларның җыр ярышы оештыруы шулкадәр матур! Чиләкләребез тулгач та кайтып китәсе килмәде. Шулай дигәч, әтием безне тау артыннан күренеп торган урман буена алып китте. Анда-а-а! Сакчылар кебек тезелешеп торган нарат, чыршылар, әллә нинди төсләрдә балкыган кечкенә аланнар, кибетләрдә күренмәгән искиткеч матур чәчәкләр, мине күмеп китәрлек булып үскән үлән! Монда шулкадәр матур, чиста иде.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 818 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 30.04.2013 | Фикерләр (1)

Иң матур җирне сайлап куыш коралар, учак ягалар, казан асалар, табын әзерлиләр. Шундый матур урында туйганчы ял итәләр, күңел ачалар да чүп-чар калдырып, кайчакта учакларын да сүндереп бетермичә кайтып китәләр. Нәтиҗәдә, табигать безгә үпкәләп кала. Ник дигәндә, гүзәллек, матурлык таплана. Кешеләрнең җавапсызлыгы, рәхимсезлеге аркасында бүгенге көндә безнең табигатебез фаҗига алдында. Димәк, табигатьнең дошманы – кеше үзе.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 788 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 30.04.2013 | Фикерләр (0)

Июнь башы. Иртәнге урман. Әкрен генә яктыра. Урманда тып-тын. Хәтта бөреләр пышылдавы да ишетелми. Кояш чыгарга иртәрәк әле. Шулай да яктылык караңгылыкны торган саен кысрыклый.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1225 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 30.04.2013 | Фикерләр (0)

       Шагыйрь Роберт абый Миңнуллин әйткәндәй, ”Бу өлкәннәр ни өчендер, гел киресен эшлиләр...”. "Табигать –туган йортыбыз” диләр дә, торган өйләрен чистарталар, ә "туган йортларын”чүплиләр. ”Урманнар –планетабызның үпкәсе” диләр, ә үзләре шаулап торган парклар, урманнарны кисеп, урыннарына мәһабәт биналар төзиләр. "Хайваннар, кошлар-безнең туганнарыбыз” диләр дә, мылтык асып ауга чыгып китәләр, аудагы уңышлары, төз атулары турында горурланып сөйләп йөриләр.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 3770 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 30.04.2013 | Фикерләр (0)

"Табигатьне саклагыз!" "Без- табигать балалары.” Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма без аларның чын мәгънәсен, асылын аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә яшәвебез, сәламәтлегебез, киләчәгебез турында зур мәгънә салынган.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1271 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 29.04.2013 | Фикерләр (1)

Һәр кеше өчен табигать – ана, ә туган җир - бәллүр бишек. Әни һәм туган җир безгә ничек кадерле булса, табигать тә шул дәрәҗәдә кадерле.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 943 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 29.04.2013 | Фикерләр (0)

1-19 20-38 39-57 58-76 77-95 96-97