Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе

Барлык язмалар: 97
Күрсәтелгән язмалар: 58-76
Битләр: « 1 2 3 4 5 6 »

Табигать - туган йортыбыз диюгә, мин ирексездэн яратып карый торган Маугли мультфильмын исемә төшерәм. Әле тәпи дә йөри, сөйләшә дә алмаган кечкенә генә малай, бер ялгызы джунглида кала. Күз алдына китерсәң, бу бик куркыныч.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 817 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 21.04.2013 | Фикерләр (0)

Табигать – туган йортыбыз… Туган йортыбызда җәйге таң күтәрелә... Урман-болыннардагы Туган йорт бизәкләре – аллы-гөлле чәчәкләр - иртәнге чык суындә нәфис таҗларын чайкыйлар.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 852 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 21.04.2013 | Фикерләр (0)

Кая, ни сәбәптән чапкандыр болан, ләкин аның эзләреннән чишмә суы атылып-бәреп килеп чыкты да, уралып-ургылып, үлән-үсентеләрне аста калдырып, уйсулыкны тутыра башлады. Үзен дөньяга хасил иткән, чабып ераклашкан боланны да, якты зәңгәр күкне дә күреп өлгерде ул. Күрде, чөнки күл шундый тонык, саф сулы иде.
"Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Карап алулар: 965 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 21.04.2013 | Фикерләр (0)

Кешем!
Сиңа ярдәм сорап табигать мөрәҗәгать итә. Әйе, аптырама, бу мин, чиста сулы елга-күлләре, очсыз-кырыйсыз урманнары кими барган, туфрагы һәм һавасы агуланган, кош-кортлары, җәнлекләре елдан ел сирәгәйгән табигать сиңа эндәшә.
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 833 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 21.04.2013 | Фикерләр (0)

Табигать! Кешеләр күңелендә матур хисләр уятасың син. Кеше, бар нәрсәне онытса да яланаяк таптап йөргән чирәмнәрен, үзе чапкан печәннәрнең хуш исләрен онытмый. Таулар биеклекләре белән горурлык туа, кыюлыкка чакыра. Йөгерек елгалар йөрәкләргә омтылыш бирә. Карурманнар дөнья серен пышылдый. Көмеш күлдә камышлар кыштырдавы хисләрне нечкәртә. Җирдән күтәрелгән җылы пар икмәк исен искә төшерә.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 7324 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 20.04.2013 | Фикерләр (0)

Кеше бер вакытта да табигать белән хозурланудан туктамый, аңа багышлап җырлар, шигырьләр яза. Балыкларга су, кошларга һава, хайваннарга урман-кырлар, таулар кирәк кебек безгә дә табигать-анабыз кирәк.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1723 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 19.04.2013 | Фикерләр (0)

Тирә - юньдә яз. Бар җиһан уяна. Күңел канатлана. Әле мәхәббәтне китаплардан, кинолардан гына укып белгән йөрәгем ничектер тынычсызлана. Әнә кара каргалар да килгән. Кояш үзенең җылы нурлары белән битләрне иркәли. Юл-сукмакларда кар күзгә күренеп эри бара. Болын- кырларда ара-тирә көздән калган кипкән әрем, кылганнар җил уңаена талгын гына тирбәлә. Сулыш кысыла.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 756 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 18.04.2013 | Фикерләр (0)

Яратам мин туган ягым табигатен. Беркайда да юктыр минем туган ягымдагыдай урманнар! Мине бигрәк тә кышкы урман үзенә җәлеп итә. Андагы тынлык җанга рәхәтлек өсти. Урман гүя җәйге шау-шудан, көзге ачы җилләрдән арып, тирән йокыга талган. Бу беренче карашка гына шулай күренә. Урман кыш көне дә йокламый.
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 3819 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 18.04.2013 | Фикерләр (0)

Борын борын заманда түгел, безнең көннәрдә, яшәгән ди бер Шайтан таягы. Ул гел ялгыз булган. Сабый чагыннан ук ул бернәрсәне дә яратмаган, гел ачуланышкан, үзен башкалардан өстен куйган. Шуңа күрә аны беркем дә яратмаган. Бүтән үсемлекләр аны үз яннарына китермәгән, аның белән сөйләшмәгәннәр. Хәтта кешеләр дә аны бакчаларыннан йолкып ташлаганнар. Шайтан таягы моның сәбәбен үзенен чәнечкеле булуында күргән. Тик ул бик нык ялгышкан. Аны кыяфәте өчен түгел, ә башкаларга карата начар мөнәсәбәте өчен яратмаганнар.
"Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Карап алулар: 1041 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 17.04.2013 | Фикерләр (0)

Табигать кешеләр өчен бик мөһим. Аңа һава да, урманнар да, елгалар да, файдалы казылмалар да, кош-кортлар да, төрле җәнлекләр дә керә. Без көн саен һава сулыйбыз, су эчәбез. Үзебезнең тормышыбыз өчен барлык нәрсәне дә әйләнә-тирәдән алабыз. Табигать безгә хезмәт итә. Шуңа без дә табигатьне сакларга, аңа хезмәт итәргә тиешбез.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 836 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 15.04.2013 | Фикерләр (0)

Борын-борын заманнарда да, хәзерге заманда да, киләчәк заманнарда да яшәгән ди, яши ди, яшәячәк ди бер могъҗизалы Зат. Аның бик күп булышчылары булган. Ул үзе төрле-төрле төсләргә кергән. Кыш җиттеме ул ап-ак төскә кергән. Яз килү белән ак төсен югалтып, зәңгәр-су төскә үзгәргән. Ә инде яз ахырында яшел төскә кергән.Җәй көне ямь-яшел төстә булган, ә көз алтынсу-сары төскә әверелгән.Гомер шулай ага торган...
"Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Карап алулар: 765 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 15.04.2013 | Фикерләр (0)

Һәр җәйне көтеп алам мин. Шуңа да каникулларның беренче көннәреннән үк авылга – дәү әниемә, дәү әтиемә кунакка кайтып китәм. Атна саен авылга кайтып йөрсәк тә, һәр ел фасылында авыл үзенчә матур булса да, җәен аның матурлыгын әйтеп бетерә торган түгел!
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 870 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 13.04.2013 | Фикерләр (0)

Һәркемгә туган йорты кадерле. Яхшы хуҗа туган йортын кулыннан килгәнчә матурлый, бизи, тәртипли. Табигать - безнең туган йортыбыз, шуңа күрә дөньядагы һәр кеше табигатьнең кадерен белергә тиеш.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1648 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 13.04.2013 | Фикерләр (0)

Бик кечкенәдән кызыксынучан бала булып үскәнгә, хәзер шул сыйфатым юкка чыгу, кимү түгел, ә киресенчә, тагы да ныграк артканга, минем игътибардан бернәрсә дә читтә калмый иде.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 2124 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 12.04.2013 | Фикерләр (0)

Табигать – мәңгелекнең, тереклекнең яшел әләме, кешелекнең гомер буе укый, өйрәнә торган «яшел китабы». Ш. Галиев
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 949 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 12.04.2013 | Фикерләр (0)

     Кешелек җәмгыяте барлыкка килгәнне бирле, кеше һәм табигать аерылгысыз, бербөтен. Кеше - табигать баласы, ә табигать – яшәү чыганагы. Элеккеге, әби-бабаларыбыз яшәгән чорга күз салыйк. Дөрестән дә, аларны табигать - җир ана-ачлыктан да, корылыктан да, суыктан да саклап калган.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1458 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 08.04.2013 | Фикерләр (0)

Кыш. Сихри тынлык килде дөньяга
Акрын гына, күбәләкләп карлар ява.
Карлар түгел, әйтерсең лә энҗе ява,
Кыш аклыгын сагынып көткән бу җиһанга. Әйе, сихри тынлык килде бу дөньяга. Ә сез бу тынлыкны сизәсезме,кышкы матурлыкны күрәсезме? Сезнең каенлы юл буйлап үткәнегез бармы? Мин кичә үттем... Әти белән... Их, рәхәт, хозур, нинди шәп икән ул каенлы юлдан үтүе!
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 951 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 07.04.2013 | Фикерләр (0)

Кешенең тормышын, яшәешен табигатьтән башка күз алдына да китереп булмый. Без әйләнә-тирәлегебез белән шулкадәр бәйләнештә, гүя һәр сулышыбыз, йөрәк тибешебез табигать аша гына башкарыла.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1383 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 07.04.2013 | Фикерләр (0)

Күптән түгел Татарстанга миллион агач утырту компаниясе авторы, 15 яшьлек Феликс Финкбайнер килде. Ул 9 яшендә миллион агач утырту акциясен башлап җибәрә. Бу 2007 елга туры килә. Ә безнең Биектау районы Шуман мәктәбе укучылары беренче агачларын 1987 нче елда утырта.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1530 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 06.04.2013 | Фикерләр (0)

1-19 20-38 39-57 58-76 77-95 96-97