Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе

Барлык язмалар: 97
Күрсәтелгән язмалар: 77-95
Битләр: « 1 2 3 4 5 6 »

"Адәм баласы үз гомерендә өч нәрсәгә бик нык рәхмәтле булырга тиеш, -дигән бер акыл иясе. Аллаһка, чөнки ул дөньяны барлыкка китергән. Әниләргә, чөнки алар безне шул дөньяга тудырган. Табигатькә, чөнки адәм баласы шушы дөньяга тугач, табигать аның өчен яшәү чыганагы булып тора”.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1904 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 06.04.2013 | Фикерләр (0)

Җәйге көн. Кояш иртәдән бирле кыздыра. Үләннәр, агачлар, куаклар барысы арган, әлсерәгән. Кошларның матур тавышлары да куандырмый. Үлән арасында сайраган чикерткәләрдә дә кешеләрнең эше юк. Күзләр күккә текәлгән. Һәркем яңгыр көтә. Бу ялваруны зәңгәр күк йөзе ишетеп ала. Үзгәрә, кояшны ачуланып ала. Тегесе тыңламаганга тузына да, аны бөтенләй каплап куярга кушып, болытларга дәшә. Болытлар озак көттерми. Төянеп килеп тә җитәләр. Килеп тә җитәләр, үләннәрне, агачларны, куакларны юындырырга керешәләр.
"Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Карап алулар: 1778 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 06.04.2013 | Фикерләр (0)

Галәмдә, миллионлаган йолдыз арасында кечкенә генә бер планета бар. Ул да булса – Җир планетасы. Бары Җир планетасында гына аллы-гөлле чәчәкләр, мәһабәт агачлар, иксез-чиксез диңгезләр бар. Бары Җир планетасында гына саф һава, татлы су, берсеннән-берсе тәмле ризыклар. Бары Җир планетасында гына тереклек бар.
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 865 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 06.04.2013 | Фикерләр (0)

Борын-борын заманда бер урманда төрле-төрле җәнлекләр яшәгән. Алар үзләренең урманнарын бик чиста һәм пөхтә тотканнар. Ул урманда нинди генә агачлар, үләннәр, куаклар, җиләк-җимешләр үсмәгән, ди.
"Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Карап алулар: 915 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 06.04.2013 | Фикерләр (0)

Мин – замана баласы. Тирә-ягымны бик мавыктыргыч дөнья чолгап алган. Телевидение, компьютер, виртуаль дөнья, төрле клублар, чыбыксыз элемтә һәм аның мөмкинлекләре – болар барысы да мине һәм минем яшьтәшләремне кызыктыра, үзе артыннан ияртә торган дөнья. Мин башкалар кебек, кешелек тәгәрмәченә эләгеп, алга чабам, ашыгам, нәрсәгәдер ирешергә омтылам. Әллә шулай тоела гынамы, әллә бер урында таптанаммы?...
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 2538 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 06.04.2013 | Фикерләр (0)

Минем туган ягым Буа районы урманнар эчендә утыра дип мактана алмыйм, чөнки урман биоценозлары барлык мәйданның 6 %-ын алып тора. Буа ягын, гомумән, тау ягы дип атыйлар. Авылыбызның төньяк-көнчыгыш өлешендә 2 км ераклыкта нарат урманы бар. Әлеге урман авылыбыз читеннән караганда кышын зәңгәрсу-яшел, ә җәйләрен караңгы-яшел төстә булып күренә.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1617 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 06.04.2013 | Фикерләр (0)

Укулар беткәч, җәй башында шәһәрдән авылга әбием янына ялга кайттым.
Шулай беркөнне иртән ихатада әбием белән эшләрне тәмамлап кергәч, тәмле итеп чәй эчеп алдым да, су буйларын карап кайту нияте белән, бәрәңге бакчасы артындагы капкага юнәлдем.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 793 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 06.04.2013 | Фикерләр (0)

Республикабызның һәр төбәгендә кабатланмас матур табигать почмаклары бар: кара урманнар, челтерәп ага торган чишмәләр, киң һәм тирән елгалар,түгәрәк күлләр... Ләкин туган ягыбыз табигатенең яме көннән-көн кими бара. Шуңа күңелем бик борчыла, үземнең фикерләремне сезгә дә җиткерәсем килә. Минем чишмәләр турында сөйлисем килә: бөтен кеше дә саклыймы аларны, матурлыгын һәм кадерен күрә беләме?
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 976 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 06.04.2013 | Фикерләр (0)

Их, яшисе иде озак, мәңге,
Табигатьтән башка үле без...
И.Юзиев
 
Туган авылым! Таныйсыңмы мине? Чит итмисеңме? Онытмадыңмы? Мин инде хәзер синең болыннарыңда чабып уйнаучы яланаяклы бала түгел, буй җиткергән, акыл кергән, аз сөйләп, күп тыңларга өйрәнгән яшүсмер кыз булып кайттым. Инде менә ничә еллар үткәч, сиңа кабат кайттым да тау башына җитәр-
җитмәс туктап калдым...
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 853 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 05.04.2013 | Фикерләр (0)

Узган ел энем белән бергә җәйге каникулларда әбиебез һәм бабаебыз янында кунакта булдык. Алар Балтач районы Яңгул авылында яшиләр. Бу якларда калын урманнар да, бик зур елгалар да юк. Менә беркөнне әби белән бабай безне бик биек тау янына алып килде.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 902 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 05.04.2013 | Фикерләр (3)

Табигать... Борын-борынгы заманнардан бирле кешеләр аның алдында баш игәннәр. Хәвеф-хәтәрләрдән куркып, аның кануннарын бозмаска тырышканнар, хәтта табынганнар да әле. Төптәнрәк уйлап карасак, тирә-ягыбызны иксез-чиксез мохит-галиҗәнап. Табигать, үз балаларын канат астына алган сыман, безне үзенең киң кочагына сыйдырган. Җир-суларыбыз, күкләргә ашкан биек тауларыбыз – барысы-барысы аның карамагында. Без исә, кешеләр, терлек-җәнлекләр - табигать балалары. Шуның дияргә телем әйләнми. Тере итеп, үз итеп, аның дим. Чөнки ул һәр хәрәкәтебезне, адымнарыбызны, кылган барлык эшләребезне- кыңгырын да, яхшысын да сизеп, тоеп тора сыман.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 953 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 05.04.2013 | Фикерләр (0)

Авылым – син бөек илкәемнең
Җанга якын газиз почмагы.
Җылытып яшәр гомер буе безне
Туган җирнең газиз почмагы.
                    Г.Закиров
 
Һәрбер кешенең туган җире бар. Минем туган җирем- үзенең кишере белән тирә-якта дан тоткан Аксу авылы. Әйе, кишере белән. Әле ул халкыбыз телендә Кишер Аксуы дип тә атала.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1387 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 04.04.2013 | Фикерләр (1)

    Туган авыл…Туган як... Нинди матур сүзләр! Аларның кадерен генә белергә кирәк. Бу якты дөньяда миңа иң якыны,иң изгесе һәм иң кадерлесе алар! Газиз әнием кебек матур да,кадерле дә,бик кирәкле дә алар безгә.
    Авылым табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Анда килеп кергән кешене иң беренче юл буена тезелеп киткән наратлар каршы ала. Алар күңелгә дәрт, яшәргә һәм эшләргә көч бирәләр.
 
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1349 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.04.2013 | Фикерләр (3)

Мин – иркен табигать кочагында үскән авыл баласы. Татарның күренекле шагыйре Сибгат Хәким туган Күлле Кимедән 8 чакрым ераклыкта урнашкан Ары дигән авыл ул. Мактанырлык һәм сокланырлык урыннары күп аның: ул урман кочагына ук сыенып утыра, ә уртасында - әйләнә-тирәсен камышлар урап алган, кыр үрдәкләре йөзеп йөри торган зур һәм тирән күл. Урамнарында яз-көзен, сүз дә юк, пычрак, ә кышын,башка авыллар белән чагыштырганда, ярыйсы ук тирән кар көртләре. Ә җәй көннәре...
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1028 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.04.2013 | Фикерләр (0)

Мин дөнья кардан арчылган вакытта табигатьтә йөрергә, урманда булырга, елга буйларында утырып су агышын, кошлар тавышын тыңларга яратам. Чишмәләр челтерәвенә сокланмаган кеше юктыр, мөгаен. Ә аларның сихри аһәңенә бар кеше дә игътибар итә микән? Табигатьтә бит бар күренеш тә үзенчә "сөйләшә”. Әбием аларны зекер әйтәләр, ди. Әйтик, агачлар шавы. Бөтен агачлар да бертөсле "сөйләшмиләр”. Усак лепер-лепер килгәндә, имән аңа бик тыныч кына кыштырдап җавап бирә, мәсәлән. Чишмә челтерәве янәшәсендә, тыныч кына агып яткан елганың да "сөйләшүе” бик салмак тоела. Шулай да беркөнне мин аларның серләрен ачуга ирештем.
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 935 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.04.2013 | Фикерләр (0)

Туган авылым гаҗәеп урында урнашкан минем. Иксез-чиксез басулары- болыннары, күпсанлы елгалары, су буйларына исләрең китәрлек. Шул елгаларның берсен матур итеп Чишмә елгасы дип атыйлар. Исеме җисеменә туры килә – бу елгада күп санлы чишмәләр юл ала.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1657 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 01.04.2013 | Фикерләр (40)

Беләм: кояш астында бар шундый шифалы яклар:
кадасаң чыбык җиренә- яшьнәп чыга яфраклар!
Минем дә бар үзем өчен шундый як-Туган ягым!
Дога иңгән һәр төшеннән Чишмәләр чыга аның!
Нинди матур сүзләр! Күңеленең кай җиреннән генә алып яза алды икән бу сүзләрне Равил абый Фәйзуллин! Нәкъ минем туган авылым турында язган бит ул!
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 986 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 01.04.2013 | Фикерләр (0)

Һәр авылның зур байлыгы – чишмә. Аларның һәрберсенең үз моңы, тавышы, тарихы бар. Халыкның яшәеше дә нәкъ суга, чишмәләрнең барлыгына бәйле. Безнең Югары Мәтәскә авылы зур түгел. Ләкин үзенең тырыш халкы, тәмле сулы чишмәләре белән ямьле шул минем авылым. Авыл халкы элек-электән үк чишмәләргә ихтирам саклап яшәгән. Бу изге гамәл бүгенгесе көндә дә дәвам итә.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 1151 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 31.03.2013 | Фикерләр (0)

Җиләк бик уңды быел. Җәйнең бер матур көнендә әбием белән Кашка тауга җир җиләге җыярга киттек. Анда җир җиләге бик иртә өлгерә. Ауный– тәгәри уч төбе кадәрле җирдә, бөек Тукаебыз әйтмешли, күз ачып йомганчы бер чиләк җиләк җыйдык. Чыпчык башы кадәрле эреләр, сусыллар, алсу- кызыллар, тәмлеләр... Бай да инде безнең Кашка тау! Ул җиләге дисеңме, дару үләннәре, тау итәгендә челтерәп агучы тешләрне сындырырлык тәмле сулы чишмәләре... бар да бар! Баграж тыюлыгы да биредә урнашкан. Анда төлке, поши, кабан дуңгызлары, кыр тавыклары һ.б җәнлекләр бик күп яши. Әбием белән нефтьчеләр тарафыннан матур итеп ясалган тәмле сулы "Тегермән чишмәсенә” төшәбез. Анда теләгән кеше рәхәтләнеп ял итә ала. Барлык уңайлыклар да тудырылган. Табигый ташлар белән уратып алынган әлеге урын тирә-юнь авыл кешеләренең, Зәй шәһәре халкының яраткан ял итү урынына әйләнде. Кадерен генә белеп бетермиләр. Ваталар-җимерәләр, үз артларыннан чүпләрен җыймыйлар. "Кешеләр, аңыгызга килегез, нишлисез сез!”-дип кычкырасы килә.
"Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Карап алулар: 983 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 30.03.2013 | Фикерләр (0)

1-19 20-38 39-57 58-76 77-95 96-97