Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе

Барлык язмалар: 97
Күрсәтелгән язмалар: 96-97
Битләр: « 1 2 3 4 5 6

     Бурсыклар үз илләрендә мәш килеп яшиләр, эшлиләр: агачлар кисәләр, йортлар салалар. Берсеннән-берсе матур мәһабәт йортлар пәйда була, киң юллар урман аша үтә, елгаларда зур-зур күперләр салына. Әйе, матур шәһәр калка.
     Ләкин карт бурсыкның җаны тыныч түгел, күңеле шомлана. Кичләрен сирәгәйгән урман буйлап тынчыган елгага төшә һәм таңны шунда утырып каршылый. Йөрәк әрни, җылый. Табигать-ана аның белән бергә авыр сулый, гөрселди, уфтана. Ул моның барысын да сизә, күрә. Табигатькә күпме зыян килә. Нигә яшьләр моны күрми дә, нигә сизми дә икән дип, көн дә йөрәге елый.
     Әй, җиткерсеннәр, төзесеннәр. Тик нигә шулкадәр табигатьне рәнҗетергә? Күпме агач кисәләр, кайберләрен яраксыз дип, елгага агызалар. Ә алар әнә инде елга өстен каплап килә. Елгага инде сулар һава җитми, балыклар чарасызлыктан ярга сикереп чыгып җан бирәләр. Урманнар сирәгәя. Юллар төзибез дип, кисеп бетерәләр. Ә кече дусларга кайда яшәргә, кая качарга? Һаваны төтен исе, газ исе басты. Безнең ише картларга сулавы бигрәк читен.
"Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Карап алулар: 950 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 23.03.2013 | Фикерләр (1)

    Һәр нәрсәнең саф, садә чагы була. Мин-Җир-Ана. Әйе, мине Аллаһы Тәгалә барлыкка китерде. Минем суларым зәп-зәңгәр, саф, чиста иде. Минем урманнарым иксез-чиксез, агачларның нинди төрләре генә юк, ә гөлләрнең, чәчәкләрнең матурлыгы күз явын алырлык, хуш исләреннән җир шары аңкып тора иде. Ул судагы балыкларның, җирдәге хайваннарның төрләрен бер Аллаһ кына белә. Нинди генә җиләк-җимеш үсми миндә!
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 1419 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 21.03.2013 | Фикерләр (1)

1-19 20-38 39-57 58-76 77-95 96-97