Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

АҺ, ТАБИГАТЬ, МИН СИНЕҢ БЕР БАЛАҢ
02.04.2013, 07:38
     Мин – иркен табигать кочагында үскән авыл баласы. Татарның күренекле шагыйре Сибгат Хәким туган Күлле Кимедән 8 чакрым ераклыкта урнашкан Ары дигән авыл ул. Мактанырлык һәм сокланырлык урыннары күп аның: ул урман кочагына ук сыенып утыра, ә уртасында - әйләнә-тирәсен камышлар урап алган, кыр үрдәкләре йөзеп йөри торган зур һәм тирән күл. Урамнарында яз-көзен, сүз дә юк, пычрак, ә кышын,башка авыллар белән чагыштырганда, ярыйсы ук тирән кар көртләре. Ә җәй көннәре...
      Авыл халкын һич тә табигатьтән аерып карап булмый шул. Яз җитте исә, һәркем табигать киңлекләренә омтыла, урман итәкләренә, елга буйларына ашыга. Авыл табигатенең ямен, көмеш сулы елга буйларын, хуш исле урман аланнарын берни дә алмаштыра алмый . Тәнгә сихәт, җанга рәхәт бирә торган саф һавалы урман аланнары һәрвакыт күңелгә якын. Минем авылым табигате дә шундый матур, шундый ямьле! Гаҗәеп матур, искиткеч гүзәл ул! Хуш исле печәннәргә төренгән, төрледән-төрле чәчәкләр, шифалы үләннәр белән бизәлгән киң болыннарына карап туя алмыйсың! Ә инде урманы!!! Авыл яныннан ук башланып, тайгага барып тоташа торган бу урманда без еш булабыз. Һәр ел фасылында үзенчә гүзәл шул ул урман.
     Узган ел яз көне мин урманга кечкенә сеңелемне дә ияртеп бардым. Киң тармаклы юкәләр, зифа буйлы каеннар урман сукмакларына яшел ябынчаларын сузганнар. Урман сукмагы белән эчкә үк кереп киттек. Чәчәкле аланга килеп чыкканчы, шактый юл үттек. Андагы матурлыкка сокланып, озак басып тордык без. Шул вакыт сеңелемнең күзе бер чәчәккә төшкән:
      - Апам, кара, нинди матур чәчәк! – дип, ерак түгел үсеп утырган ландыш чәчәгенә күрсәтте ул. Ап-ак тамчылар ике эре яфрак арасындагы дугадай бөгелеп үсүче сабакка тезелгәннәр. Нәкъ энҗе бөртекләре!!! Мин үзем үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән бик кызыксынам, шуңа да бу чәчәк турында белгәннәремне сеңелемә дә сөйләдем. Ландышның үсүенә, үрчүенә сәбәпче – аның җир асты сабагы - тамырчасы . шундый бер тамырчадан берничә йөз пар яфрак үсеп чыгарга мөмкин. Шуларның бары икесе генә чәчәк атканын белсәм дә, сеңелемне кисәтеп өлгерә алмадым. Бу матур чәчәкне бары берне генә булса да өзеп алды ул. Аланның икенче ягында тагын бер матур чәчәк үсүен хәтерли идем мин. Ул – алтын туй чәчәкләре. Аның хуш исе буенча да эзләп табарга мөмкин. Бу чәчәк турында да укыганым бар. Ул чәчәк Кызыл китапка кертелгән, чөнки алар бик аз калып бара икән. Әни белән әти сөйләве буенча беләм: алтын туй чәчәкләрен чыгарылыш сыйныф укучылары элек "Соңгы кыңгырау” бәйрәменә чиләкләп-чиләкләп җыеп кайтканнар, элегрәк безнең урманда ул чәчәк чиксез күп үскән. Хәзер сирәгрәк очрый. Анысын да берне генә өзеп өйгә алып кайту теләге туган иде, ләкин әнинең шелтәле карашы күз алдыбызга килде дә бу уебыздан кире кайттык. "Бер генә чәчәк сулса да, ямь китә табигатьтән”,- дигән шигъри юллар искә төште. Күргәннәребезне кичке аш янында әти-әнигә дә сөйләдек. Сеңелемнең тәэсирләре миңа караганда көчлерәк иде, күбрәк ул сөйләде. Әни теге бер сабак энҗе чәчәген өзгән өчен дә гел кабатлый торган сүзен әйтеп куйды: " Табигатьне, матурлыкны саклау – үзебездән генә тора, табигатьтә бик аз калган чәчәкләр дә - безнең байлыгыбыз ул”.
      "Табигать- туган йортыбыз” дип, тикмәгә генә әйтмиләр шул. Әни кебек яратырга, сакларга кирәклеге турында бик еш ишетәбез, әмма кайберәүләр аның мәгънәсен күп вакыт аңларга теләмиләр дип уйлыйм мин. Минем барлык кешеләргә - олыларга да, балаларга да мөрәҗәгать итәсем килә:  "Табигатьне – гүзәллекне саклау һәрберебезнең изге бурычы булсын иде!”
 
       Энҗе НУРИЕВА, Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
  
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1041 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: