Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

АВЫЛЫМ ТАБИГАТЕНӘ ГАШЫЙК
29.04.2013, 11:51
       ...Әйе, табигать безнең туган йортыбыз. Без аны сакларга, якларга һәм яратырга тиешбез. Мин үземнең туган авылымның матурлыгын, аның табигатенең сезгә дә күрсәтергә телим. Минем шушы иншамны укыганнан соң, сез чынлап та минем табигать баласы икәнемә ышанырсыз, чөнки минем туган авылым табигатьнең иң матур почмагына урнашкан. Ул яшел үзәнлектә, бик матур урында. Аның һәр ягын таулар әйләндереп алган. Чөнки борынгы бабаларыбыз белгән: таулар аларны яман күзләрдән саклаган. Ә авылым яныннан бик матур, саф сулы елга ага. Туган авылымнан ерак та түгел, агачлык, туйралык бар. Яшь имән агачы туйра дип атала, шуңа да бу имәнлекне туйралык дип йөртәләр. Ул бик матур җиргә, кояшка каршы тау итәгенә урнашкан һәм һәрвакыт безне, балаларны үзенә тартып тора. Җирләр ачыла башлау белән, монда умырзаялар калкып чыга. Ә умырзаялардан соң ландышлар чәчәк ата. Урманга килеп кергәч тә аның хуш исе борынга бәрелә. Беренче ландышлар, нинди матур, нинди нәфис һәм иркә алар. Аларның җанга ничек якын икәнлеген язып та, аңлатып та бетерә торган түгел. Үзе шушы матурлыкны күрмәгән кеше моны бервакытта да аңламаячак. Алар һәр язда беренче Май бәйрәменә чәчәк аталар. Һәм без һәр елны май аенда укытучы апабыз белән шушы урманга экскурсиягә киләбез. Беренче ландышларны да беренчеләрдән булып без укытучыбызга бүләк итәбез. Ә сез аның шушы нәфис, матур чәчәкләргә ничек сөенгәнен күрсәгез, мондый вакытта аның йөзе елмаю белән тула. Без чәчәкләрне бервакытта да тамыры белән җыймыйбыз, чөнки укытучыбыз шулай өйрәтте. Ландышлардан соң, тугызынчы майга сирень, шомырт куаклары чәчәк ата. Бу вакытта безнең болын әкият бакчасына охшап кала. Без, балалар, барыбыз да шушы матурлыкны күреп калырга болынга ашыгабыз. Нинди генә бөҗәкләр, бал кортлары юк анда. Ә ничек матур итеп кошлар сайрый, әйтерсең алар берсен-берсе уздырырга тырышалар. Ул кошларның җылы яктан туган якларыбызга кайткан вакытта авылымның матурлыгын, гүзәллеген күрсәгез сез? Мондый вакытта минем авылым бер сихри утрауга охшап кала. Авыл кешеләре кошларны бик җылы каршылый. Һәрбер агачка, һәрбер өй кыегына сыерчык оялары куела. Шөкер, кешеләр кошларга карата бик тә мәрхәмәтле. Сигезенче мартка кара каргалар килсә, нәкъ бер айдан беренче сыерчыклар күренә. Ул чут-чут итеп, сузып-сузып сайраган сыерчыкларның җырына сокланмый мөмкин түгел. Шулай итеп алар үзләренә оя сайлый. Аларның канатлары кояшта елык-елык итеп тора. Сирень, шомырт агачлары чәчәкләрен койганнан соң, авылым уртасындагы алма бакчасы шау чәчәккә күмелә. Бу үзе бер могҗиза, әкияти бер матур могҗиза. Һәр ел саен 22 нче апрель көнне без шушы алма бакчасына шимбә өмәсенә киләбез. Башлап йөрүчеләр, әлбәттә, һәрвакыттагыча - укытучылар. Безне менә чынлап та табигать балалары дияргә була. Чөнки безнең бөтен бала чагыбыз табигать кочагында үтә бит. Без, авыл балалары шушы гүзәл табигатьнең бишегендә туып-үскән гади табигать балалары – бәхетле балалар.
      Безнең бакча башыннан ук аланлык башлана. Нинди генә файдалы дару үләннәре үсми анда. Яңа гына үсеп чыккан яшь әрем үләннәрен әбием җыеп кына керә дә, кайнар суда тота. Йөрәккә файдасы бик күп дип, ул аны кашыклап кына эчә. Шуңадыр да ул йөрәк авыруыннан бер дә зарланмый. Ә кышка ул бик күп төрле дару үләннәре киптереп куя һәм күршеләргә дә өләшә. Аннан күреп без дә дару үләннәрен танырга өйрәндек. Безнең авылдан ерак та түгел елга да бар дигән идем бит әле. Җәйнең эссе көннәрендә без рәхәтләнеп елгада су керәбез. Суның рәхәтлеге әйтеп бетергесез, без анда сәгатьләр буе да коенырга мөмкинбез. Без туйралыкка башта беренче чәчәкләрне җыярга килсәк, җәй көне җиләккә, ә кышын шул ук тау итәгенә чаңгы шуарга киләбез.
       Әйе, табигать - безнең туган йортыбыз, безне туендыручы, безгә ләззәт бирүче. Мин туган ягымның урман-кырларына, тал-тирәкләренә, елгаларына, чишмәләренә гашыйк бер авыл баласы. Җиләк җыеп арыганнан соң, без шунда ук, ерак та булмаган, челтерәп агып яткан чишмәгә су эчәргә киләбез. Изгеләр чишмәсе диләр, аны. Монда килгән һәр кеше бу чишмәгә бүләк калдырып китә, кемдер чишмә тибеп чыккан урында ук үсеп утырган агачка тастымал элеп китә, кемдер чүмеч куя. Без, балалар, әбиләребез өйрәтүе буенча, берәр матур чәчәк яисә яфрак салабыз, чишмәгә рәхмәтебезне шулай белдерәбез.
       Җәй көне мин бакчада бал кортларының эшчәнлеген күзәтергә яратам. Чөнки минем бабам умартачылык белән шөгыльләнә. Аңа мин дә бик теләп булышам. Шулай итеп, мин дә табигатькә файда китерәм. Алар бит бер гөнаһсыз җан ияләре, ә кешегә күпме файда китерәләр. Бал бит ул бик күп авыруларга шифа. Тик менә нишләптер чәчәкләр елдан-ел кими, файдалы үләннәр азая. Әллә соң кеше кебек табигать тә картаямы? Бәлки, минем бу соравым көлке булып тоелыр, тик мин бу турыда бик уйланам: "Ә бәлки бу кешеләр йогынтысыдыр?”
       Нәрсә генә булса да, үсемлекләр елдан-ел кими, бөҗәкләр азая .Ә бәлки моңа химикатларның чамадан тыш күп кулланылуы сәбәпчедер. Алар бер яктан файда китерсә, икенче яктан зыян да бит. Яңгыр белән дә бик үк чиста тамчылар яумаска мөмкин. Һавага төтен белән күпме агулы газ, күпме корым күтәрелә. Ул бит яңгыр булып ява. Минемчә, һаваны чистарта торган җайланмалар күбрәк эшләнсә, бик тә файдалы булыр иде.
 
Илнур ХӨСНЕТДИНОВ, Арча районы Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 3402 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: