Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

БАШЫ - ТАУДА, АЯГЫ - ДИҢГЕЗДӘ
06.04.2013, 00:44
     Республикабызның һәр төбәгендә кабатланмас матур табигать почмаклары бар: кара урманнар, челтерәп ага торган чишмәләр, киң һәм тирән елгалар,түгәрәк күлләр...Ләкин туган ягыбыз табигатенең яме көннән-көн кими бара. Шуңа күңелем бик борчыла, үземнең фикерләремне сезгә дә җиткерәсем килә. Минем чишмәләр турында сөйлисем килә: бөтен кеше дә саклыймы аларны, матурлыгын һәм кадерен күрә беләме?
    Җир анабыз биргән иң зур байлыкларның берсе - ул эчәр суыбыз.Ә эчәр су дигәндә, без инде, иң беренче итеп, таулардан, өянкеләр күләгәсеннән бәреп чыккан саф чишмәләребезне күздә тотабыз. Чишмә булган җирдә яшеллек тә, сайрар кошлар да, аерым бер ямь дә була.
     Мин җәй көне Актаныш районы, Байсар авылына кунакка кайтып йөрим. Безнең авыл табигатьнең бик матур урынына урнашкан. Авыл янында Сөн елгасы ага, ә аның аръягыннан иксез-чиксез урман җәелеп китә.Без җәй буе елгада су коенабыз, урманнан төрле җиләкләр, дару үләннәре җыябыз.   
     Ә беркөнне дәү әнием мин елга буендагы бер таллыкка алып бардык һәм ул анда агып ятучы чишмәне күрсәтте. Бу чишмәнең исеме дә бар икән - Исмай чишмәсе. Ләкин чишмә чүп үләннәре, тал ботаклары белән капланып беткән иде. Без икенче көнне әтием, әнием, энем белән бергә барып бу чишмәнең яннарын чистарттык, корыган ботакларын җыйдык, сукмагын киңәйттек. Чистарткач, чишмәбез дә кызуырак, шатланыбырак ага башлады.Ә кайтып барганда, капка төбендә утыручы әбиләр безгә рәхмәт әйттеләр.
     Республикабызда чишмәләр кими бара, алар әзәйгәч елгалар да кибә.Ә кеше сусыз яши алмый бит! Шуңа табигатьне сакларга, чистартырга кирәк.
            Җир елый, ишетәсезме?
            Мин ишетәм!
            Челтерәп аккан чишмәләр
            Нигә кипкән?
            Җир елый, ишетәсезме?
            Мин ишетәм!
            Сандугачлы талкайларны
            Кемнәр кискән?
            Табигатьне кемнәр шулай әрәм иткән?
            Кешеләрдән миһербанлык
            Кая киткән?
            Җир елый, ишетәсезме?
            Мин ишетәм!
            Бу гүзәллек, бу Җир шары
            Яшәр микән?
 
Гүзәл МИРЗАЗЯНОВА, Яр Чаллы шәһәре, 26 нчы гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 961 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: