Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

БУРЫЧЫБЫЗ - ТАБИГАТЬНЕ САКЛАУ
01.05.2013, 18:06
      Мин гади бер авыл малае. Авыл баласы бит ул табигатькә якын мөһиттә яши. Туган як табигате ул – туган илебезнең матурлыгы да, чисталыгы да, җаны да. Туган як табигате ул – тау башында кипкән печән кибәннәре дә, тынлык һәм хуш исләр белән тулган урманнар да, иң кызу җәй көннәрендә дә тешләрне камаштырырдай саф сулы чишмәләр дә, кечкенә инештән башлап, зур диңгезләргә ыргылучы елгалар да. Туган як табигате ул – капка төпләрендә тәгәрәп йөрүче сары йомгак үрдәк һәм каз бәпкәләре дә, уйнаклап йөгерүче колыннар да...
     Табигатьнең менә шушы матурлыгын саклау безнең һәрберебезнең изге бурычы. Ләкин күбебез әле моны аңлап җиткерә алмыйбыз. Без, укучылар, табигатьне саклауга үзебезнең кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз: өмәләр уздырабыз, Хәсән, Зиннәт, Баһман чишмәләрен, Саз коесын һәрдиам чиста тотарга тырышабыз; мәктәп янына, паркка агачлар утыртабыз. Халыкта бит юкка гына "Кеше үз гомерендә 10 төп агач утыртырга тиеш” дигән әйтем яшәми.
     Авылыбызга урман терәлеп үскән. Язын ул ямь-яшелгә күмелә, көзен алтын яфраклары белән сөендерә. Урман – ул җир шарының үпкәләре дә бит әле. Менә шул урманны саклап калу өчен без шулай ук үз өлешебезне кертергә омтылабыз: макулатура җыябыз. Чөнки укучылар җыйган 20 кг макулатура 1 агачны саклап кала, ә 1 тонна макулатура исә 0,4 гектар урманны саклап кала.
    Туган як күгендә йолдызлар
    Тоныкланса бер көн нишләрмен?
     Мин үскәч корыса соңгы тал,
     Серемне кемнәргә сөйләрмен?
        Сандугачлар бизсә бакчамнан?
        Ят күрсә җиремне торналар,
        Нишләрмен кипсәләр күлләрем,
        Корыса күкеле урманнар?
    Тургайлар очмаса биектә,
    Тозланса саф сулы чишмәләр,
    Саекса илемдә елгалар,
    Киләчәк буыннар нишләрләр?
        Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,
        Саф һава аллатсын битемне,
        Юлымда чирәмнәр үссеннәр,
        Кешеләр, саклагыз җиремне! 
 
Фаяз ӘХМӘТҖАНОВ,  Әлмәт районы Югары Мактама төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 2295 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: