Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТАБИГАТЬ - ТУГАН ЙОРТНЫ САКЛЫЙК!
30.03.2013, 17:06
     Җиләк бик уңды быел. Җәйнең бер матур көнендә әбием белән Кашка тауга җир җиләге җыярга киттек. Анда җир җиләге бик иртә өлгерә. Ауный– тәгәри уч төбе кадәрле җирдә, бөек Тукаебыз әйтмешли, күз ачып йомганчы бер чиләк җиләк җыйдык. Чыпчык башы кадәрле эреләр, сусыллар, алсу- кызыллар, тәмлеләр... Бай да инде безнең Кашка тау! Ул җиләге дисеңме, дару үләннәре, тау итәгендә челтерәп агучы тешләрне сындырырлык тәмле сулы чишмәләре... бар да бар! Баграж тыюлыгы да биредә урнашкан. Анда төлке, поши, кабан дуңгызлары, кыр тавыклары һ.б җәнлекләр бик күп яши. Әбием белән нефтьчеләр тарафыннан матур итеп ясалган тәмле сулы "Тегермән чишмәсенә” төшәбез. Анда теләгән кеше рәхәтләнеп ял итә ала. Барлык уңайлыклар да тудырылган. Табигый ташлар белән уратып алынган әлеге урын тирә-юнь авыл кешеләренең, Зәй шәһәре халкының яраткан ял итү урынына әйләнде. Кадерен генә белеп бетермиләр. Ваталар-җимерәләр, үз артларыннан чүпләрен җыймыйлар. "Кешеләр, аңыгызга килегез, нишлисез сез!”-дип кычкырасы килә.
      Салкын су эчеп, хәл җыйгач, әби үзенең яшь чакларын искә алды. Тирә-як авыл халкының дини йолаларын, бәйрәмнәрен үткәрә торган иң гүзәл, күңелле урыннарның берсе булган ул. Электән тауның иң текә урынына менеп авыл халкы Питрау бәйрәмен уздырган. "Таш мич "дип аталган гаҗәп серле урын бар әле анда. Әбием сөйләвенчә, имеш, анда дини кешеләр яшәгән. Корылыктан интеккән елларда авыл халкы шушы "Таш мич”кә килгән, аны чистартканнар, ходайдан яңгыр бирүен теләгәннәр. Әллә чын, әллә ялган - яңгыр чыннан да яуган! Тарихи чыганакларга караганда, бу "Таш мич” бакыр руднигы булган. Ул Берсутның бакыр эретү заводы хуҗалары абыйлы-энелле Маленьковларга караган. Соңыннан алар рудникны Уфа купецы А.М.Подъячевка сатканнар.Үзенең гүзәллеге һәм серлелеге белән бу тау бик күп галимнәрнең игътибарын үзенә тарткан. 1769 елда Кашка тауга тикшерү эшләре белән М.П.Рычков җитәкчелегендәге Санк-Петербург фәннәр Академиясе экспедициясе килә.Капитан үзенең көндәлегендә Кашка тауга соклануын белдергән бик күп сүзләр язып калдырган.
      Олы Зәй-Сарман юлыннан узып йөрүче кешеләрнең ирексездән карашлары Кашка тауга юнәлә. Төркем-төркем булып та, берәм-берәм дә су эчәргә йөгереп төшүче нарат егетләре һәм чыршы кызлары кебек тоелалар тау битен тутырып үсеп утыручы ылыслы агачлар.Тау итәгендә мул сулы, көзгедәй ялтырап ятучы саф сулы Баграж елгасы буасы. Җилсез көннәрдә су өстендә тауның чагылышы аермачык булып күренеп тора. Карап туя алмаслык күренеш! Көзен тау аеруча бизәлә. Нинди генә төсләр булмый анда?! Табигать- анабыз Кашка тауга барлык буяуларын мулдан биргән. Ә кышын кояш нурында ялтыраган кар эчендә көяз яшел чыршы, наратлар! Ә карда нинди генә эзләр юк?! Әлеге күренешләрне юлдан үтүче барлык кеше дә күзәтә ала.Б аграж авылында туып үскән профессор, педагогик фәннәр докторы Зинаида Кузнецова: "Дөньяның нинди генә почмакларында булмадым, Кашка тау кебек ямьле урын әлегә күргәнем юк,”-ди. Әйе, кешегә үз туган җире бик кадерле шул. Бөек классигыбыз Аяз Гыйләҗев та үзенең әсәрләрен Кашка тау белән бәйли. Балачагы шул тауларда үткән бит аның да. Ул "Балачак сукмаклары,” "Язгы кәрваннар” әсәрләрендә дә "Ниләр генә җыеп ашамый идек без Баграж болын-урманнарыннан!”... "Табигатьне олылау, аны изге санап баш ору безнең заман кешеләрендә үтә дә көчле иде!”- дип язган.
     Кашка тау хәзедә игътибар үзәгендә. Менә 10 ел рәттән анда тау итәгенен иң зур аланында Питрау бәйрәме үткәрелә. Кайлардан гына килмиләр әлеге бәйрәмгә! Укучыларның укыту-өйрәтү лагерьлары, ял итүчеләрнең палаткалар корып ял итү урыннары, балыкчылар өчен иң балыклы елга буларак данлыклы- Кашка тауның итәгендәге Баграж елгасы буе.
      Әбием белән елга буйлап атлыйбыз. Көеп янып кара күмергә әйләнгән учак урыннары, утын калдыклары, су шешәләре, полиэтилен капчыклар... 100 еллар үтсә дә череми, диләр бит аларны. Табигатьнең иң матур урынын ял итәргә сайлагач аны пычратып, мыскыл итеп китәләрмени? "Үзгәрде замана, кешеләр усалланды,”-дип көрсенде әби. "Без шушы табигать балалары бит, безне бар итүче дә, юк итүчедә табигать анабыз бит,”-дип кәефсезләнде. Кешеләр, әйдәгез әле, табигатькә карата бераз мәрхәмәтлерәк булыйк әле, аны саклау өчен көчебезне кызганмыйк. Табигать һәм бөтен галәм киңлеген саклап калу безнең бурыч. Ярый әбием буыны кешеләре миһербанлы булган. Ә бездән соң балаларыбызга нәрсә калыр?! Табигать пычратучылар белән көрәшне бүгеннән үк башламасак, Кашка тауны чүп күмеп китәчәк бит! Хәзерге вакытта Кашка тау Зәй районының иң игътибарга лаеклы табигый урыны буларак экологларның һәм безнең барыбызның да җитди игътибарын таләп итә. Әйдәгез, бергәләп табигать-туган йортыбызны саклыйк!
 
Алина МАКСИМОВА, Зәй районы, Сарсаз-Баграж гомуми урта белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 993 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: