Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ЧИШМӘ ЕЛГАСЫ
01.04.2013, 10:11
     Туган авылым гаҗәеп урында урнашкан минем. Иксез-чиксез басулары- болыннары, күпсанлы елгалары, су буйларына исләрең китәрлек. Шул елгаларның берсен матур итеп Чишмә елгасы дип атыйлар. Исеме җисеменә туры килә – бу елгада күп санлы чишмәләр юл ала.
     Чишмәләрне карарга без быел җәен бардык. Әбиләрдән ишеткән булса да, үзең күрүгә чыкмый инде. Төгәл урынын белмәгәч, шактый вакыт чишмәнең башын эзләдек. Ә ул шунда гына булган: елганың кыл уртасында, катлам-катлам ташлар арасында акрын гына челтерәп агып утыра. Бик борынгы чишмә икән инде ул. Корылык елларында кипкән дип тә әйтәләр. Чишмә акрын гына челтери-челтери таш ярып чыга. Тагы шунысы гаҗәпләндерде – башка елгаларда билдән печән, ә Чишмә елгасында катлам-катлам ташлар күренеп тора. Елга битләрендә хәтфәдәй ямь-яшел чирәм, җиләклек. Матур итеп төрле-төрле кошлар сайрый. Чын әкият инде    менә!
      Еллар узган саен Чишмә елгасы да үзгәрә, ди олылар. Ул тирәнәя, елга ярлары ишелә. Хәтта, елгада үсүче бер агачның тамырларына кадәр ачылып бетә баруын үзебез дә күрдек.
      Чишмә елгасында рәхәтләнеп ял иттек, фотога төштек, шифалы чишмәбезнең суын эчтек. Тәмле суын өйгә дә алып кайттык. Киләсе җәйгә килербез дип вәгъдәләр бирдек.
      Өйгә кайткач, Чишмәбезгә багышлап шигырь дә яздым.
           Бар безнең бик матур чишмәбез,
           Без аннан су эчәбез.
           Суы тәмле, шифалы
           Бар тереклеккә дә файдалы.
           Суын саклыйк, пычратмыйк,
           Тирә-якны чистартыйк.
           Кирәкмәс чүпләр белән
           Матурлыкны бетермик.
 
      Рәзилә ХАРРАСОВА, Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1687 | Загрузок: 0 | Фикерләр: 40 | Рейтинг: 4.4/16
Барлык фикерләр: 40 1 2 3 4 »
40 Илюзка:*   (17.05.2013 16:40)
Бик матур инша Разиля:*

39 Алия   (17.05.2013 15:04)
Бик матур әфәрин

38 Залифка   (11.05.2013 18:26)
Шэп булган бу, молочинка

37 Метески   (10.05.2013 21:29)
cry

36 Айнур   (15.04.2013 16:34)
Бик матур молодец

35 Чулпан   (07.04.2013 10:28)
молодец,Рэзилэ!))))

34 Рүзилә   (06.04.2013 16:30)
Рәзтлә,син молодец))

33 Азат   (05.04.2013 20:52)
Бу җәйдә тагын барырбыз

32 Ильмира   (05.04.2013 20:48)
әфәрин

31 САФИЯ   (05.04.2013 20:46)
бик матур , эчтэлекле))))))))))

1-10 11-20 21-30 31-40
Исеме *:
Emailы:
Код *: