Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ЧИШМӘЛӘР КАЙТАВАЗЫ
29.04.2013, 11:30
      Табигатьне саф сулы чишмәләрсез күз алдына да китереп булмый. Элек-электән изге чишмәләребез тәнгә дәва, җанга сихәт биргән. Ераклардан туган якның бер йотым суын эчсәм, терелер идем дип сагынып хатлар язганнар. Мөмкинлекләре булса, шул изге суны авыз итәр өчен, ара ераклыгына карамыйча, туган авылларына кайтып егылганнар. Шундый чишмәләрнең берсе турында сөйләргә телим мин сезгә.
      Минем бабам ямьле Ык буйларыннан-Мөслим районы Салавыз Мухан авылында яши. Җәй җитсә, без тизрәк шунда ашыгабыз. Бабай белән бергәләп көтү көтәбез, балык тотабыз, җиләккә йөрибез. Шулай бервакыт җиләккә баргач, "Мичле” таудагы чишмәгә килеп чыктык. Чишмә томаланган, суы әз генә саркып тора. Бергәләп аны ләмнән чистарттык, кырыйларына ташлар түшәдек. Ә суының тәмлелеген белсәгез! Миңа бу бик кызык тоелды.
      Бабайдан: "Тагын чишмәләр бармы, аларга ярдәм кирәк түгелме?”- дип сорадым.
      "Нишләп булмасын. Әйдә мин сине үзебезнең изге Үзәкәй чишмәсенә алып барам. Карап кайтырбыз,”- диде ул.
      Иртә белән җыенып киттек. Авылдан ерак түгел, Ык елгасы буенда, тау астыннан саркып чыгып ятучы чишмә безне бик моңаеп каршы алды. Инде суы кибеп бара икән. Шул сәбәпле авыл аксакаллары берләшеп быел чишмәнең кырын ныгытырга уйлаганнар. Исәпләре чишмәнең суын гына чистартып калмыйча, янында ял итәр өчен эскәмияләр куеп, коесын да ныгыту икән. Бик шатлыклы хәл!
      Шулвакыт безнең Әлмәт якларындагы матур чишмәләр күз алдына килде. Әйе, бездә нефтьче абыйлар аларны һәрвакыт яңартып, төзекләндереп торалар. Үзебезнең Мактамада гына да берничә чишмә ерактан ук үзенә тартып, тәмле сулары белән дәшеп тора. Их, Үзәкәй чишмәсен дә шулай торгызучы табылса! Өмет юк түгел. Бабайлар башлаган изге эшне дәвам итүчеләр табылыр. Туган якның чишмәләре бездән ярдәм көтә. Саклыйк без изге чишмәләребезне! Сулары саекмасын! Кеше аягы өзелмәсен!
 
Мансур ӘҺЛИЕВ, Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче урта мәктәбенең 5 нче  сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 921 | Загрузок: 0 | Фикерләр: 1 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 1
1 edinctvennaya   (29.04.2013 22:28)
smile

Исеме *:
Emailы:
Код *: