Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ЧИШМӘЛӘР ҖЫРЫ
12.04.2013, 21:27
                                                                         Табигать – мәңгелекнең,
                                                                         тереклекнең яшел әләме,
                                                                         кешелекнең гомер буе
                                                                         укый, өйрәнә торган 
                                                                         «яшел китабы».
                                                                                            Ш. Галиев
      Бер малайны әнисе акча тоттырып базарга тәмле әйбер алып кайтырга җибәргән. Әз-әзләп татлы ризыклар авыз итеп йөри торгач, эчәсе килгән моның. Өенә су алып кайткан. Әнисе:
     - Тәмле әйберең кая? –дип сораган.
     - Иң тәмле әйбер су икән, әнкәй, менә сиңа су алып кайттым,- дигән улы.
     Бабакайдан тәмле әйбер сорасаң, ул миңа су эчәргә куша hәм шушы мәзәкне искә төшерә.
     Су турында сүз китсә, бабакайны туктатып булмый. Ул авылдагы чишмәләрне карап, чистартып тора. Еш кына мине дә үзе белән ала. Безнең авылда чишмәләр күп. Авылыбыз тау астында утыра, янәшәдә - таулар. Чишмәнең зурлары дүртәү, кечкенәләре санап бетергесез. Бабай, җиңнәрен сызганып, улакларны рәтли, чишмәне әйләндереп алган коймаларны каккалап суккалый. Койма эчендә бөтнек үсә. Мин аны җыеп әбигә алып кайтам. Кыш көне чәе тәмле була.
     Мине әби су буена үрдәк бәбкәләре сакларга төшерә. Бәбкәләр коенганда агач яфракларының лепер-лепер сөйләшүләрен, инеш суының ниндидер мин аңламаган телдә җырлавын тыңлыйм.
     Никадәр игелекле эш эшлиләр чишмәләр! Кешеләргә сәламәтлек алып киләләр, шифаханә, даруханә, поликлиника хезмәтен үтиләр. Бабайның сүзләре башта яңара: «Читкә китеп гомер уздырган кешеләр олыгаеп тән-сөякләре, кан тамырлары таушалып тузгач, үз чишмәмнең суын эчсәм, тәнем сихәтләнер иде», - дип ерактан кайтулары гаҗәп түгел. Кешенең организмы үскән чакта ук әнә шул чишмә суының составыннан ясалган икән. Тузган күзәнәкләр карт тәнгә беренче нигез салган су составын сорыйлар. Шуны алса, сызлаулар җиңеләеп китә икән. Әнә шуңа күрә элек-электән чишмә халык җырларына керә килгән.
    Тау астында салкын чишмә Челтер-челтер агадыр, - дип җырлаган халыкта чишмә эчәр өчен су чыганагы гына түгел, ә рухи, поэтик байлык чыганагы булып саналган.
    Бабайның hәрбер сүзен тын да алмыйча тыңлыйм. Аннан ишеткән – белгәннәрне, яхшы гадәтләрне минем иптәшләремә җиткерәсем бар бит.
    Без - табигать балалары. Табигать безне тәрбияли, ашата, эчертә. Ә без мәрхәмәтле Җир-Анабызны саклыйбызмы, тирә-юньне чиста тотабызмы? Миңа бабай: «Суга төкермә - авызың кутырлар, җиргә чүп ташлама – кулың тартышыр», - дия бит.
    Бабайның сүзләрен колагыма киртләп куям мин. Шәhәргә киткәч, мин сыйныфташларыма җырчы чишмәләр турында сөйләрмен. Табигать биргән байлыкны теләсә ничек туздырырга ярамаганын, җиребезне сакларга, кадерләргә кирәк икәнен әйтермен.
    Чишмәләрне саф килеш...
    Ак каеннарны ак килеш...
    Гөлләрне-чәчәкләрне пакъ килеш...
    Сандугачлы кичләрне, тургайлы таңнарның имин килеш саклыйк, диярмен.
 
     Диләрә СӘГЪДИЕВА, Казан шәhәре, 144 нче урта мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 939 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: