Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ЧИШМӘ ТАВЫШЫ
03.05.2013, 22:41
      Минем туган авылым Көшкәтбашның табигате бик матур. Ул кышын да, җәен дә ямь-яшел булып утырган чыршы-нарат урманын әйтәсеңме, ул хуш исле печәнле,кызарып пешкән җиләкле Тарлау, Өтәр, Гали, Көмәшияр елгаларын әйтәсеңме? Кунакка кайткан туганнарыбыз безнең як табигатенә сокланалар, "шифаханәләрең бер якта торсын”, диләр.
      Ә безнең якның чишмәләре… Чишмә… Бу сүзне ишетүгә, күз алдына салкын сулы, саф,чиста чишмә килә. Чишмәләр күп,ләкин мине гел үзенә чакырып торган туган ягым чишмәсе бөтенесеннән дә кадерле. Алар татлы-тәмле суларын һичкайчан да кызганмыйлар. Чишмә буе- җәй көне минем иң яраткан урыным да әле ул. Дусларым белән шунда төрле уеннар уйныйбыз. Битеңне юасың килсә дә, эчәсең килсә дә, чишмә янына йөгерәсең.
       Авылдагы чишмәләрнең иң матуры безнең урамда урнашкан.Шуңа күрә без көн саен чишмә суы белән сыйланабыз.Авыл халкы да рәхәтләнә Галләм чишмәсе суын эчеп.Кайсы машина белән ,кайсы көянтә-чиләк асып килә.Шәһәр кешесе шешәләргә тутырып та алып китә.Без моңа шат кына.Табигать биргән байлык бит ул.Суын эчеп җибәрсәң,тәннәрең сихәтләнеп,авыруларың басылып киткән күк була.
        Бу чишмәне авылыбызның Галләм исемле кешесе карап ,чистартып торган.Галләм бабай – Бөек Ватан сугышы ветераны.Ул инде исән түгел.Аның йорты чишмә каршында гына.Бүгенге көндә бу йортта бабайның оныгы үзенең гаиләсе белән яши.Алар бабайларының эшен дәвам итеп,чишмәне карауны үз өсләренә алдылар.Хәзер ул чишмә тирәсе тагын да матурланды.Аның койма буяуларын яңарттылар.Чишмә бик матур йорт эчендә агып утырган кебек эшләнгән.Йорт эченә килеп керәсең,ә андагы зур улакта гөрләп чишмә суы агып ята.Арткан суын авылыбыз аша узучы Көшкәт елгасына коя. Аңа кушылгач,бормалана-бормалана агуын дәвам итә.
       Һәр чишмәнең үз тарихы, үз агымы,үз юлы бар.Берсе шаулап ага, тавышы әллә кайларга ишетелә, икенчесенең челтерәве янына килгәч кенә ишетелә. Ак нарат чишмәсе Өтәр елгасы янында – авылдан чыккач , сул як кырыйда урнашкан. Җәйләрен куе камышларга,аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Көтү көткәндә, җиләк җыйганда сусавыңны басар өчен шушы чишмә янына киләсең, учларыңа алып, йотлыга-йотлыга тәмле суын эчәсең. Рәхәт булып китә. Ә инде җирдән бәреп чыгуын күреп, суының чисталыгына исләрең китеп сүзсез калып торасың. Суын татып карагач, нинди тәмле икәнен тоясың. 
       Тирә-ягы яшел чирәмлеккә күмелгән Төхфәт чишмәсен дә яратам мин. Аның суы шулкадәр чиста, хәтта зәңгәрләнеп, кояш нурларында ялтырап тора. Урманнан агып төшүче бу чишмәнең тарихы күп елларга барып тоташа. Чишмәне чистартып, карап торган, мул, тәмле сулы чишмәгә юл ачкан Төхфәт бабай да күптән вафат инде.
       Чишмә сулары белән безнең әби-бабайларыбыз авыру кешеләрне дәвалаганнар, дару урынына кулланганнар. Алар кичләрен чишмә буена җыйналганнар, җырлар җырлаганнар, уеннар уйнаганнар, уен-көлке сөйләшеп утырганнар.Чишмә аларның иң яраткан җирләре булган. Болар турында миңа әбием белән бабам сөйли. Шуңа да чишмә суы безнең өйдә иң кадерле сый булып санала. Балалары, оныклары кайтса да, кунак-мазар килсә дә, әбиебез сеңлем белән мине чишмә суына йөгертә. ”Безнең чишмә суын авыз итеп карагыз әле, бик тәмле ул!”-дип, чын күңелдән горурланып, кунакны кыстый. Боларда барысы да ал да гөл икән, чишмәләрне кадерләп кенә тоталар икән дип уйлый күрмәгез. Бездә дә ташландык, беркемгә кирәкмәгән чишмәләр күп. Ташландык чишмәләр күңелне рәнҗетә. Алар безгә рәнҗеп яталар.Табигать безне ашата, эчертә, ял иттерә. Без дә аңа рәхмәт әйтергә тиешбез. Үзебезнең яратуыбыз, саклавыбыз, яклавыбыз белән. Урманнары шаулап, болыннары, кырлары хуш ис аңкытып, чишмәләре челтерәп аккан җирдә яшәве нинди зур бәхет, нинди зур шатлык бит ул! Минем әле кулымнан да, көчемнән дә килми шул. Шулай да, барлык дусларымны, әти-әниләрне шушы изге эшкә – ходай биргән байлыкны саклау эшенә чакырасым килә. Чишмәләрне чистартып, тәртипкә китереп торыйк. Анда җиләк-җимеш агачлары, аллы-гөлле чәчәкләр утыртып, Көшкәтбашыбызның табигатен тагын да матурлыйк, баетыйк.
 
Зәринә ФАЗЫЛҖАНОВА, Балтач районы, Түнтәр урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 3616 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 1.0/1
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: