Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ӨЕБЕЗНЕ ЧИСТА, МАТУР ИТИК
30.04.2013, 17:20
       ...Бервакыт без гаилә белән Ык буена бөрлегән җыярга кайттык. Машинаны бик еракта калдырып, әрәмә буена җәяүләп киттек. Тырналып, сыдырылып бетсәк тә, барыбызга да бик күңелле иде. Яр буенда суга иелеп үскән бөрлегәннәр, тирә-якка таралган йомшак үлән исе, төрле кошларның җыр ярышы оештыруы шулкадәр матур! Чиләкләребез тулгач та кайтып китәсе килмәде. Шулай дигәч, әтием безне тау артыннан күренеп торган урман буена алып китте. Анда-а-а! Сакчылар кебек тезелешеп торган нарат, чыршылар, әллә нинди төсләрдә балкыган кечкенә аланнар, кибетләрдә күренмәгән искиткеч матур чәчәкләр, мине күмеп китәрлек булып үскән үлән! Монда шулкадәр матур, чиста иде.
       – Кеше аягы басмаганга, кеше кулы тимәгәнгә шулай ул, кызым, – диде әтием. – Ерак сәяхәткә барганны онытмагансыңдыр бит, ул чагында син бөтен җирдә чүп-чар булганга шаккаткан идең...
       Ничек онытыйм инде, узган ел гына җәй көне машина белән диңгез буена барган идек. Юл бик озын иде. Чәй эчеп, ял итеп алырга дип кайда гына туктамыйк, юл читендә, урман буйларында ашъяулык җәеп утырырга урын юк. Меңәр чакрым юл буена чүп сибеп чыкканнар диярсең. Кәнфит кәгазьләре, пыяла, пластик шешәләр, банкалар, чүпрәкләр, каплар, китаплар, ватык уенчыклар – ниләр генә юк анда!
       – Хайван да үзе йөргән сукмакны бу кадәр пычратмыйдыр, – дигән иде әтием ул чакта. – Кеше генә шушылай "булдыра” ала.
       Ә менә монда, урманда, авыл һәм шәһәрдән ерак булгангамы, кеше бу матурлыкны чүпләргә, пычратырга өлгермәгән. Табигать үз көенә генә яшәп ята: монда аяк басып йөрергә дә, суларга да, куышлы уйнарга да шундый рәхәт. Биек агач артында тукранның тук та тук килеп корт чүпләгәне ишетелә. Чәчәкле алан өстендә аллы-гөлле күбәләкләр бөтерелә. Алланып килгән баланнар күзне камаштыра. Биек үләнне кемдер таптап киткән шикелле.
      – Кабан дуңгызы түгел микән? Шуның эзенә охшаган, – ди әтием тирә-якка карап.
      – Ул безгә тимиме? – дип куркып сорап куям мин.
      – Бездән куркып, үзе йөгереп качкандыр әле, – ди абыем миннән көлеп.
      - Әллә кире борылыйкмы соң? – дип, әнием дә борчылып куя.
      Өйгә кайтканда мин машина тәрәзәсе аша дөньяны күзәтеп кайттым. Карале, әтием дөрес әйтә бит! Кеше кулы тимәгән бөтен нәрсә шулкадәр матур. Әбиемнең мендәренә охшаган болытларга да, юл буйлап безнең арттан йөгергән каеннарга да, тау битләренә дә карап кына торасы килә. Ә менә без яшәгән шәһәрдә... Җәй көне урманга чыксаң, ял иткән кешеләр артыннан калган чүп өемнәре, сүнгән учак янында аунап яткан шешәләр урманны гына түгел, бөтен дөньяны ямьсезли кебек. Чулман буена су керергә төшсәң, елга кешеләргә үпкәләп елап ята сыман. Яр буенда аяк басмалы түгел, чүплек оясы. Кызынырга килгән кешеләр шул пычрак арасында сузылып яталар, ашыйлар, эчәләр, бөтен чүпне шунда калдырып, кайтып китәләр. Иртәгә тагын шунда ук ял итәргә киләләр, "пычрак” дип зарланалар. Тирә-як көлеп торсын өчен күп тә кирәкми бит, һәркем үзе артыннан чүпне пакетка салып алып китсә, икенче килүенә бар җир чиста булыр иде. Ни өчен кешеләр шуны аңламый соң?
      Табигать кешеләргә бик үпкәледер, мөгаен. Югыйсә, ул безне тәмле чишмә сулары, кып-кызыл җиләкләре, бөрлегәннәре, алмалары белән сыйлый. Тауларында чана-чаңгы шудыра, елгаларында коендыра, балык тоттыра. Кояшы, ае, йолдызлары белән сокландыра, гөрләвекләре белән сөендерә. Ә кешеләр моның өчен аңа ни белән түли? Үзе аяк баскан һәрбер җирне пычраткан чүп оясы беләнме? Түзәр-түзәр дә, беркөн табигать бик нык ачуланыр, үзенең көчен күрсәтер дип тә курыкмый кешеләр.
      Матур оялар ясап, кошларны сөендерсәк, тирә-ягын чистартып, чишмәләрне челтерәтсәк, үзебез чәчәкләр, агачлар утыртсак, җирне чүпләмәсәк, дөнья ничек матур булыр иде! Табигать кенә түгел, кешеләр дә матур һәм чиста күңелле булыр иде. Күз алдына китерегез әле: шәһәрдә кар эреп ята, ә кар астыннан бер генә чүп кисәге дә күренми, урам чип-чиста. Меңләгән, миллионлаган тәмәке төпчекләре дә, сагыз, кәнфит, чипсы кәгазьләре дә күренми... Елга буена төшсәң, ялтырап торган комның теләсә кайсы җиреннән курыкмыйча яланаяк атларга мөмкин: анда пыяла кисәкләре дә, калайлар да, сыра шешәләре дә юк. Шәһәр читендәге чишмәгә суга барсаң, матурлыкка аһ итәсең: аның тирә-ягына чәчәкләр утыртканнар, ул чәчәкләрне беркем дә ботарламаган... Тик нишләптер әлегә гел киресе хакимлек итә шул. Юкса, табигать – без яшәгән җир, безнең туган йортыбыз. Өебезнең чиста, кояшлы һәм матур булуы үзебездән тора бит. Һәр кеше менә шуны аңласа, бөтен Җир шарында кояш һәм матурлык булыр иде!
 
      Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА, Яр Чаллы шәһәре, М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең 7В сыйныфы укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 811 | Загрузок: 0 | Фикерләр: 1 | Рейтинг: 1.0/1
Барлык фикерләр: 1
1 Гөлнара Шәриповна   (06.05.2013 22:53)
Молодец, Лилия! Булдыргансың! Уңышлар сиңа!

Исеме *:
Emailы:
Код *: