Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ЭКОЛОГ БУЛАСЫМ КИЛӘ
30.04.2013, 18:23
       Мин Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан Бөгелмә шәһәрендә туганмын. Безнең якларда түбәсе күкләргә ашкан биек таулар да, аркылыга йөзеп чыкмаслык тирән елгалар да, Шүрәлеләр яшәгән калын урманнар да юк. Шулай да, минем өчен туган ягымнан да кадерлерәк, матуррак җир башка юк кебек. Ләкин кайберәүләр бу матурлыкны саклый белмиләр.
       Узган ел яз көне дәү әнием белән ял паркында йөрибез. Алдагы көнге яңгырлардан соң һава җылынып, сафланып калган. Көн кояшлы, кошлар сайрый, агач бөреләре яфрак ярырга бүрткәннәр. Бүген яки иртәгә ап-ак күлмәкле каеннар яшел шәлләрен ябынырга әзерләнәләр. Кинәт минем күзем сукмак читендәге бер каенга төште. Ни өчендер бу каенның күлмәге ак түгел, ә алсу төстә иде. Якынрак килеп карасак, кемдер бу агачны яралап, каен суы алган икән. Ә каенның ярасыннан аккан суы алсу төскә кергән. Без дәү әнием белән өйдән чиләк белән су алып килеп, аны юдык. Аннан соң ярасына үзле балчык сөртеп, бәйләп куйдык. Бу вакыйгадан соң дәү әнием миңа табигать белән бәйле бик күп гыйбрәтле хәлләр сөйләде. Чыннан да, табигатьтә кешеләр дә, үсемлекләр дә, барлык тере җан ияләре дә үзара тыгыз мөнәсәбәттә яшиләр. Әгәр дә алар арасындагы гармония бозылса, табигатьтә төзәтеп булмаслык фаҗигалар башланырга мөмкин.
      Мине кешеләрнең табигатькә карата булган начар мөнәсәбәтләре борчый. Урман һәм кырларның, елга һәм күлләрнең, чишмә һәм тугайларның байлыгы кешеләрне матди яктан гына тәэмин итеп калмый бит, ә аларны рухи яктан да тәрбияли. Шуңа күрә без тирә-юнебезне чүпләмичә, җимермичә, киресенчә, тагын да матурлап яшәргә тиешбез.
      Без быел сыйныфташларым белән "Каен суы операциясе”оештырырга булдык. Безнең максатыбыз: парктагы агачлардан каен суы алучыларны кисәтү, яралы агачларны дәвалау.
      Киләчәктә мин һөнәремне дә табигать белән бәйләргә телим. Эколог һөнәрен үзләштергәч, туган шәһәремә кайтырмын һәм аннан гөлбакча иле ясау өчен үз өлешемне кертермен.
 
Алинә САЛАХОВА, Бөгелмә шәһәре, 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең  7 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 978 | Загрузок: 0 | Фикерләр: 1 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 1
1 Ләйсән   (05.05.2013 19:48)
Барлык кешеләр дә Алинә кебек табигатькә карата игътибарлы булсалар иде.Афәрин, Алинә! Уңышлар сиңа.

Исеме *:
Emailы:
Код *: