Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ИҢ МӨҺИМ БУРЫЧЫБЫЗ - ТАБИГАТЬНЕ САКЛАУ
19.04.2013, 20:43
     Кеше бер вакытта да табигать белән хозурланудан туктамый, аңа багышлап җырлар, шигырьләр яза. Балыкларга су, кошларга һава, хайваннарга урман-кырлар, таулар кирәк кебек безгә дә табигать-анабыз кирәк.
     Туган ягыбыз табигате безгә бик мөһим һәм кадерле. Җир йөзенең төрле төбәкләрендә табигать төрлечә, елның һәр фасылы үзенчә ямьле. Безнең туган як табигате дә шулай ук төрлечә. Бөек шагыйребез Г.Тукай әйткәнчә: "Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява”. Минем күңелем өчен бигрәк тә җәйге алсу таңнар, йөгереп уйный торган балачак сукмакларым, матур-матур төрле төстәге чәчәкләр, күбәләкләр якын. Әлбәттә, иртә язда яшь каен агачларының хуш исле бөреләре ачылуы, йомшак чирәмнәрнең тишелеп чыгуы беркемне дә битараф калдырмыйдыр дип уйлыйм. Ә җәйге чәчәк-җиләкләрнең хуш исләре, кыска вакытлы җылы яңгырлары... Көзге әбиләр чуагын һәм кышның кар-бураннары да күңелемә бик якын минем.
     Туган ягым табигате кочагында булганда мин бар кайгыларымны онытам шатланам, аның белән хозурланам. Мин үзебезнең бакчада һәр җәй саен кич-кырын сайрый торган искиткеч матур тавышлы кошчыкны тыңларга, тезелешеп туган якларны онытмыйча кыңгылдашып кайтучы кыр казларына карап сокланам. Менә бит туган җир кешене генә түгел, ә күпме авырлыклар гизеп кайта торган кошларны да үзенә тарта. Кошлар да бит туган илләрне хыянәт итмиләр, ә ничек инде кеше туган иленә, табигать-туган йортына хыянәт итә алырга мөмкин?
     Тирә-якка әйләнеп карыйк әле. Нәрсә күрәбез? Зәңгәр күк йөзе, көн дә яктырта торган якны кояш һәм ап-ак кар. Ә без бу тикле матурлыкны, көндәлек эшләр, белән күрмибез дә гел шулай булырга тиештер кебек. Шундый яхшы, матурлык та яшәвебез белән без табигать анага рәхмәтлебез. Уйлап карасаң, тормыш өчен, яшәү өчен бар нәрсәне безгә табигать бирә, ә без аның аналарча кайгыртуына нәрсә дип җавап кайтарабыз?
     Элеккеге кешеләр нефть, күмер һәм башка файдалы кызылмаларны ничек табуны белмәгәннәр, ә хәзер шундый зур масштабларда барысы да табыла. Менә шул элеккеге вакытта гына кеше табигатькә рәхмәт укыган. Ул аның туры да кайгырткан, аның биргәннәренә рәхмәт укыган.
     Ә бүген нәрсә күрәбез соң? Җир-анабыз кешелеккә бөтен байлыгын биреп бетереп бара, дөресрәге, биреп түгел, ул байлыкларны кеше үзе тартып ала, иртәгесе көнне уйламыйча, соңгы тамчысына хәтле җир маен да, төрле кыйммәтле металл-минералларны да үзенеке итәсе килә. Шушы туган җиребез куены көннән-көн төрле файдалы казылмаларга, саф, чиста һавага саеккан көннәрдә кешелеккә мөрәҗәгать итәсе килә: "Кешеләр, туктагыз! Табигатебезгә йөзегез белән борылыгыз! Үзебез утырган ботакка балта белән чабабыз түгелме? Утыртыйк урманнар, чистартыйк чишмә-күлләребезне! Киләсе буынннарга нинди мирас калдырабыз соң без?!” Зур-зур завод-фабрикалар елга-күлләребезгә тонналаган шакшы суларын агыза, төтеннәре һавабызны зарарлый. Кайчандыр искиткеч матур, чиста булган Байкал күле моңа ачык мисал.
     Шулай ук Җир-анабыз көчле җир тетрәүләр, цунамилар, су басулар алдында көчсез. Япониядәге җир тетрәүләр белән су басу аркасында ,,Фокусима” атом станциясе шартлап кеше гомере өчен коточкыч зарарлы булган матдәләр чыгарып ташланылды, күпме халык нурланыш алды. Аларның барысына да кеше үзе гаепле. Кешенең табигатьтән өстен буласы, аның белән идарә итәсе килә. Ә ул шуның белән үзенә күпме зыян китергәнен аңламый. Шулай уянып китеп урамны кояш яктыртмаса, яшеллек булмаса, кошлар сайрамаса, бар дөнья дөм караңгы булса, нәрсә булыр?
     Без туган йортыбыз - табигатебезнең хуҗалары! Шуның өчен дә аны саклау - безнең иң мөһим-бурычыбыз. Әйдәгез, аны бергәләп саклыйк, яклыйк: урманнарны кисмик, анда учаклар якмыйк, хайваннарга, кошларга тимик, үсемлекләрне, чәчәкләрне кирәксезгә өзмик, таптамыйк. Киселгән урманнар урынына яңаларын утыртыйк. Завод-фабрикаларны яңача җиһазландырып, әйләнә-тирәне азрак пычратырга күптән өйрәнергә кирәк түгелме?! 
     Соңгы елларда нефть һәм газ табу өчен күп урманнар киселде, елга-күлләребез киптерелде, пычранды, кошлар-җәнлекләр бик күп зыян күрделәр. Шушы максат белән Татарстанда 1995 елда Кызыл китап төзелде. Сирәк очрый торган яки тәмам юкка чыгып баручы үсемлекләрне җыю, хайваннарны аулау тыела.Махсус чаралар күрмичә аларны саклап калу мөмкин түгел.Районнарыбызның дәүләт табигый тыюлыкларында Кызыл китапка кертелгән күп кош һәм хайваннар яши, үсемлекләр үсә.Тыюлыкларыбызның төп бурычы экологик тәртипләрне саклау, аларны торгызу, яңарту, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын күз карасыдай саклау.
     Без – яшь буын кешеләре, һәрвакыт үз туган җиребез, табигатебез турында кайгыртып яшәргә тиешбез. Күпме генә алтын-көмешләребез булса да, туган йорт-җиребез урман-суларсыз, саф һавасыз, кошлар җырыннан мәхрүм калса, без берничек тә бай була алмабыз, ә ярлы рухлы, китек күңелле булачакбыз. Шулай булгач, бүгенге көн белән генә яшәмик, табигатебезне торгызыйк, кошларыбызны урманнарга кайтарыйк, өлкән буын кешеләре безнең өчен тыныч булсын, ә киләчәк буыннар безгә рәхмәтле булсын иде.
 
Лилия ДИНИЕВА, Тукай районы, Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбенең нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1632 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 2.5/4
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: