Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ҖИР-АНАБЫЗНЫ КЫЕРСЫТМЫЙК, САКЛЫЙК!
22.04.2013, 11:01
       Без туган ягыбызны аның матур, камил табигате, шул табигатьне чагылдырган җырлары, аларны иҗат иткән халкы аша күз алдына китерәбез.”... Табигатьнең бөеклеге нидәме? Табигать һәрвакыт гүзәл. Хәтта ялангач, шыксыз, салкын, усал чагында да... Ул кызгануга мохтаҗ түгел. Ул яратуга гына мохтаҗ!...” - дип яза Галимҗан Гыйльманов.
       2013 нче ел Татарстанда экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Шул уңайдан массакүләм-мәгълүмат чараларында да, мәктәпләрдә дә бу мәсьәләне яктыртуга зур игътибар бирелә. Әйе,чыннан да бүгенге көндә табигатьне саклау-иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Чөнки һава, җир һәм сулыкларның пычрануы ел саен арту, табигый байлыкларның елдан-ел кими баруы кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу исә безнең тормышыбызга һәм сәламәтлегебезгә зур йогынты ясый, дип уйлыйм.
       Минем уйлавымча, табигатьне яратуның нигезе бала тугач ук салына башларга тиеш. Һәрбер ата-ана үзенең баласында табигатькә карата сакчыл караш, җаваплылык, аның матурлыгына соклану хисләрен кечкенә чактан ук тәрбияләргә тиеш. Шулай булганда гына, безнең җир-анабыз безгә карата рәхимле һәм рәхмәтле булыр.
       Безнең республикабызда бик күп урманнар,елгалар, күлләр, болыннар, таулар бар. Республикабыз элек-электән урманлы як булып саналган. "Урманны-җирнең үпкәсе”,- дип атыйлар. Шуңа күрә кешеләр урманнарны сакларга тиеш. Ә соңгы вакытта без урманнарга карата рәхимсез була башладык. Кешеләр урманны кисәләр, агачларның ботакларын сындыралар. Кеше үзенең файдасын гына кайгырта. Ә бит урманны кисү белән беррәттән, аны утырту һәм саклау турында да гел кайгыртырга тиешбез. Халык белмичә генә әйтмәгән: "Урмансызлык-уңайсызлык”,”Урманның кадерен ул беткәннән соң аңлый башлыйбыз”.
       Без тулып агучы елгаларны, тыныч күлләрне, иксез-чиксез урманнарны, биек тауларны барыбыз да яратабыз. Ләкин табигатьнең матурлыгы белән хозурлану гына җитми, аны саклый да белергә кирәк. Табигатьне саклау, минемчә, бөтен халык эше. Һәркем киселгән агач өчен, өзелгән чәчәк өчен, туздырылган кош оясы өчен һәм чүпләнгән тирәлек өчен үзенең җаваплы икәнлеген уйларга тиеш.
       Һәрбер кеше үз гомерендә бер генә төп агач утыртса, бер генә чишмәгә җан өрсә, башка эшләгән эшләрен санамаганда, бу дөньяда мин яшәдәм, дип әйтергә хаклы, дип уйлыйм мин. Шунсыз мөмкин дә түгел, чөнки табигать мәңгелек, ә кеше гомере бер мизгел генә. Син утырткан агач, син тәрбияләгән чишмә тере гасырлар буе яшәячәк. Кешеләр, әйдәгез, җир-анабызга карата рәхимле булыйк!
 
Ләйсән ГЫЙЛЬМАНОВА, Чистай шәһәре, 5 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1147 | Загрузок: 0 | Фикерләр: 2 | Рейтинг: 1.5/2
Барлык фикерләр: 2
2 Эльмира   (06.05.2013 19:03)
Бик матур язылган!

1 Ринат   (03.05.2013 08:36)
Иншагыз бик эчтәлекле.

Исеме *:
Emailы:
Код *: