Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ИЗГЕ ГАМӘЛ
31.03.2013, 12:59
     Һәр авылның зур байлыгы – чишмә. Аларның һәрберсенең үз моңы, тавышы, тарихы бар. Халыкның яшәеше дә нәкъ суга, чишмәләрнең барлыгына бәйле. Безнең Югары Мәтәскә авылы зур түгел. Ләкин үзенең тырыш халкы, тәмле сулы чишмәләре белән ямьле шул минем авылым. Авыл халкы элек-электән үк чишмәләргә ихтирам саклап яшәгән. Бу изге гамәл бүгенгесе көндә дә дәвам итә.
     Көз көне авылымда һәркемнең күңелендә калырлык зур вакыйга булды. Бу – чишмә ачу тантанасы. Авылның югары очындагы чишмә тау астыннан челтерәп акса да, ничә еллар буе күпме кешеләргә яшәү чыганагы биргән. Ләкин өлкәнрәк кешеләргә тау астыннан чишмә суы алып кайту кыенрак иде. Авылыбызның хөрмәтле кешесе Минһаҗ абый Лотфуллин бик игелекле хезмәт куйды. Шушы чишмәне ул, һәркемгә уңайлы итеп, авыл уртасына сузды. Чишмәне әнисенең исеме белән "Мәхмүзә чишмәсе” дип атады. Бу вакыйга, чыннан да, тантаналы рәвештә узды. Минһаҗ абый, авылның өлкән кешеләрен җыеп, чишмә янында зур табын корды. Авылыбызның имам-хатибы Фәнис хәзрәт чишмәгә изге догаларын ирештерде. Ахырдан шул табын янында өлкәннәр үзләренең яшьлек хатирәләрен искә алдылар.
     Чишмә үзенчәлекле, ул гади генә түгел, ә самовар чишмә. Тирә-ягы читән койма белән уратып алынган, ял итү өчен эскәмияләр куелган. Хәзер ул үтеп барган һәр кешенең игътибарын үзенә җәлеп итеп тора. Бүгенге көндә авыл халкы бу чишмәдән чәйгә су ташый. Чишмә суының кыйммәтен һәркем аңлый шул. Шәһәрдән кайткан кешеләр дә чишмә яныннан буш кына узып китмиләр, үзләре белән сихәтле суны күчтәнәчкә дә алып та китәләр. Якын-тирә авыллар да, Арча халкы да хәзер шушы чишмә суыннан рәхәтләнеп файдалана.
     Шундый саваплы эш башкарган Минһаҗ абыйга бүген һәркем рәхмәтле. Аның бу изге гамәле күпме кешегә зур сихәт бирә. Иманлы, изге күңелле авылдашыбыз белән бүген һәркем горурлана ала.
      Чулпан ГЫЙЛӘҖЕВА, 5 нче Арча гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучысы
 
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1144 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: