Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ЙӨРӘК АВАЗЫ
18.04.2013, 22:20
    Тирә - юньдә яз. Бар җиһан уяна. Күңел канатлана. Әле мәхәббәтне китаплардан, кинолардан гына укып белгән йөрәгем ничектер тынычсызлана. Әнә кара каргалар да килгән. Кояш үзенең җылы нурлары белән битләрне иркәли. Юл-сукмакларда кар күзгә күренеп эри бара. Болын- кырларда ара-тирә көздән калган кипкән әрем, кылганнар җил уңаена талгын гына тирбәлә. Сулыш кысыла.
     Их, ничек матур бит туган ягым! Мин шушы матурлыкка сокланып, әкрен генә мәктәптән өйгә кайтып барам. Туган авылым белән сөекле мәктәбем арасындагы юлны мин ничә мәртәбә генә үтмәгәнмендер. Җил-яңгыр булса да, кар-буран булса да мин бу юлда уйланып йөрергә яратам. Табигать белән икәүдән-икәү калган вакытта, ничектер, бар нәрсә минем белән сөйләшә, үз сүзен әйтеп калырга тырыша кебек. Һәр үлән, чәчәк, агач, бөҗәк, кош-корт, ара-тирә очраган куян, төлке, кабан дуңгызлары да (үзләреннән бик-бик курыксам да) безне усаллардан сакла, якла дип әйтә кебек. Дөрес, без (минем дусларым) аларның берсенә дә зыян салмыйбыз. Сәбәпсез чәчәк өзмибез, агач ботакларын сындырмыйбыз. Тирә-юнебезне чиста тотарга тырышабыз, чишмәләрне чистартабыз, урман –полосаларда ял иткәндә учак якмыйбыз, чүпләмибез. Туган авылым кеп-кечкенә Әзәкнең (дөньяның бер кечкенә бөртеге ул) табигате чиста, анда тирә-якны саклауга зур игътибар бирелә. Бүтәннәр бездән үрнәк алсыннар иде дигән теләктә калам. Шул турыда язып, үз фикеремне белдерәсем килә дә инде.Табигать пычрана, тормышыбыз алга киткән саен экология начарлана бит. Зур-зур шәһәрләрдә яшәүче акыллы яшьтәшләр, безнең, гап-гади татар авылында яшәүче малай-кызларның яшеллекне, урманны, табигатьне ничек яратуыбызын күреп, белеп көнләшерләр иде, бәлки... Гади татар кызының "Табигать-уртак йортыбыз ул, саклыйк аны!” дип ялваруын, йөрәк авазын ишетерләр, бәлки.. Ишетсеннәр иде. Мин бик-бик өметләнәм. 
 
Гөлгенә ХӘКИМОВА,  Арча районы, Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 744 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: