Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ЯҢГУЛДА КУНАКТА
05.04.2013, 03:15
      Узган ел энем белән бергә җәйге каникулларда әбиебез һәм бабаебыз янында кунакта булдык. Алар Балтач районы Яңгул авылында яшиләр. Бу якларда калын урманнар да, бик зур елгалар да юк. Менә беркөнне әби белән бабай безне бик биек тау янына алып килде. Мин мондый биек, текә тауны күргәнем юк иде әле! Аның биеклеге 50 метр тирәсе. Әмир бабам 40 ел буе балаларга география укыткан. Шуңа күрә, ул бу як табигате турында кызыклы истәлекләр белә. Тау җиләкләр, чәчәкләр генә үсә торган урын түгел икән. Игътибар белән карасаң, ул төрле катламнардан тора: ком, вак таш, эре таш, кызыл балчык, ә тау башында куаклар үсә торган яхшы туфрак катламы. Аксыл, кызгылт, ап-ак, карасу катламнарга гаҗәпләнеп карап тордык.
     Яңгул авылы чишмәләргә бик бай: Татлы чишмә, Киндер чишмәсе, Салкын чишмә, Түбән оч, Югары оч, Урта, Таулы, Чирмеш, Тау асты, Муллагали, Әшри бабай, Габделхай чишмәсе һәм башка чишмәләр. Бу якта һәр чишмәнең үз тарихы бар икән. Аларның исемнәре чишмәне төзекләндерүгә зур хезмәт куйган кешеләрнең исемнәре белән дә бәйле, ә кайберләре чишмә суының татлы, саф, салкын булуларына да карап бирелгән.
      Тау астында дистәләгән чишмәләр чылтырап акса, ә тау өстендә бөтен районга ямь биреп, "Тарлау” дигән урманчык җәелеп ята. Нинди генә куаклар үсми монда! Балан, гөлҗимеш, юкә чәчәге, миләшне кешеләр күпләп җыеп, дәва өчен файдаланалар. Шушы матурлыкны күрер өчен тау сукмакларыннан Тарлауга күтәреләбез. Өч-дүрт тапкыр ял итеп, авылның матурлыгын, чишмәләрне күзәттек. Тау башына менеп җитү белән, Тарлау итәгендә кып-кызыл җир җиләге белән сыйландык, аларны җыеп та алдык. Җиләкләр ашап, табигатькә сокланып ял иткәннән соң, сукмак буйлап таудан төшә башладык. Аякларыбызның кызуланганын үзебез дә сизми калдык. Таудан төшү - менүгә караганда тагы да авыр икән! Тау сукмагы безне иң матур чишмәләрнең берсе - Тау асты чишмәсенә алып төште. Без йотлыга-йотлыга су эчкәндә, Гөлзадә әбием менә ниләр сөйләде: "Безнең Тау асты чишмәсе көмеш чыңы, татлы суы белән тереклекне сугара, җанга-тәнгә шифа бирә. Авылның өлкән абыйлары һәм мәктәп укучылары чишмәләрне үз коеларыннан да кадерле итеп, һәрчак карап, чистартып торалар. Менә балалар, бу җәйдә чишмәбез, әйтерсең лә, яңадан туды. Күрегез әле, чишмәгә мәһабәт басмадан, гүзәл аралыктан үтәсең”. Әби-бабабызны тыңлый-тыңлый, чишмә тирәли йөрибез. Каршыда бик матур ял бүлмәсе, матур урындыклар, чүкеп-коеп эшләнгән чишмә корылмасы. Тирә-якта агачлар, гүзәл табигать, без менгән тау күкләргә ашып тора кебек. Бу изге, игелекле эшне Илшат абый Әшрәфҗанов җитәкчелегендә башкарганнар. Аларга Тау асты урамының болай да дус, тату булган кешеләре: олысы да, яшьләре дә, балалар да булышкан. "Игелекле эш, чын егетлек шушы була инде, улым”,-дип өстәде бабам энемә карап.
      Бик арыган булсак та, бабам безне тагын бер-ике чишмәгә алып барды. Ул чишмәләр, моңсу гына агып, Тау асты чишмәсе кебек, матурландыру көтәләр кебек тоелды миңа. "Менә балалар, табигатьнең һәр почмагы: урманнар да, басу-кырлар да, тау-чишмәләр дә, кешеләрдән ярдәм көтәләр. Әгәр кешеләр чишмәләрне карап тормасалар, чишмә күзләре кибә, инешләр саега, сандугачлар да бизә”, - диде әбием.
      Чыннан да, әби-бабам белән сәяхәттән соң, без Яңгул табигатенә сокланып кына калмадык, һәрвакыт табигатьне һәм аның байлыкларын сакларга, бар тереклеккә ярдәм итәргә кирәклеген яхшы аңладык. Зур үсә барган саен табигатьне матурлауга көчебезне кызганмабыз. Җир-анабызның гүзәллеген бергәләп тырышканда гына саклап калып була шул.
      Бүгенге көндә табигатьне саклау мәсьәләләре җитәкчеләребезне дә, барлык кешеләрне дә борчый. 2013 ел – илебездә табигатьне саклау проблемаларын хәл итү елы дип игълан ителде. Бу эштә үземнән нинди өлеш кертә алуым турында уйланам. Мин Казаннан ерак түгел Богородское авылында яшим. Безнең яклар урманнарга бик бай. Урмандагы агачларны сындырмаска, чәчәкләрне өзмәскә, кошларны куркытмаска, ояларын туздырмаска кирәк. Урманда учак ягарга, чүп-чар калдырырга ярамый. Мин моны яхшы беләм.
      Авылыбызда көннән-көн берсеннән-берсе зур коттеджлар төзиләр. Эх, шул йортларга күчеп килүче гаиләләр һәрберсе берәр генә агач утыртсалар да, авылыбыз тагы да ямьләнер, һавалар сафланыр иде! Без, укучылар, өебез һәм мәктәп тирәсендәге агачларга кошлар өчен оялар, җимлекләр эләбез, җәен утырткан үсемлекләребезгә сулар сибәбез, тирә-якны чүп-чарлардан арындырабыз. Табигатьне саклау, быел гына түгел, һәрвакыт кирәкле эш. Табигать – безнең туган йортыбыз, уртак йортыбыз! Киләчәктә үзем дә бу эштә тагын да зуррак өлешемне кертергә тырышырмын.
 
      Айсылу ШӘРӘФИЕВА, Питрәч  районы Богородское мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 913 | Загрузок: 0 | Фикерләр: 3 | Рейтинг: 2.2/4
Барлык фикерләр: 3
3 Эльвира   (16.05.2013 15:09)
Бу иншаны укыгач, авылга, табигать кочагына кайтасы килә))) Бик тә матур язылган!!! Әфәрин!!!

2 Гулира   (15.05.2013 21:33)
Молодец, бик матур язылган!!!!!!!!!!! Бик матур фикерләр әйтелгән!

1 Гульсу   (15.05.2013 21:21)
Яңгул табигаенең матурлыгын чынбарлыктагыча сурәтләп яза алгасыз,сеңлем!! Чынлыкта да бу шулай!!Яңгул Сабантуена кайтыгыз,көтеп калабыз!!!!!!!

Исеме *:
Emailы:
Код *: