Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ЯРДӘМ КУЛЫН БЕРГӘ СУЗЫЙК
29.04.2013, 12:01
     Уйларыма бирелеп утырганда, күзем тәрәзә артындагы каеннарга, тезелеп киткән мәһабәт төз наратларга, күктәге зәңгәр болытларга төште. Бу бит минем туган ягым табигате! Табигатьтән дә гүзәлрәк, ни бар соң дөньяда?! Бу гүзәллекне берәү дә тудырмаган, ә Ходай яраткан бит...
     Табигать – туган йортыбыз. Төптәнрәк уйлап карасак бу чыннан да шулай. Ул барыбызны да үзенең җылы канат астына җыя да, һәрберебезне дә кайгыртып тора. Ә кайберәүләр монардан явызларча файдаланалар. Бүгенге көндә завод-фабрикалар артканнан-арта бара, алардан чыккан зәһәр төтен һаваны пычрата, химик калдыклар агып чыгып, елга – күлләребезгә зыян сала. Кислоталы яңгырлар еш ява.
     Урманнарга керсәң, пыскып яткан учаклар, сындырылган агач ботакларын күргәч йөрәк әрни. Ни өчен адәм баласы шулай явызларча кылана, бар булган ачуын табигатьтән ала икән??? Табигать бит безгә бер генә начарлык та кылмый, киресенчә файда гына китерә.
     Чиксез калын урманнары, гүзәл җырлы чишмәләре, балыкка бай күлләре, ярларына ташып чыгардай булып ага торган киң елгалары булган табигатьтән ничек битараф калу кирәк?!
     Табигать – туган йортыбыз дип әйтәбез дә бит, ә туган йорт бит ул - кадерле, якын, сагынганда, күңел тулганда кайтып эч серләреңне бушата, сине һәрвакыт җылы кочагы белән каршы алырдай йорт. Туган йортта бар нәрсә дә кадерле, газиз...Менә шушы йортны саклаучылар азайды, йортның нигезләрен карамасаң – ул елдан-ел таркала, чери, соңыннан инде бөтенләй юкка чыккан кебек, табигать тә шул эзләр буенча бара. Кошлар, хайваннар, үсемлекләрнең төрләре көннән – көн кими, кызыл китапка кертелү санны артканнан – арта бара. Ә кешеләр әле аны һаман аңламый, елан агуын чәчкән кебек – үзләренең явызлыкларын чыгара гына баралар.
     Шуңа күрә табигать тә безгә карата үзгәрә, ел фасылларының вакытыннан алда, яисә киресенчә соңарып килүе, җир тетрәүләр, су басуларның ешаюы шуның белән аңлатыла да бугай инде.
     Туган йортыбыз чиста, матур, үзенә тартып торсын өчен безгә бары тырышырга гына кирәк. Барысы да безнең үзебездән генә тора. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: Дуслар, әйдәгез табигатьне саклыйк,чиста тотыйк! Бу дөньяга бер генә киләбез, биредә без кунак кына шуңа күрә явызлык кылуны бер читкәрәк куеп, изгелекләр эшләп карыйк әле. Бергә тотынсак, эш бер дә авыр булмас, сындырылган агачлар урынына – яшьләрен утыртсак, өмәләр ясап чүп-чардан арындырып торсак, хайваннарны, кош – кортларны бер дә юкка рәнҗетүдән туктасак үзебезгә дә рәхәт булыр иде.
     Табигать бит әле ул туган йорт кына түгел, җил-давыллардан саклаучы ана да. Шуңа да табигать анабызга салкын карамыйк, ярдәм кулын бергә сузыйк. "Бердәмлектә көч”,- диеп, юкка гына әйтелмәгәндер билгеле...
 
Айсылу ИСМАГИЛОВА, Спас районы, Кузнечиха урта мәктәбенең  7 сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 844 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: