Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ - СУ
12.04.2013, 21:49
    Бик кечкенәдән кызыксынучан бала булып үскәнгә, хәзер шул сыйфатым юкка чыгу, кимү түгел, ә киресенчә, тагы да ныграк артканга, минем игътибардан бернәрсә дә читтә калмый иде.
    Менә бүген дә күрше абыйны урамыбыз башында урнаштырылган су будкасына чакырдым. Ул миңа кичә дә киләм дип вәгъдә биргән иде – килмәде. Су тамчылап тамып торганга өлкәннәр ничек үртәлмиләр соң, мин шуны аңламыйм?!
    Минемчә, су – бар нәрсәнең чыганагы, яралырга, барлыкка килергә, үсеп китәргә, үскәч яшәргә көч бирә торган тылсымлы матдә.
    Тып-тып итеп тамган су тамчысына карап, уйларым белән, география дәресендә укытучы абый сөйләгәннәрне күзалдыма китердем. Ул безгә, су киләчәктә чамалы гына булачак, бик тансык та булырга мөмкин, аны сакларга кирәк, әрәм-шәрәм итмәскә, күп агызмаска, тиккә түкмәскә дип аңлаткан иде.
    Безнең авыл янәшәсеннән бик матур елга ага. Тамчылап торган су тамчысы үзе ясаган тар гына ерганак буйлап, урамыбызның иң читендә урнашкан өйнең бакчасы артыннан шул елгага агып төшеп китте. Елгага килеп кергәч, үзенә охшаган миллионлаган тамчылар арасына чумды.
    Шулчак, көтмәгәндә әллә каян болыт килеп чыгып, авылыбызны, тирә-юньдәге басу-кырларны яңгыр белән шыбырдатып китеп тә барды. Аның артыннан көянтә кебек салават күпере калыкты, авылның теге башыннан күзәткән кояш тагы да ныграк кыздыра башлады. Бөркү һава әкрен генә су тамчыларын өскә – баягы болытлар янына алып менеп китте, парга әйләнеп менеп барган тамчылар ап-ак болытлар эченнән бакчаларда җиләк җыючыларны, урамда уйнап йөрүче балаларны, басу-кырларга ашыгучы машина-тракторларны һәм башка бик күп эшләр белән мәшгуль булучыларны рәхәтләнеп карап тордылар.
    Кояшның кыздыруын кичкә кадәр генә көтеп торган болыт тагы килде дә, тагы явып китте. Парга әйләнгән су тамчылары киредән су тамчыларына әверелеп, өй түбәләренә, аннан җиргә, җирдән ерганаклар аркылы авыл янәшәсендәге елгага актылар. Колонкадан тамып торган су тамчылары да шуларга иярделәр.
    Менә шушы хәлләрнең яңгыр яуган саен кабатлануын бик яхшы беләм мин. Ә менә яңгыр яумаса да, урамыбызның башы су тамчыларыннан төрле якларга таралып киткән ерганаклар белән аяк астын гел пычратып торалар иде, бала-чагалар да килеп шушында кәгазь көймә йөздереп, яки таш атып чәчрәтеп, яки агачтан сындырып алынган чыбыклар белән сугып, чокып уйныйлар.
    Су будкасы тирәсе бик ямьсез булып торуына минем ачуым килә. Су тамганын туктатып, будканың сынган, ауган такталарын кадаклап, сап-сары төскә буяп, кечкенә генә тәрәзәсенә актан челтәрле кашагалар куеп, тирәсенә ташлы комнар салып, ике ягына кара туфракка чәчәк орлыклары сибеп куясым килде. Аллы-гөлле чәчкәләр үсеп утырган сары төзек будкага суга килү урамдашларымны яхшы якка үзгәртер иде. Алар матурлыкны күреп, пөхтәлекне саклап, суның да кадерен белергә өйрәнерләр иде. Будка буеннан яшел чирәм буйлап су ерганаклары түгел, ә һәр кешенең капкасына илтә торган тар сукмаклар гына китәр иде. Безнең урамдагы бу яңалык тиз арада башка урамнарга да таралып, кешеләр карарга килерләр, һәм үзләренең дә урамнарындагы су колонкаларын, коеларын төзекләндерерләр иде. Шул рәвешле, елга суы үз юлында, гөрләвекләр, ерганаклар үз юнәлешендә, ә эчә торган чиста су үз урынында калыр иде.
   Бер тамчы суны да әрәм итәсем килми минем.
   Болыннарда әтиемнәр белән печән чапканда, чөгендер басуларында әнием белән чүп утаганда, болыннарда әбием белән мәтрүшкәләр җыйганда, көтүлектә көне буе көтү көткәндә, ачыгып-талчыгып ерак юллардан кайтып кергәндә бик нык сусаган чакларымны исемә төшердем. Бер тамчы су булса иде дигән чакларны уйлап куйдым. Менә ничек мөһим икән ул табигатьнең, кешелек дөньясының һәр нәрсәсе. Фәлсәфи уйларымны күрше абыйсы туктатты. Инструментлы чемоданы белән ул югары очтан төшеп килә иде.
 
    Фәридә ХАҖИЕВА, Яр Чаллы шәһәре, 43 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 2088 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: