Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

КАЕНЛЫ ЮЛ
07.04.2013, 16:57
                                 Кыш. Сихри тынлык килде дөньяга
                                 Акрын гына, күбәләкләп карлар ява.
                                 Карлар түгел, әйтерсең лә энҗе ява,
                                 Кыш аклыгын сагынып көткән бу җиһанга.
      Әйе, сихри тынлык килде бу дөньяга. Ә сез бу тынлыкны сизәсезме,кышкы матурлыкны күрәсезме? Сезнең каенлы юл буйлап үткәнегез бармы? Мин кичә үттем... Әти белән... Их, рәхәт, хозур, нинди шәп икән ул каенлы юлдан үтүе!
     Әтиемә рәхмәт. Ничә тапкыр җыендык шул тауга менәргә. Гел җәй көне менә идек. Ә быел кыш көне чаңгы белән мендек.
     Тукта, әнә тегендә тагын кемнәрдер эз салганнар түгелме? Шома, тигез чаңгы юлы. Ике кырыйда төз, зифа каеннар. Матур алкаларын, ак күлмәкләрен киеп сиңа сафлык, күңел күтәренкелеге, иркен сулыш бирәләр.
     Туган ягым шундый гүзәл минем,
     Тирә-ягым ак- ап болыннар.
     Ә каеннар, гүя сәлам биреп,
     Башкайларын миңа игәннәр, - дигән шигъри юллар күңелемә килә.
Агачлыкның эченәрәк үтәбез. Мең, мең рәхмәт сезгә, юлларыбызны шулай каен бакчасына әверелдерүчеләр! Шушы хозурлыкка сокланып карап торучы классташым Гүзәл чаңгы юлыннан чыгып, матурлыкны сурәткә төшерә. Барыбыз да матурлык яратабыз. Ә үзебез агачлар утыртабызмы , аны саклыйбызмы соң? Бигрәк матур, саф бит!..
      Әйдә, үтик табигатьнең түренә,
      Төшеник без аның тирән серенә...
      ... Куанып хозурда йөргәндә
      Агачлык куенына кергәндә...
      Чү... Нәрсә бу?.. Нинди афәт килгән каенлыкка?!.
      Каеннарым, шаян каеннарым
      Башкайларын түбән игәннәр,
      Аяк баскан җирдә, моңаешып,
      Ыңгыраша кипкән имәннәр...
     Алдагы елгы корылыкмы, әллә җил- давыл чыгып аударганмы боларны? Берничә агач ауган, ә берничәсенең ботаклары агачында эленеп,”коткарыгыз, кешеләр” дигән кебек салынып торалар. Белмәссең... Әтием дә авыр сулап, чаңгыларын салып, афәт килгән аланлыкка үтте.”Табигатькә каршы барып булмый. Болар ахырзаман хикмәтедер. Безгә сабак бирер өчен килгән афәттер,-" дип сөйләнеп барган әтием кинәт туктап калды. Ауган, йолкынган агач төпләрендә цемент капчыклары, төрле буяу савытлары, төрле тартмалар,шешәләр... Югыйсә, чүплек урыны ерак түгел, иңкүлектә генә бит. Әле кар да каплап өлгермәгән чүпләрне әтием чаңгы таягы белән кырыйгарак чыгарды. Миңа да усал гына карап куйды.”Нәрсә карап торасың? Булыш! –"дигән сүзләрне укыдым мин әлеге караштан.Әтием минем уемны сизгәндәй: "Улым, без бу чүпләрне алмасак, монда тагын икенче кеше чүп ташлап китәчәк. Тракторыбызга төярбез дә чүплеккә илтеп ташларбыз. Икенче тапкыр чүп төяп килгән кеше үзе дә оялыр әле. Менә күрерсең”.
     "Табигатьне саклагыз,”- дип,
     Өлкәннәр гел әйтәләр...
     Ә үзләре бу турыда
     Нигәдер оныталар..., дип эчтән генә өлкәннәрне тиргәп алдым. Мондый чүпне без, бала-чага илтми бит инде!.. Гафу ит безне, табигать патшасы, гафу ит! Чүпне дә түгәрбез, сине дә сакларбыз. Җиңел сулап, кайтыр юлга кузгалдык. Мондый эштән соң кәеф күтәрелеп китте. Табигатьнең җиңел сулышын тойгандай булдым. Мин бит - табигать баласы.
     Табигатьнең матурлыгын
     Килә саклап каласы.
     Аның белән дус торасы,
     Сау- сәламәт буласы
     Мин –табигать баласы.
     Дустым,син шушы каенлы юлдан үтәргә телисеңме? Телисең. Мин дә телим. Барыбыз да телибез.Шулай булгач, дустым, табигатьне матурлыйк,саклыйк! Яз җиткәч, бу агачлыкны чистартыйк, агачлар утыртыйк! Әле кайчан гына әтиләрем утырткан бу каенлык аланы нинди матур булган бит. Әтием мине юкка гына бу каенлыкка алып килмәгән икән. Әтиләребез утырткан каеннар шул алар! Минем балам да табигать белән дус булсын, аны яратсын, дигәндер.
     2013 ел- Татарстанда экология һәм әйләнә - тирә мохитне саклау елы. Экология сүзен еш кулланабыз, ләкин аның чисталыгы өчен җиң сызганып эшкә керешергә эзерме соң без?
     Дустым, табигатькә бервакытта да зыян китермәм дип ант итә аласыңмы, син аңа эзерме? Уйлан, соңга кала күрмә, дустым!
        Дустым, соңлый күрмә!
        Акылыңа кил!
        Яңгырый экологик набат.
        Дустым!
        Уйлан, кабат,кабат!
     Минем өчен үземнең торган җирем, туган ягым бик кадерле.Матурлык туган җирдән, балачактан башлана бит. Үз өеңне яраткан кебек ярат табигатьне, аны сакларга өйрән. Кешеләр, туган җиребезне, матур табигатебезне саклыйк! Табигатебезне сакласак, Ходай безне төрле афәтләрдән үзе саклар.
 
Рушан ЗАКИРОВ, Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең 8 сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 964 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: