Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

КАЕННАР ҺАМАН ЕЛЫЙ ИДЕ
01.05.2013, 19:04
       Искиткеч җылы апрель киче. Мин әтием һәм әнием белән йөрергә чыктым. Максатыбыз – язгы урман һавасы сулау. Туган авылым – Шәмәрдән матур табигать кочагында утыра. Аның һәр ягы урман. Коньяктан каен кызлары тезелеп китсә, көнчыгышта чыршы, нарат егетләре сакта тора, ә көнбатыштан усак, имән егетләре җил-яңгырдан саклый туган авылымны. Урман ерак түгел бездән, 100-200 метрда гына. Тиз арада язгы урманга аяк бастык. Урман кырыйларында инде зәгыйфь кенә булып яшел үләннәр баш калкытып килә. Ә һавасы?! Һавасы шулкадәр саф, чиста. Безне рәт-рәт тезелеп үскән чыршылар каршы алды. Алар шундый саф чиста яшел төстә, әйтерсең лә яңа кием кигәннәр. Бу гүзәллеккә сокланмый мөмкин түгел! Эчкәрәк атлыйбыз. Һәм... Төз чыршылар кочагына сыенып үскән каен кызларының ботарлануын, җәрәхәләнүләрен күреп, йөрәкләребез кысылып куйды. Җан өшеткеч хәл... Кечерәк буйлы каеннарның кәүсәләрендә яртылаш диярлек эчкә батып кергән балта эзләре. Бер каен агачын дүрт җирдән яралаганнар. Яралардан каенның күз яшьләре саркый. Кайсыдыр рәхимсезе суын агызып алган да китеп барган. Яшь каеннар инде сула башлаган күк тоелды миңа. Кайсы гына каенга карасак та, шул хәл. Бер генә ярасыз каен агачы калмаган диярлек. Дөрес, кайберләрендәге ярага нидер сылап куелган. Тик анысы да аннан-моннан гына эшләнгән эш икәне күренеп тора, чөнки әкрен генә су саркый. Күз алдына тере каен кызы килеп басты. Күз карашы моңсу. Колагыма аның ялварулы тавышы ишетелгәндәй булды: " Әй, кешеләр, сез нигә бу кадәр рәхимсез? Ни өчен ел саен безне елатасыз? Без дә бит сезнең кебек сулыйбыз, үсәбез, яшибез. Сез кешеләргә никадәр файда китерәбез: яфракларыбыз, бөреләребез, суыбыз белән дәвалыйбыз; йомшак яфраклы милекләребез тәнегезгә никадәр сихәт бирә, ә сез шуның кадерен белмисез. Әле яши генә башлаган никадәр кызларыбызның, улларыбызның гомеренә балта чабасыз. Ел саен күпме дустыбыз һәлак була. Туктагыз! Сез бит үзегезнең киләчәгегезгә селтәнәсез. Исегезгә төшәр соң булыр соң булыр соң булыр. Соң булыр.... соң булыр....
      Тавыш кайтаваз булып еракларга яңгырады. Уйларыма чумып басып торам. Әтием белән әниемнең ни турыда сөйләшүен бөтенләй ишетмәгәнмен дә икән. Әниемнең: "Рәдис үзе дә булдырыр бу эшне” дигән сүзләреннән аптыраулы караш ташладым.  
      -Улым, бу каеннарны болай калдырырга ярамый. Бүген соң инде, иртәгә ял көне. Безгә синең белән "каеннар докторы” булырга туры килер, шушы тирәдәгеләренә булса да ярдәм итик: яраларын бәйлик, - дигәч, сүзнең ни турыда баруын аңлап алдым.
      - Ярый, әтием, мин Илназны да, Даниязны да чакырырмын, -дип, әкрен генә кайтыр юлга таба атладым. Азрак баргач та, артыма борылып карадым. Каеннар һаман елыйлар иде.
 
Рәдис САБИРОВ, Саба районы Шәмәрдән лицееның 6 нчы сыйныфы укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1050 | Загрузок: 0 | Фикерләр: 1 | Рейтинг: 4.0/9
Барлык фикерләр: 1
1 Резеда   (03.05.2013 21:57)
Рәдис! Синең кебек мәрхәмәтле кешеләр күбрәк булсын иде.

Исеме *:
Emailы:
Код *: