Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТУГАН ҖИРЕБЕЗНЕ САКЛЫЙК!
02.04.2013, 08:23
     Туган авыл…Туган як... Нинди матур сүзләр! Аларның кадерен генә белергә кирәк. Бу якты дөньяда миңа иң якыны, иң изгесе һәм иң кадерлесе алар! Газиз әнием кебек матур да,кадерле дә,бик кирәкле дә алар безгә.
     Авылым табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Анда килеп кергән кешене иң беренче юл буена тезелеп киткән наратлар каршы ала. Алар күңелгә дәрт, яшәргә һәм эшләргә көч бирәләр.
     Авылыбыз табигате бик матур.Ул элек-электән саф сулы чишмәләргә, елга-күлләргә бай булган. Юкка гына: "Су-тереклек чыганагы",- димәгәннәр. Борынгы бабаларыбыз бик белеп сайлаган авыл урынын.
     Авылыбызның уртасында Кенәз дигән бик борынгы матур күл бар. Җәй көннәрендә күлнең өсте ап-ак була, каз-үрдәкләр белән тула күл өсте. Ничә буын балаларны саф суында коендырып үстергән бу борынгы күл. Читтән караганда авыл уртасындагы зур тирән тарелканы хәтерләткән Кенәз күленең уртасындагы көзгедәй боз өсте кайнап тора. Күрше авыл балалары да җыела исәнсефлеләр янына тау шуарга. Кайчагында олылар да кызыгып китеп, бала вакытларын искә төшереп алгалыйлар.Тик ни кызганыч, 2010 нчы елгы корылыктан соң Кенәз күлебез кибә башлады.
     Авылыбызның буеннан-буена бормаланып Баҗана елгасы ага. Авылым Исәнсеф шушы Баҗана дип аталган елга буена, тау башына урнашкан. Ул юлын Актаныш районыннан дәвам итеп, борынгы Сөн кочагына барып сыена.
    Авылымның тирә-ягында таулар күп. Без кыш көннәрендә ул тауларда чанада, чаңгыда.
    Ерак әби-бабаларыбыз сөйләве буенча,авылның тирә-ягы урманнар белән капланган булган. Ә хәзер урманнар еракта, алар күп гасырлар буена халкыма хезмәт итеп, ераккарак чигенгәннәр. Авылның тарихи урыннары бу урыннарда куе урманнар булуы турында сөйли безгә. Бер чокырны-Кымызлык диләр, анда кымыз кайнатканнар, Дегет базы дип йортелгәнендә каен тузыннан дегет, сумала ясаганнар бабаларыбыз.
     Кымызлык чокыры- Актаныш районындагы Колын авылы белән Исәнсеф авылы арасында урнашкан. Без анда җиләк җыярга,печән чабарга барабыз.Ә инде көз көне басулардан икмәкләрне җыеп алгач, маллар көтүен шунда алып китәләр.
     Безнең авыл халкы элек-электән игенчелек белән шөгыльләнгән. Уңдырышлы туфрак –туган табигатьнең олы бүләге ул.Тырыш авылдашларымның маңгай тире тамган туфрак күпме халыкның тамагын туйдыра. Шуңа кадерле ул авылның һәр кешесенә. Авыл уртасына чыгып еш күзәтәм. Кая гына карама, алтын башаклы иген басулары җәелеп ята. Иксез-чиксез иген басулары авылыбызны һәр яктан әйләндереп алган. Тау буйларында һәм үзәнлекләрдә аллы-гөлле чәчкәләргә күмелгән болыннар.Төрле урыннарда ялтырап күренгән күлләр, елгалар буенда шомыртлар, баланнар һәм ботакларын суга сузып утыручы исәпсез-хисапсыз таллар...
                          Бакчам гади,үсми анда,
                          Кипарислар,хөрмәләр.
                          Миңа таллар кипаристан
                          Матуррак күренәләр, -  дип, нәкъ минем авылым турында язганнар кебек тоела башлый миңа. Ә кипарислар, хөрмәләр үскән җирнең үз җитешсезлеге бар бит - анда һаман җәй генә. Ә безнең туган ягыбызның яз дисәң, яшел язы, җәй дисәң, ямьле җәе, көз дисәң, алтын көзе, кыш дисәң,салкын кышы бар.
     Табигать ул-тормыш бизәге, халык байлыгы, туган йортыбыз да.Ә туган йорты өчен һәр кеше җаваплы.
     Авылыбыз табигатен матур итү өчен без, елга, күл буйларына, көтүлек җирләренә чүп-чар түкмибез, ел саен яз, көз көннәрендә бакчаларыбызга, авыл янына, урманнарга агачлар утыртабыз. Без табигать байлыкларын сакларга тиешбез.
     Юлда йөргәндә кайбер авыллар янындагы елгаларга карап таң каласың. Алар бит башта мул сулы, тирән, яр буйлары чиста булган. Ә хәзер шакшы су агу гына җитмәгән, авыл халкы аның ярларын чүп-чар белән тутырган.Үлә бит бу елгалары, әрәмәлекләре корый. Киләчәк буын гафу итмәс бит бу хәлләрне.
     Урманга керсәң, анда тагын да күңелсезрәк хәлләргә юлыгасың. Каен
кәүсәләре таланган, агачлар имгәнгән була. Җиләк җыярга дип урман аланына кереп карасаң, йөрәк сыкрый-машиналар белән изелеп-тапталып беткән була бу болыннар. Ә безнең авылда мондый хәлләргә юл куелмый. Авыл халкы бергәләп авыл тирәләрен, зират яннарын, юл буйларын чистарта. Без дә зурлар белән бергәләп өмәләрдә катнашабыз. Ял җитсә, мәктәбебезнең укучылары җиң сызганып эшкә керешә. Зурраклар юл буйларын чистарта, агачлар утырта, ә кечерәкләр мәктәп тирәләрендә, авыл эчендә эшли. Мәктәп бакчасында да эш кайный.
     Җиребезне, урман-суларыбызны яклыйк һәм саклыйк. Ул-безнең туган йортыбыз.
 
     Зөлфия ЗАКИРОВА,  Мөслим районы Тат.Бүләр урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1367 | Загрузок: 0 | Фикерләр: 3 | Рейтинг: 4.7/15
Барлык фикерләр: 3
3 Роза   (12.04.2013 20:57)
Матур гына килеп чыккан!!! Молодец!!!

2 Саске   (12.04.2013 20:28)
wink

1 А,ндрей   (12.04.2013 20:00)
бик матур.

Исеме *:
Emailы:
Код *: