Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

КЕШЕ ҺӘМ ТАБИГАТЬНЕҢ ҮЗАРА ЯРАШУЫ
30.04.2013, 17:01
       Июнь башы. Иртәнге урман. Әкрен генә яктыра. Урманда тып-тын. Хәтта бөреләр пышылдавы да ишетелми. Кояш чыгарга иртәрәк әле. Шулай да яктылык караңгылыкны торган саен кысрыклый.
       Беренче булып сайрар кошлар уянды. Җылы яктан былтыргы ояларын сагынып кайткан кошлар чибәр-чибәр каен кызларын, төз буйлы нарат егетләрен, яктырганнан яктыра барган иртәне мактап җырларга тотындылыр. Бу җыр йокыдан әле уянып җитмәгән агачларга бишек җыры булып ишетелә иде.
       Карасана, әнә теге чыршы кызы янында нарат егете түгелме соң? Чыршыкай түгәрәк кенә, купшы гына. Аның үзенә генә хас бизәкләре бар: ботагы саен яшь үсенте борын төрткән. Ул узган елгы буынтыктан аерылып тора: сыек яшел, сусыл.Үсентенең ылысы да йомшак, чәнчеми. Алар сабыр керфекләр кебек аска төбәлгән. Ә нарат-баһадирның яшь ботакчыклары өскә, күккә ашкан. Аның яшь үсентеләре нәзек төз шәм кебек өскә юнәлгән. Тумас борын горурлык үзләрендә!
       Шушы мәһабәт нарат астында чүмәләдәй күперенке зур гына түмгәк. Кырмыска күче.Тере, җанлы ил. Якынрак килсәң, аның гөжләп, кыштырдап торганын тоясың. Керү-чыгу юллары гына күпме, барысында да мыж кырмыска. Барысы да эштә. Аларның йорт-җирләре дә тәртиптә. Ашарларына ерактан, әллә кайлардан сөйрәп кайталар, йорт тирәсен ямьсезләмиләр, шәрәләндермиләр, кыскасы, алар үзләре утырган ботакны үзләре чапмыйлар.
       Кешеләргә үрнәк аласы иде кырмыскалардан! Безнең бит авыл тирәләребез пычрак, чүп-чарны да бер урынга гына ташламыйбыз, ә теләсә кая томырабыз. Кырмыскаларныкы кадәр дә акылы калмады мени соң инде кешеләрнең? Ә бит кеше – табигатьнең аерылмас бер өлеше. Бик борынгы заманнарда кеше табигатьтән үзенә кирәклесен генә алган: ашарга яраклы үсемлекләрне, үсемлек тамырларын, җиләк-җимешләрне җыйган; хайваннар аулаган, балык тоткан. Әйләнә-тирә мохиткә зыян бик аз булган. Тора-бара кешеләр ишәйгән, азык-төлек күбрәк кирәк була башлаган, торыр урыннары кысынкыланган.
      Алар яңа җирләр яулаганнар, яңа төр байлыклар үзләштергәннәр. Җир асты байлыклары да читтә калмаган. Алардан ягулык һәм энергия алырга өйрәнгәннәр. Урманнарны кисә, җирләрне эшкәртә, хайваннарны үрчетә башлаганнар, завод-фабрикалар төзергә өйрәнгәннәр. Җирләрне эшкәртеп кенә калмаганнар, югары уңыш алу өчен ашламалар һәм зарарлы корткычларны бетерү өчен агулы химикатлар кулланганнар. Кеше эшчәнлеге арткан саен, әйләнә-тирәгә ныграк басым ясалган, табигатькә салган зыян күбәйгән.
      Хәзер океан, диңгез, елга, күлләр пычрана, урманнар кими, чүлләр мәйданы арта, шәһәрләр тирәсендә чүп-чар өемнәре зурая (чүп-чар шәһәр янында гына түгел, бөтен җирдә: елга, күл, юл, урманда һәм башка җирләрдә җыела). Табигатьнең пычрануы беренче чиратта кешенең сәламәтлегенә йогынты ясый. Әйләнә-тирәне саклау – кешелек җәмгыятенең мөһим бурычы.
     Без дә үзебезнең ямьле Адай авылының табигатен саклыйбыз: өмәләргә чыгабыз, кышын кошларга җимлекләр куябыз, сыерчык оялары эләбез, урманнарда аунап яткан чүпләрне җыештырабыз, кулдан килгәнчә чишмәләрне чистартабыз.
     Авылым табигатьнең бер читенә сыенган. Аның астында Түбән Кама сусаклагычының су басу зонасы. Аллага шөкер, бөтен урманнарыбызны да су басып бетермәде. Шул Ык буе әрәмәлекләрендә, сайрар кошларны тыңлап, без табигать биргән җимешләрне җыябыз, малларыбызга печән әзерлибез, саф суларын эчеп, сусавыбызны басабыз.
     Кыскасы, кеше табигать биргән байлыклардан башка берничек тә яши алмый. Табигать бар нәрсәне дә бирә. Кеше гомере ничек кадерле булса, табигать тә шулкадәр кадерле булырга тиеш.
     Һәр кеше үзенең туып-үскән, яшәгән туган өен соклангыч итеп күрергә тели. Яхшы хуҗа йортын кулыннан килгәнчә матурлый, бизи, тәртипли. Табигать туган йортыбыз, шуңа күрә һәр кеше аның кадерен белергә, аңа игътибарлы, мәрхәмәтле булырга тиеш.
 
Айгөл ГАЗЕТДИНОВА, Актаныш  районы, Адай төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1201 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: