Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

КЕШЕ МАТУРЛЫКНЫ САКЛАСЫН!
21.04.2013, 21:11
      Табигать – туган йортыбыз… Туган йортыбызда җәйге таң күтәрелә... Урман-болыннардагы Туган йорт бизәкләре – аллы-гөлле чәчәкләр - иртәнге чык суындә нәфис таҗларын чайкыйлар. Озакламый алар җәйге йомшак җилдә яфракларын киптерерләр, елмаеп, кояшка, күбәләкләргә, кошчыкларга сәлам бирерләр. Кояшкай да җавапсыз калмас, үзенең шаян нурларын чәчәкләр белән серләшергә җибәрер. Ә күбәләкләр... Чәчәкләрнең иң якын дуслары... Алар шатлыктан бии-бии, уйный-уйный күрешергә ашыгыр. Бу дуслыкны, матурлыкны күреп торган кошчыклар да читтә калмас. Тирә-якны яңгыратып, үзләренең иң саф, иң моңлы көйләрен сузарлар. Бу гүзәллекне сокланып күзәтеп торган Кеше күңелендә берсеннән-берсе яктырак хисләр, хатирәләр уяныр. Алар, җыр булып, моң булып яралыр, күңелдә генә калмый, чиста кәгазь битләренә тамар...
       Кинәт көн караңгыланыр... Сусыл үләннәрне, нәфис чәчәкләрне таптап, болынга машиналар килер. Уңайлы җир эзләп, алар болын буйлап җилдерерләр, аннан болын уртасына килеп туктарлар. Машиналардан кешеләр коелыр, алар ашыгып-ашыгып, чәчәкләрне өзәрләр, болынга гына хас булган илаһи авазларны юк итеп, тирә-юньне ят тавышлар белән тутырырлар. Чәчәкләр аптырап калырлар, чиста таҗлары пычраныр, нәфис сыннары тапталыр. Дусларын югалткан күбәләкләр кая очарга белмичә бәргәләнер. Кошчыклар да бу күренешкә аптырап җырлаудан туктарлар, пырхылдашып очарлар. Озакламый тапталган болында буш шешәләр, ризык калдыклары, чүп-чар өелеп калыр. Тирә-якта бушлык, шыксыз тынлык урнашыр.
      Юк, без моңа каршы! Безнең бу хәл белән һич тә килешәсебез килми! Ишетәсезме, без килешмибез! Чәчәкләр елмайсын, күбәләкләр уйнасын, кошчыклар җырласын! Ә Кеше... Ә Кеше соклансын! Кеше бу матурлыкны сакласын!
 
Айгөл ХАФИЗОВА, Яр Чаллы шәһәре, 3 нче мәктәпнең  5 нче  сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 847 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: