Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

КЕШЕЛӘР, ТАБИГАТЬНЕ САКЛАГЫЗ!
02.05.2013, 17:51
      Табигать – безнең туган йортыбыз. Аны яратырга һәм сакларга кирәк. Табигатьтә бөтен нәрсә үзара бәйләнгән. Әгәр дә без урманнарны һәм табигатьне пычратсак, андагы кош-кортлар барсы да үлеп яки качып бетәрләр. Аларсыз табигатьне күз алдыгызга китерегез әле: бөтен агачлар корыган, чәчәкләр сулган, кошлар сайрамый. Ошармы инде бу безгә, әлбәттә, юк. Кешенең саксызлыгы аркасында республикабызның "Кызыл китабы” калыная бара. Димәк, күпме үсемлек, кош-корт, хайван, бөҗәкләр юкка чыга бара дигән сүз. Мондый хәлгә калмас өчен, безгә табигатьне сакларга кирәк.
       Кайчан гына урманга барсак та, теләсә кайда чүп-чар аунап ята, агач ботаклары сынып беткән күренешләргә тап булабыз. Беркемнең дә ял итәргә килгәч, андый пычрак урынны сайлыйсы килмәс бит. Кемнәр шулай табигатьне авыр хәлдә калдыра икән? Мондый кешеләрнең табигатькә карата битарафлылыгы шуннан күренә дә инде. Экологик хәл көннән көн кискенләшә. Шулар турында уйлангач, минем күңелемдә шигырь туа:
"Табигать- туган йортыбыз” дип
Юкка гына әйтмиләрдер.
Кайберәүләр бу сүзләрне
Бөтенләй белмиләрдер.
Бу сүзләрне белмәс бары,
Итагатьсез кешеләр.
"Табигатьсез нишләрбез?” дип
Уйламаучы кешеләр.
Табигатьсез кош-кортлар да
Булмаслар бу дөньяда.
Табигатьсез матур кошлар
Сайрамаслар болында.
Кемнең генә яшисе килер
Табигать булмаса әгәр дә.
Сагынырлар табигатьне
Намуссыз кешеләр дә.
Үкенер алар, табигатьне
Сакламаганы өчен.
Көрәшә башларлар алар
Куеп барлык көчен.
Ләкин инде соң булыр,
Табигать булмас инде.
Мондый начар хәлләрне
Күрәсегез килерме?
Уйланыгыз, кешеләр,
Табигатьсез нишләрсез.
Табигатьне яратмаган
Нинди кешеләр соң сез?
Ничек саклыйк табигатьне –
Утыртыйк күп урманнар.
Елга-суларны чистартыйк,
Исән калыр балыклар.
Гөлчәчәкләрне өзмик без,
Агачларны сындырмыйк,
Кош һәм урман җәнлекләрен
Беркайчан кыерсытмыйк.
Шул чагында табигать
Юмарт булыр безгә дә.
Җиләк-җимеш, гөмбәләрен
Бирер ул һәркемгә дә.
Озакламый җәй җитәр, кешеләр, ял итәргә табигать кочагына чыгарлар. Минем барлык кешеләргә дә табигатьтә булганда, кайбер кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге турында искәртеп китәсем килә: урманда беркайчан да, учак ягарга дип, агачларны сындырмагыз; учакны сүндермичә кайтып китәргә ашыкмагыз; ял иткән җирегезне чүп-чардан арындырыгыз. Менә боларны барыбыз да истә тотсак табигать беркайчан да пычранмас һәм матур булыр, безгә үпкәләмәс. Кешеләр, "Зинһар!” дип әйтәм, табигатьне саклагыз! Табигать безнең туган йортыбыз икәнен беркайчан да онытмагыз!
 
Ләйсән ФАРРАХОВА, Әгерҗе районы Ләбиб Айтуганов исемендәге Девятерня урта гомумбелем бирү мәктәбенең V сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 6734 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 2.0/2
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: