Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

КИЛӘЧӘК БУЫН ДА ГҮЗӘЛЛЕКНЕ КҮРСЕН
30.04.2013, 17:33
      Яз килде. Дәртле кояш бар табигатьне яратып йокысыннан уятты. Табигать елмаеп нурлы йөзен ачты. Җырчы сыерчыклар, сандугачлар, тургайлар, бәйрәмдәге артистлар кебек, туктаусыз сайрыйлар. Ак, сары, кызыл, чуар купшы күбәләкләр чәчәктән-чәчәккә кунып уйнап очалар. Бал кортлары җиң сызганып эшкә керештеләр. Бөтен җирдән бал исе килә. Яшенле яңгырлар явып китә дә һава сафлана, тәмләнә. Җир өсте куе яшел үләнгә төренде. Ул хуш исле күз явын алырдай чәчәкләр белән бизәлде. Тиздән болын-аланнар безне тәмле җиләкләре белән сыйлар, урман-кырлар гөмбәчеләрне үзенә чакырыр. Искиткеч ямьле бит син, безне чолгап алган табигать!
     "Моннан берничә ун еллар элек кешеләр экологик проблемалар турында уйлап та карамыйлар иде. Алар бу турыда белмиләр дә иде хәтта. Ләкин вакыт алга бара. Безне күпләп-күпләп корыган урманнар, кибеп корыган яки пычранган күл-елгалар әйләндереп ала. Киләчәк буын дөньяның матурлыгын күрә алырмы икән? Алар анда яши алырлармы? Табигатьне мәһшиләрчә пычрату, талау дәвам итә бит. Ни өчен болай килеп чыкты соң? Кем гаепле?” – ди минем әнием. Чыннан да шулаймы? Мин дә бу турыда уйлана башладым. Укытучыларыбыз да һәр дәрестә табигатьне искә алмый калганнары юк. Рус һәм татар әдәбияты дәресләрендә төрле язучыларның әсәрләрен укып анализлаганда, шушы проблема турында сөйләшәбез, бәхәсләшәбез.
     Һәр буын киләчәк буын алдында җавап тотарга тиеш. Безне чолгап алган табигать тере. Аның да "тәне " авырта. Син агач ботагын сындырсаң, уйла, иптәшеңнең бармагын сындырмадыңмы? Дустыңның бармагы авырта, агач та авыртуга түзә алмый елый, сызлана. Табигать – безнең уртак йортыбыз. Без аны үз кулларыбыз белән җимерәбез бит. Дәресләрдә укытучылар безгә матурлыкны күрергә өйрәтә. Матурлыкка сокланып кына калырга түгел, ә аны сакларга да кирәк шул. 
     Без табигатьне пычратмыйбыз. Без бит төзүчеләр дә, урман кисүчеләр дә, зур завод-фабрикаларның җавапсыз җитәкчеләре дә түгел. Дөрес. Ләкин без дә зыян китерергә генә торабыз бит. Урманнар яна. Без ял иткәннән соң, янып торган учакларны калдырып кайтып китәбез. Качып тарткан тәмәкене сүндермибез. 
     Соңгы вакытта укыган әсәрләрем дә гел табигать турында икән бит! Укыгач, күзгә яшләр килә, уйландыра башлый. Равил Фәйзуллин "Кызыл китап” шигырендә " ...яшәр Җиребездә хәлләр шомланырлык. Табигатьтән ни алдык та аңарга ни калдырдык?” – дип сорый. Тәртипсезлеккә йөрәге янып, шагыйрь "Алтын балык түгел, гади балык сөйли...” шигырендә кешеләрнең вәхшилеген күрсәтә. Табигатькә карата җансыз кешеләр үз балалары турында бөтенләй дә уйламыйлар. Су төбендә ниләр генә юк: галошлар, итекләр, үтүкләр, чиләкләр, иләкләр, көрәкләр, буяулар, ташландык уенчыклар, кирпечләр, капчыклар... Җир өстендә яшәүчеләр дә үзләре эчә торган суларын шулай пычраталар микән? Балалары бишегенә тимер-таш аталар микән? Кешеләр, әллә чыннан да, вәхшиләрме? Юк, һәр кеше җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш. 
     Ләбиб Леронның "Бакалар” шигырендә малайлар суда уйнаучы бакаларга таш атып арыгач, су өстендә чалкан яткан бакалар гына калдырып, өйләренә кайтырга чыгалар. Бакаларның ни гаебе булды соң? Алар малайларга комачаулык иттеме? Юк, малайларга шулай кызык булды, алар "күңел ачтылар”, "уйнадылар”. 
     Бу шигырьләрне укыгач, мин күп уйландым. Кеше гаҗәеп матур дөньяга килгән. Ул инде миллион еллар яши. Кеше рәхәтләнеп аның байлыкларыннан файдалана. Кеше табигатьнең дә бик нечкә кыл икәнен белсен. Кыл берәр өзелсә? Дөньядагы су басулар, җир тетрәүләр, җимерелүләр, җир убылулар безгә табигатнең җавабы түгелме икән соң? Эшләгән начарлыклар үзебезгә әйләнеп кайтмыймы? Кеше законнарга буйсынып яшәргә тиеш.
     Кешеләр өчен күп "тиешләр”, "ярамыйлар” бар. Әйдәгез, берничәсен булса да истә калдырыйк. Һәр кеше берсен булса да үтәсә, әйләнә-тирәбез тагын да гүзәлрәк, иркенрәк, рәхәтрәк булыр иде. Урманда кирәкле-кирәксез учак ягарга ярамый! Корыган агачлар янында учак ягу бик куркыныч! Урмандагы җәнлекләрне, кошларны тотып өйгә алып кайтырга ярамый. Урманда чүп калдырырга ярамый. Һәр ял итүче чүпне, пакетларга җыеп, үзләре белән алып кайтырга тиеш. Бу бит бик гади әйберләр. Без моңа иртән торып битне юган кебек күнегик, ә ниндидер бер авыр йомыш кебек кабул итмик әле.
     Тагын язлар җитте. Кар астыннан, кыш буе ташлап калдырган, чүп-чарларыбыз җир өстенә чыкты. Бергәләп, өмәгә чыгып, урамнарны чистарткач, нинди күңелле! Күңел шатлана, урамга чыккач елмаеп йөрисең. Бөтен җир чиста! Чиста язгы саф һава! Һәр туган көнгә, матурлыкка сокланып яшик. Барысы да безнең кулларыбызда.
     Менә көз дә килеп җитте. Иртәләрен кырау төшә. Бөтен җирне бәрәңге сабагы исе баса. Урман төрле төскә кереп чуарлана башлый, каен сап-сары, миләш кып-кызыл, усак кап-кара була. Бик биектә төньякка таба торналар китә. Беренче кар төшә. Кешеләр киез итекләрен киеп шыгыр-шыгыр ак кардан үтәләр.
     Тормыш шулай һәрвакыт хәрәкәттә. Күз алдыбыздан нинди генә сихри гүзәл күренешләр үтми. Без, безнең балаларыбыз, оныкларыбыз һәм барлык киләчәк буын гүзәллекне күрсен иде һәм күрер дә дип ышанып калам.
 
Диана БАКИЕВА, Яр Чаллы шәһәре, 44 нче номерлы урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы 
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1021 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: