Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

КИШЕР АКСУЫ
04.04.2013, 08:25
                                                                    
      Авылым – син бөек илкәемнең 
                                                              
     Җанга якын газиз почмагы. 
                                                            
     Җылытып яшәр гомер буе безне 
                                                            
     Туган җирнең газиз почмагы. 
                                                                                           
                        Г.Закиров

      Һәрбер кешенең туган җире бар. Минем туган җирем- үзенең кишере белән тирә-якта дан тоткан Аксу авылы. Әйе, кишере белән. Әле ул халкыбыз телендә Кишер Аксуы дип тә атала. "Ни өчен?”- дисезме. Чөнки авылымда элек-электән халык бөтен технологиясен, серен һәм тәмен белеп, кишер үстерү белән шөгыльләнә. Менә хәзер, җирләр кардан ачылу белән, Һәр йортның бакчалары буйлап кишер түтәлләре сузыла. Кара яшел төстәге кишер түтәлләре авылым табигатенә үзенә бер сихри матурлык өстиләр. Гомумән, минем туган авылым табигатьнең бик матур урынына урнашкан. Тукаебыз әйтмешли, ул ерактан тау башына салынган кебек күренә, ә үзе казанланып торган иңкүлеккә урнашкан. Тирә-яктан да күренеп тора ул. Әллә кайдан, менә мин нинди, дигән сыман, калай түбәләре, биек манаралы мәчете, ак җилкәнле корабны хәтерләткән ике катлы мәктәбе белән ялтырап сәлам бирә. Мәктәбемдә серле дә, кызыклы да, мавыктыргыч һәм җырлы-моңлы да тормыш кайный. Әле күптән түгел генә, 22 нче март көнне, мәктәптә 2013 нче ел-экология һәм тирә-як мохитне саклау елы уңае белән "Җир нигә елый?” дигән темага 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары арасында ярыш-уен оештырылды. Бу уенда без бик күп мәгълүмат алдык. Табигатьнең матурлыгын күрә белергә, аның серле тавышларын ишетергә кирәклегенә төшендек. Аны саклау өчен нәрсәләр эшли алганыбызны белдек. Мәктәбебез бакчасында һәр агач саен кошларга җимлекләр элдек. Һәр көнне аларга җимнәр салып, нинди кошлар туклануын күзәтәбез. Аларны фоторәсемнәргә төшерәбез. Кошлар дөньясы бик кызыклы һәм гыйбрәтле дөнья икән ул. Ә хәзер сыерчыклар өчен оялар ясап элдек. Рәхим итеп килсеннәр һәм без ясаган ояларны сайласыннар.
     1 нче апрель көнне мәктәбебездә зур бәйрәм булды. Кошлар бәйрәме ул. Зал стеналарына төрле кош рәсемнәре ясап элдек. Үзебез кошлар кебек киенеп КВН үткәрдек. Укытучы биргән сорауларга җаваплар бирдек, кошлар тавышларын таныдык, кошлар турында җырлар җырладык. Мәктәп безнең өчен белем һәм тәрбия учагы, икенче өебез булып тора. 
     Олы юлдан кайтып авылга кергәндә, урам башында ук-машина-трактор паркы. Бөтен техника язгы чәчүгә әзерләнеп куелган. Алар авылымда җирне яратучылар, тырыш хезмәт белән табигатьне тагын да матурлаучылар яшәгәнлеген искәртеп тора.
     Кибетләр, медпункт, почта, саклык банкы, китапханә авылның ныклыгын, киләчәген күрсәтеп торалар. Клуб та яңартылган бинада эшли. Авылымның нәкъ уртасында манаралы мәчет тора. Аннан һәр көнне тирә-якка моңлы азан тавышы тарала. Мәчет авылымны тагын да нурлы һәм иманлы итә. Үз туган авылым булгангадыр, ул башка авыллар белән чагыштырганда, матуррак, якынрак, газизрәк.
     Авылымда искиткеч тырыш кешеләр яши. Аларның хезмәт сөючәнлегенә мин үзем дә таң калам. Урманнан еракта яшәсәләр дә, таза бүрәнәле йортлар салалар. Көтүлексез килеш тә күп мал асрыйлар. Болыннары сөрелеп бетсә дә, җиләк-җимешсез калмыйлар авылдашларым. Күрше авыл урманына барып, күз ачып йомганчы, берәр чиләк җиләк, бәйләм-бәйләм мәтрүшкә җыеп кайталар.
     Чишмәләре, күлләре, мул сулы Бола елгасы белән дә мактана ала әле авылым. Әйе, чөнки аның өч урамында да күл бар. Алар кырыенда киң ябалдашлы таллар үсә. Җәен күлләр ап-ак казлар, үрдәкләр белән тула. Чишмәләрдән тәмле су эчәбез, Болада балык каптырабыз, су коенабыз. Кызык та, күңелле дә җәй көннәрендә су буйлары.
     Авылым бай һәм матур яши. Ләкин бер нәрсә борчый: авылым урамнарында юллар юк. Язын, көзен бик пычрак була. Машиналар йөреп, урамнардагы чирәмнәрне таптап бетерәләр, чокыр-чакырлар хасил була. Шулай булса да, мин туган авылымны яратам, чөнки миңа анда һәр урын таныш, һәр кешесе якын, үз. Авылымны үз төсе, үз исе, үз яме өчен яратам. Киләчәктә минем авылымны тагын да матуррак итеп күрәсем килә. Ләкин моның өчен миңа әле күп укырга, һөнәр үзләштерергә һәм авылымның киләчәге өчен тырышып эшләргә кирәк булачак.
 
       Лилия КАМАЛИЕВА, Буа районы Аксу урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1400 | Загрузок: 0 | Фикерләр: 1 | Рейтинг: 3.3/3
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: