Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

КУРКЫНЫЧ ТӨШ
25.04.2013, 18:09
        Утыра, ди, шулай Күсе чүплектә, ә авызында бер генә сүз икән. "Рәхәт тә соң!”
      Икенчесе аптырап утырган-утырган да сорарга булган: - Нәрсә сөйләнәсең соң син, ахирәт, һаман бер сүз кабатлыйсың?
      – Яшәве рәхәт, дустым, яшәве! – дип җавап кайтарган тегеңә Күсе. – Менә үзең генә күз сал: оҗмахта яшибез бит, оҗмахта! Яшәргә урын эзләп интегәсе юк: чокыр саен, чокыр гына түгел, юл буйларына бөтенлә-е-е-е белән безнең өчен сарайлар өелгән. Элеккеге кебек оя ясарга аулак урын эзләп, әле тапкач та үз ишләрең белән аның өчен сугышып йөрисе юк. Кара инде, хөррият бит, билләһи, һи-һи-һи-һи!
       – Анысы дөрес, чыннан да, хәзер безнең тормышлар күпкә җайланды. Яшәргә урын дисеңме, ашарга ризык дисеңме – бөтенесе тулып ята.
        – Сөйләмә дә, Камазлап китереп кенә торалар. Теләсәң күпме яшә, аша, нәселеңне үрчет.
        – Мондый тәртип дәвам итсә, рәхәтләнеп үрчибез әле без. Тиздән бөте-е-ен чүплек, юк, бөте-е-ен Рәсәй, юк-юк, бөте-е-ен дөнья-а-а безнеке булачак!..
        – Әле теге төрле-бөрле "кәттә” (химикатлы) сулар эчеп, "хәтәр” (концераген) ризыклар ашап баһадирдай зур гәүдәлегә әверелгән (мутацияләнгән) кардәшләребез дә кушылсамы?!! Без әле... без әле бөтен галәмгә баш булачакбыз!
        Үзләре сөйләнә, үзләре зурайганнан-зурая бара. Менә инде алар эт чаклы булды... менә хәзер фил чаклы!.. А-а-а!.. Хәзер инде башлары күккә тиеп тора, ә тавышлары колакны ярып керә:
        – Әйе, әйе! Кешеләр үзләре бездән качып-посып яшәргә мәҗбүр булачаклар! Алар безнең калдыклар белән тукланачаклар. Ха-ха-ха-ха-ха!!!  
        "А-а-а-а! Котка-а-рыгы-ы-ыз!” үз тавышымнан куркып, шабыр тиргә батып уянып киттем. Башта берни аңышмый торсам да, тәрәзәдән елмаеп торган кояшны күргәч җиңел сулап куйдым. Аллага шөкер, төш кенә икән! Тукта әле, каян килеп керде соң бу хәшәрәтләр минем төшкә? Ниндиләре бит әле! Үзләре коточкыч зур, үзләре кешеләр төсле сөйләшәләр. Әле йокыдан айнып җитмәсәм дә, тырыша торгач аңладым.
       Кичә без дәресләрдән соң сыйныфыбыз белән олы юл буеннан чүп җыярга чыккан идек. Урам буе кул селтәп бару килешмәс дип кенә, авыл эчендәге юл кырыйларына да үрелгәләп, иелгәләп, мороженое, көнбагышлардан бушап калган ялтыравыклы кәгазьләрне, пакет кисәкләрен капчыгыбызга сала башладык. Шаярып-көлеп кенә башланган эшебез олы юл буена җиткәнче безне шактый алҗытты. Бусын да алыйк, тегесе дә калмасын, юл өсте булса да чистарсын дип тырыша торгач, капчыкларыбызда урын да калмаган. Олы юлга чыкканда ундүрт (!) арыш капчыгы шешәләр, консерва калайлары, матур-матур пакетлар, аяк киемнәре, чүпрәк кисәкләре, тагын әллә ниләр белән шыплап тулган иде. Нишләрбез инде дип аптырап торганда, чүп ташырга билгеләнгән трактор килеп тә җитте. Малайларның берничәсе, арбага менеп, капчыкларны тиз генә бушатып төштеләр. Арба чуп-чуар булып, өелеп тулды. "Оһо!” дип үзебезнең эшебезгә сокланып торганда, "Ну, чүпләп тә куясыз икән, Чаллы башлары”, - дип көлеп куйды Коля (ул безнең мәктәпкә күрше Олы Аты авылыннан килеп укый). Башта аңа кушылып көлешсәк тә, соңыннан уңайсыз булып китте. Коля әйткәннәрне сыйныф җитәкчебез Халидә апа ишеткән икән. – Дөрес әйтәсең, Коля, безнең урамнарны инопланетианнар да, американнар да, хәтта күршедә генә яшәүче Олы Аты кешеләре дә килеп чүпләмәгән - үзебез "чәчкәнне” җыябыз.
        Олы юл буенда да хәлләр шәптән түгел икән. Авыл ягыннан сузылган тирән ерганакта ниләр генә юк. Дөрес, без төбенә үк төшмәдек, өстән генә җыйдык. Ә аста... Тәгәрмәчләр, парниктан йолкып алынган полиэтилен, кетчуп, лимонад шешәләре, кием-салым, өй кирәк-яраклары, иске диван, суыткыч, тирес, салам чүпләре, хәтта тавык үләксәләре дә бар. Боларын да без "чәчкәнбез”. – Чүпләрнең күбесе дистә еллар буена череми, хуш, чери торганнары да тиз генә таркалмый. Ә тирес, үләксә ишеләре бактерияләргә, төрле авыру китереп чыгаручы хәшәрәтләргә менә дигән үрчү тирәлеге. Әй балалар, күрегез инде: ерганак туры инешкә тоташа, ә инеш – Зәй елгасына.
        Су - яшәеш чыганагы икәнен без дә аңлыйбыз кебек. Төче су запаслары чикле икәнен дә беләбез.Тик алтынга тиң шул табигый байлыгыбызны кадерләмибез.
        Тагын ике арба чүп тутырып, шактый арып кайттык без кичә. Тирә-юнебезне бераз булса да чистарттык, ансы - яхшы, ә менә туган җиребезнең матур, чиста булуына бу дәрәҗәдә битараф булуыбыз – намуссызлык икәненә төшендек. Тәмле җимеш бирүче агачны рәхимсез кимерүче корткычлар икән ич без.
        Биология һәм география укытучысы буларак, Халидә апа экологик проблеманың ни дәрәҗәдә кискен торуын яхшы белә. "Чисталык операциясе” вакытында ул безгә бик күп нәрсәләр хакында сөйләде. Завод-фабрикалар агызучы шакшы сулар, атмосферага чыгарылган агулы газлар, көнкүреш калдыклары, кораблардагы аварияләрдән соң океан, диңгез өстенә җәелүче нефть продукцияләре... Фән-техника үсә, камилләшә, тормыш алга бара: промышленностьта гына түгел, өй эчендә дә күп эшне техника башкара хәзер. Без хәзер океан төбенә төштек, галәмгә мендек, инде космик аппаратлар Марсны аның үз өслегендә өйрәнә. Болар барсы да Җир шарындага иң аңлы зат –Кеше акылы җимеше. Ләкин чыннан да иң аңлы зат булуыбыз шикләндерә.
        Югарыда утыручы түрәләрнең, завод-фабрика хуҗаларының куркыныч төш күреп, шабыр тиргә батып уянганын көтеп утырмыйк. Гомәр ага Бәширов атаганча Яшел бишегебезне яклап чаң сугыйк. Табигатьне чистарту эшен һәрберебез үзеннән башласын, үзе пычратмаска өйрәнсен үз туган йорты.
 
Зөлфирә ГЫЙЛӘҖИЕВА,  Түбән Кама районы, Югары Чаллы гомуми урта белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
 
 
 
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 843 | Загрузок: 0 | Фикерләр: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 1
1 edinstvennaya   (25.04.2013 23:31)
Бик яхшы! smile

Исеме *:
Emailы:
Код *: