Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

МӘҢГЕ ОНЫТМЫЙМ
22.04.2013, 06:20
     Менә мин тагын әнием бүлмәсендә...
     Әнием мәктәптә татар теле укытучысы булып эшли. Аның бүлмәсенең тәрәзәләре кояш ягына карап тора. Монда шундый якты, җылы , рәхәт. Апрель ае булганга, әнием тәрәзәләрнең зурысын ачып куйган. Ә беләсезме тәрәзәнең теге ягында нәрсә бар? Сер түгел, әйтәм. Аны бөтен мәктәп укучысы белә. Тәнәфес саен карарга йөгереп керәләр, башта әнием ачулана торган иде, хәзер инде берни дә әйтми: "Әйдә сокланыгыз, сабыйлар! Тик белегез, табигатьтә бер җан иясен дә рәнҗетергә ярамый. Куркыта күрмәгез!”- ди. Ә без аның колакларына, күзләренә, кечкенә генә тәпиләренә сокланып туя алмыйбыз.
     Тәрәзәнең теге ягында ( мәктәп каршысында) 14 чыршы агачы үсә. Алар шундый зурлар. Бик озак үскәннәре күренеп тора. Әнием әйтә : "Мин бу мәктәпкә килгәндә үк шулай зур иде инде алар ",- ди.Менә шул чыршыларның куе яшел ботаклары мәктәпне көз көне салкын җилләрдән, ә кышын басу ягыннан килгән кар – бураннардан ышыклап тора, ә язга чыгуга бүлмәдә җиләс. Эссе кояш нурларын да санап кына үткәрәләр чыршы ботаклары. Ә ботакларның берсендә, нәкъ бер үк урында көзен дә, кышын да, язын да бер ябалак утыра. Табигать аны шундый матур итеп яраткан, аның каурыйларында нинди генә төсләр юк. Үзе артык зур да түгел. Үсеп килүче ябалак баласыдыр, мөгаен. Без аңа эндәшкәч, ул куркыптыр инде, башларын боргаларга тотына, ләкин кузгалырга уйламый да. Әнием аның күзләре көндез тонык күрә, тавышыгызны гына ишетә ул дигәч, без аны борчымадык, тыныч кына карый бирдек. Шулай уку елы үтеп, яз да килеп җитте.
     Беркөнне мәктәпкә шакмаклы сумка тоткан бер абый белән ике апа килеп керделәр. Үз-үзләрен тотышлары, сөйләшүләре безгә бер дә ошамады аларның. Класс җитәкчебез : " "Санпин абыйлар” килгән , коридорга чыкмый торыгыз”,- дисә дә , безнең ул "Санпин абыйны” күрәсебез бик килде. Ләкин класс җитәкчесенең сүзен без тыңларга тиеш. 
     Әниемнең никтер кәефе юк, елаган да кебек. Без әкрен генә өйгә кайтабыз. Әнием бер генә сүз дә әйтми.”Әнием, "Санпин абыйлар ачуландымы әллә?”.- дим. Юк икән, ул аларны күрмәгән дә...
     Әниемнең ник елаганын икенче көнне белдем. Ул көнне мәктәпнең бөтен укытучысы да боек, борчулы иде. Чөнки бер төркем ир – ат мәктәп каршындагы чыршыларны берәм – берәм аударып, ботакларын чистартып яталар. Мин йөгереп әнием бүлмәсенә кердем... Ябалак! Ә ябалак кайда йоклар?! Тәрәзәдән бөтен көчемә : ”Бу агачны кисмәгез, анда ябалак яши!” - дип кычкырдым. Тавышым пычкы төтеннәренә эленеп өскә китте. Мине ишетүче булмады.
     Агачлар киселеп бетте. Чистартып, себереп тә куйдылар. Бүлмәдә күңелсез, эссе, бөркү. Хәзер әнием бүлмәсенә малайлар да керми...
     Көн дә әнием белән ябалак турында сөйләшәбез. Ул ерак китмәскә тиеш бит инде. Кайда икән? Йокларга урын таптымы икән? Яшенле яңгырлар башланса, кайда ышыкланыр икән?
     Без ялгышмадык. Ябалак та үзенең торган урынын алыштырмый икән. Ышыкланыр урын эзләп йөргән-йөргән дә мәктәп каршысында асфальтка ятып җан биргән, бичаракаем. Без моны унлап көн үткәч, әнием белән мәктәптән кайтканда күреп алдык. Ябалакны кемдер рәнҗеткән, аның каурыйлары тузгыган, каурый очларында кан тамчылары эленеп калган. Әнием ябалакның гәүдәсен ак кульяулыкка төреп салды, ә мин урам себерүченең көрәген алып, стадион артындагы агачлар ягына сүзсез генә атладык...
     Ә иң яман хәбәрне икенче көнне мәктәптә ишеттек. Миннән бер генә ел алда укучы абыйлы – энеле ике малай ябалакны асфальтта таяклар белән төрткәчләр йөрткәннәр. Моны урам себерүчесе күреп алган. Кисәтү ясагач киткәннәр, ләкин кечкенә ябалакка күпме кирәк, яраларының авыртуына түзә алмаган.
     Бу вакыйгага инде дүрт ел вакыт үтте, әнием ул бүлмәдә укыта алмады, күңелем катты дип бүлмәсен алыштырды. Ә мин дүрт ел инде "Санпин абыйны" күралмыйм. Белмим бу тагын күпме дәвам итәр?..
 
Салават МӨБИНОВ, Теләче районы, Олы Нырсы урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1012 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: