Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

МӘКТӘП ЧИШМӘСЕ
13.04.2013, 23:32
    Һәр җәйне көтеп алам мин. Шуңа да каникулларның беренче көннәреннән үк авылга – дәү әниемә, дәү әтиемә кунакка кайтып китәм. Атна саен авылга кайтып йөрсәк тә, һәр ел фасылында авыл үзенчә матур булса да, җәен аның матурлыгын әйтеп бетерә торган түгел!
    Җәй көне авыл үзенә бик күп кунакларны кабул итә. Авылның читтә яшәүче бик күп уллары, кызлары кунакка кайталар. Алар арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә, бала – чагалар да күп. Аларның барысын да бер урынга җыючы бер чишмә бар. Ул Мәктәп чишмәсе дип атала. Чишмә мәктәп урнашкан тау итәгеннән бәреп чыккан. Исеме дә шуннан алынган. Берничә ел элек авыл кешеләре аны чистартып, тирә - юнен кечкенә койма белән тотып алганнар. Тирәнәйтеп, кое ясап, аңа бетон әйләнә төшергәннәр.Янына, утырып ял итәргә, утыргыч ясап куйганнар. Янәшәдә дистәләп кеше сыйдырылышлы ял итү урыны да бар.
    Чишмә тирәсендә кеше бер дә бетеп тормый: җиләктән, печәннән кайтучыларны ул тәмле суы белән сыйлый, көндез монда өлкәннәр аралашып, үзләренең яшьлекләрен искә төшерәләр, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган сыйныфташлар очраша, кичен яшьләр җыела...  
Бөтенесенең дә серен үзенә сыйдыра чишмә.
     Шунысы күңелле, аның янына кайчан барсаң да, тирәсе һәрчак    җыештырылган була. Үзләре артыннан һәрчак җыештырып калдыралар авылдашлар.Чөнки беләләр: алардан соң монда башкалар киләчәк. Ә авылда хәбәр тиз тарала: узган көнне монда кемнәр булган? Үзләреннән соң чишмә тирәсен тәртипкә салганнармы? Безгә, балаларга да, өлкәннәр һәрвакыт искәртеп торалар: үзегездән соң тирә - юньне чистартып калдырыгыз, диләр. Моның өчен күп тә кирәкми – чишмә янына махсус чүп савытлары куелган.
     Авыл эчендәге кибә баручы күлне дә чистарттырып, тирәнәйтте авыл җирлеге. Рәхәтләнде җәен казлар күлдә! Ә кышын без тимераякта шудык.
    Табигать һәм үзләре тудырган матурлыкны саклый беләләр авылдашларым.  Үзләренең эш – гамәлләре белән яшь буынны табигать биргән байлыкларны сакларга өйрәтәләр. Табигатьнең уртак йортыбыз икәнен без кечкенәдән аңлап үсәбез. Сакласак, якласак кына табигать тә безне үзенең матурлыгы белән сөендерер, сокландырыр. Һәрвакыт, Мәктәп чишмәсе кебек, үзенә тартып торыр.
 
Адилә ГАРИПОВА, Әлки районы Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 880 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: