Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

МИН ДӘ ТАБИГАТЬ БАЛАСЫ
07.04.2013, 16:40
      Кешенең тормышын, яшәешен табигатьтән башка күз алдына да китереп булмый. Без әйләнә-тирәлегебез белән шулкадәр бәйләнештә, гүя һәр сулышыбыз, йөрәк тибешебез табигать аша гына башкарыла.
      Мин шул гүзәл табигатьнең бер баласы, авыл кызы. Бик бай, матур табигатьле авылда дөньяга килүем, әти-әнием, туганнарым, дусларым булу белән мин бик тә бәхетле. Табигатькә тартылу, аны ярату миңа әби-бабаларым, әти-әнием аша күчкәндер.
      Минем туган авылым Адай бик тә матур урынга урнашкан. Суларын эчеп туймас чишмәләребез, коеларыбыз күп. Ерак чакырымнарга сузылган урман-кырларыбыз безне туендыра, сафлыгы, гүзәллеге дәрт бирә, көч өсти, күңелләргә матурлык иңдерә, иҗат канатлары куя.
      Авылымның тирә-ягын урманнар әйләндереп алган. Урманнар... Алар - могҗизалы, сихри, язып та, сөйләп тә, күреп тә, аңлап һәм аңлатып та бетерә алмаслык серле дөнья. Ул сер гасырлар буе сакланган, иксез-чиксез тоелган агачлар патшалыгына яшеренгән.
      Менә бакчабыз артына терәлеп үскән урман. Кышкы көн тиз арада гына кичкә авышкан. Эңгер-меңгер мәлдә көпшәк кар өстеннән озын зәңгәрсу күләгәләр йөгерешә башлый. Ап-ак келәм җәелгән урман ачыклыгында куян, төлке эзләре шәйләнә. Саескан да сикергәләп үткән, бу тәгаен аның эзләре. Төньяктан искән салкын җилдә наратлар шавы шомлы ишетелә. Кышын да йокламый ул урман, анда сихри аклыкка төренгән кышкы тормыш. Урман сабыр гына язны көтә.
      Ә яз, яз инде... Язгы кояш нурлары барлык тереклекне йокысыннан иркәләп, назлап уята. Агач бөреләре шаян кояшка күзләрен кысып карыйлар да, нәни яфракларын якты дөньяга чыгаралар. Кар сулары шифасын сеңдергән яшел үләннәр дә кояш күрүгә ныгып, матурланып китәләр. Урман тулысы белән яшел биләмәгә әйләнә.
      Төрле төстәге күбәләкләр болындагы, тау битендәге беренче чәчәкләрне бер-берсе белән бүлешә алмагандай, шаяралар, уйныйлар. Алар тугайларның тулысы белән шау чәчәккә күмелүен зарыгып көтәләр.  
      Әкренләп яшел биләмәгә шәфкатьле, җылы җәй хуҗа була. Урман тагы да җанлана, кошлар сайравына, бөҗәкләр гөжелдәвенә күмелә. Әнә, тал төбендә кечкенә бер кош оясын саклап, әрле-бирле очына. Ояда нәни кошчыклары сары авызларын зур ачып, тәмле сый көтәләр. Эш мәшәкате күп булуга карамастан, кошчык шатланып сайрый.
      Урман эчендәге уйсулыкта кечкенә генә камышлы күл бар. Күлнең төп хуҗасы - көрән башлы бер пар кыр үрдәге. Бәбкәләрен ияртеп, тезелешеп күлдә йөзгәндә аларны карап тору күңелгә рәхәтлек бирә, бу күл табигатьнең сихри матур бер урынына әйләнә.
     Менә монысы - чәчәкле алан. Алан читенә яфракларын лепердәтеп үзара серләшүче усак агачлары тезелгән.
     - Әһә, менә монда икән бит кызарып пешкән, сусыл җир җиләкләренең оясы! Әтием куян күчтәнәче дип алып кайткан эре тәлгәшле җир җиләге биредә үсә икән. Миңа тәмле җиләк, пешкән шомырт тәлгәшләре җибәреп торучы куянкай гына күренми.
     Матурлыктан, төрлелектән башларым әйләнеп китә. Мин үзем дә сизмәстән табигать белән сөйләшә башлыйм:
     - "Әй, гүзәл табигатьнең серле урманы! Синең гаҗәеп күренешләреңне бер мизгелдә генә күреп туеп та, тасвирлап та булмый. Син тылсым көченә ия, кешене үзеңнең дөньяңа алып керәсең, үзең белән яшәтәсең. Син иркә сабый кебек назлы, саксыз кагылсаң, мизгел эчендә матурлыгыңны җуярга, ватылырга да мөмкинсең. Син безгә гүзәллекне тудырганга, без дә сиңа матур гамәлләр белән җавап бирергә тиеш. Син гел көчле генә була алмаска, кешеләр саклавына һәм яклавына мохтаҗ булырга мөмкин бит. Усаллардан, явызлардан саклаучыларың булса, син матурлыгыңны җуймассың, бай һәм юмарт, ягымлы булырсың”.
     Табигатьтән башка тормыш була алмаганга күрә, яшьтәшләремә, өлкәннәргә мөрәҗәгать итәсем килә:
      "Табигать - уртак йортыбыз. Аны иң газиз кешеләребезне яраткандай яратыйк, рәнҗетмик. Урман-кырларыбызны ут хәвефләреннән саклыйк, агачлар утыртыйк, тере табигатькә мәрхәмәтле булыйк, чишмәләрне, күлләрне пычранудан саклыйк. Ваемсыз булмыйк, табигать ваемсызларны кичерми, кешеләрдән күргән начарлыкны да кычкырып әйтә алмый. Без - табигать балалары, табигатьнең тугры дуслары булып калыйк!”
 
    Алия МӘГЪДӘНУРОВА, Актаныш районы Адай төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1415 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: