Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

МИН - ТАБИГАТЬ БАЛАСЫ
06.04.2013, 03:27
      Мин – замана баласы. Тирә-ягымны бик мавыктыргыч дөнья чолгап алган. Телевидение, компьютер, виртуаль дөнья, төрле клублар, чыбыксыз элемтә һәм аның мөмкинлекләре – болар барысы да мине һәм минем яшьтәшләремне кызыктыра, үзе артыннан ияртә торган дөнья. Мин башкалар кебек, кешелек тәгәрмәченә эләгеп, алга чабам, ашыгам, нәрсәгәдер ирешергә омтылам. Әллә шулай тоела гынамы, әллә бер урында таптанаммы?...
      Әйе, кешелек борынгы кешенең төшенә дә кереп карамаган нәрсәләргә иреште. Кеше космоска да очты, чирәм җирләрне дә үзләштерде, җир куеныныннан нефтьне дә күпләп суырды, үзеннән күпкә көчле тау, дала, суларны да үзенө буйсындырды. Әмма гап-гади кешелек кыйммәтләреннән читләште. Алдынгы сәнәгать, индустрия, техник казанышлар кешене тамырыннан, табигатьтән ераклаштырды, хәтта аерды да.
      Табигатьнең көче әйтеп бетергесез. Медицина ярдәменнән өметен өзгән авырулар яңадан килеп табигатькә егыла, аңа сыена. Чишмә суыннан, аяк астында тапталып яткан үләннәрдән, табигый балчыктан, агачларны кочакка алудан дәва ала халык. Рухи потенциалы үлмәгән, эчке дөньясы черемәгән бар кешегә булыша табигать.
      Табигатьтән ерагаю кешелеккә экономик, экологик, сәламәтлек ягыннан гына янамый. Табигатьтән ерагаю кешене рухи яктан ятим итә, күңел дөньясын саектыра, игелек-шәфкатьлелек кылудан биздерә. Сынган каен агачының күз яшен күрә алмаган, производство калдыкларыннан пычранган сулыкларның авыр сулышын сизә алмаган, төрле газлар белән томаланган һаваның тонык күз карашын тоя алмаган, туган җирләреннән биздерелгән кошларның елау авазларын ишетә алмаган кеше – табигыйлеген югалткан кеше. Яшь күңелем белән моны аңлыйм. Нәрсәнедер үзгәртә алмаганым өчен өзгәләнәм, үз-үземне битәрлим.
       Урамда кар ява. Кар бөртекләрен берәм-берәм күзәтәсе, карның исен тоясы, салкынында җылынасы, матурлыгына карап ләззәтләнәсе килә. Һәрчак шулай. Йолдызлы күккә карасаң, карап туеп булмый. Җәен җиләкләрне авыз итүдән туеп булмый. Көз тудырган төсләрдән карашны алып булмый. Кояш чыгышы һәм кояш батышы күренешеннән гаҗәпләнеп туеп булмый.
      Мин – замана баласы. Мин - табигать баласы. Югары инстанция вәкилләренә, кануннар артына яшерелгән түрәләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Җир шарын бөтен килеш киләчәк буынга тапшыру өчен уйланырлык проблемалар җитәрлек. Производство калдыкларын табигатькә чыгырган, аларны чистартуга акча кызганган җитәкчеләрнең киләчәккә планнары юкмы икән соң? Үзем яшәгән төбәкнең Чулман буйлары, Боровецк урманнары тыюлык тәртипләренә мохтаҗ. Сак караш, чисталык - һәр кешенең кулыннан килердәй гамәл. Экологик тәрбия үрнәк күрсәтеп кенә тормышка ашырыла ала. Өлкәннәрнең табигатькә бүгенге мөнәсәбәтен күреп үскән яшь буын үзендә табигатькә дөрес караш формалаштыра алмый. Димәк, мондый тәрбиянең беренче баскычы – гаилә.
      Кешенең киләчәге табигать киләчәге белән бәйле. Табигать белән ярышырга ярамый, аңа ярашып кына була. "Дөньяны матурлык коткарыр”, дигән һәрберебезгә мәгълүм сүзләрне искә төшереп, гел яхшыга өметләнәсе килә.
 
       Алинә ХӨСНЕТДИНОВА, Яр Чаллы шәһәре, 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 2600 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: