Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (әкият)

Сәхифәдә язмалар саны: 10
Күрсәтелгән язмалар: 1-10
Битләр:

Билгеле бер тәртипкә салырга: Вакыты · Исем буенча · Рейтинг буенча · Фикер калдырулар буенча · Йөкләүләр буенча · Карап алулар ягыннан
Борын-борын заманда кара урман уртасында түп-түгәрәк алан булган. Монда бер генә адәм затының да аяк басканы булмаган, шуңа күрә һәр җирдә тынычлык хөкем сөргән. Һәр туган көн саен Кояшбикә алсу күлмәген киеп, Нурлы аланга килә дә тереклек ияләренең кәефләрен күтәрә икән. Тернәкләнеп килә торган үсемлекләрнең хәлләрен сораша, аларны җылы нурлары белән иркәләп үтә ди. Кош-кортларга ерактан нурлы сәламен юллый, мохтаҗларга ярдәм итә икән.
"Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Карап алулар: 1308 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 08.05.2013 | Фикерләр (0)

Бервакыт агачтан Яфрак өзелеп төшкән, очкан-очкан да, Керпе өстенә утырган. Алар карашканнар, иснәшкәннәр һәм танышканнар. Керпе Яфракка бер хәл турында сөйләгән.
"Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Карап алулар: 1159 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

Борын-борын заманда ук табигатьнең гаҗәеп матур почмаклары кешеләрне үзенә тартып торган. Урман-кырлар, су буйлары биек-биек үләннәргә, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән. Шаян күбәләкләр дә, эшчән бал кортлары да, тиктормас чикерткәләр дә хәзерге кебек кечкенә түгел, ә әрекмән яфрагы кадәр булганнар.
"Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Карап алулар: 1593 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 23.04.2013 | Фикерләр (1)

Мин бик хыялый бала. Җәй көне урманда йөрергә яратам. Шулай бер көнне урманга җиләк җыярга килдек. Җиләк җыйганда, кызлардан артка калганмын. Агач башыннан кемдер миңа карап тора кебек тоелды. Күтәрелеп карасам, елтыр күзле җирән тиенкәй икән. Мин аның матурлыгына сокланып, күзем дә алмыйча карап торам. Безнең күзләр очраштылар. Аның күзләреннән мондый сүзләр әйтелә иде кебек:
"Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Карап алулар: 1309 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 23.04.2013 | Фикерләр (12)

Кая, ни сәбәптән чапкандыр болан, ләкин аның эзләреннән чишмә суы атылып-бәреп килеп чыкты да, уралып-ургылып, үлән-үсентеләрне аста калдырып, уйсулыкны тутыра башлады. Үзен дөньяга хасил иткән, чабып ераклашкан боланны да, якты зәңгәр күкне дә күреп өлгерде ул. Күрде, чөнки күл шундый тонык, саф сулы иде.
"Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Карап алулар: 965 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 21.04.2013 | Фикерләр (0)

Борын борын заманда түгел, безнең көннәрдә, яшәгән ди бер Шайтан таягы. Ул гел ялгыз булган. Сабый чагыннан ук ул бернәрсәне дә яратмаган, гел ачуланышкан, үзен башкалардан өстен куйган. Шуңа күрә аны беркем дә яратмаган. Бүтән үсемлекләр аны үз яннарына китермәгән, аның белән сөйләшмәгәннәр. Хәтта кешеләр дә аны бакчаларыннан йолкып ташлаганнар. Шайтан таягы моның сәбәбен үзенен чәнечкеле булуында күргән. Тик ул бик нык ялгышкан. Аны кыяфәте өчен түгел, ә башкаларга карата начар мөнәсәбәте өчен яратмаганнар.
"Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Карап алулар: 1041 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 17.04.2013 | Фикерләр (0)

Борын-борын заманнарда да, хәзерге заманда да, киләчәк заманнарда да яшәгән ди, яши ди, яшәячәк ди бер могъҗизалы Зат. Аның бик күп булышчылары булган. Ул үзе төрле-төрле төсләргә кергән. Кыш җиттеме ул ап-ак төскә кергән. Яз килү белән ак төсен югалтып, зәңгәр-су төскә үзгәргән. Ә инде яз ахырында яшел төскә кергән.Җәй көне ямь-яшел төстә булган, ә көз алтынсу-сары төскә әверелгән.Гомер шулай ага торган...
"Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Карап алулар: 765 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 15.04.2013 | Фикерләр (0)

Җәйге көн. Кояш иртәдән бирле кыздыра. Үләннәр, агачлар, куаклар барысы арган, әлсерәгән. Кошларның матур тавышлары да куандырмый. Үлән арасында сайраган чикерткәләрдә дә кешеләрнең эше юк. Күзләр күккә текәлгән. Һәркем яңгыр көтә. Бу ялваруны зәңгәр күк йөзе ишетеп ала. Үзгәрә, кояшны ачуланып ала. Тегесе тыңламаганга тузына да, аны бөтенләй каплап куярга кушып, болытларга дәшә. Болытлар озак көттерми. Төянеп килеп тә җитәләр. Килеп тә җитәләр, үләннәрне, агачларны, куакларны юындырырга керешәләр.
"Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Карап алулар: 1778 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 06.04.2013 | Фикерләр (0)

Борын-борын заманда бер урманда төрле-төрле җәнлекләр яшәгән. Алар үзләренең урманнарын бик чиста һәм пөхтә тотканнар. Ул урманда нинди генә агачлар, үләннәр, куаклар, җиләк-җимешләр үсмәгән, ди.
"Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Карап алулар: 915 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 06.04.2013 | Фикерләр (0)

     Бурсыклар үз илләрендә мәш килеп яшиләр, эшлиләр: агачлар кисәләр, йортлар салалар. Берсеннән-берсе матур мәһабәт йортлар пәйда була, киң юллар урман аша үтә, елгаларда зур-зур күперләр салына. Әйе, матур шәһәр калка.
     Ләкин карт бурсыкның җаны тыныч түгел, күңеле шомлана. Кичләрен сирәгәйгән урман буйлап тынчыган елгага төшә һәм таңны шунда утырып каршылый. Йөрәк әрни, җылый. Табигать-ана аның белән бергә авыр сулый, гөрселди, уфтана. Ул моның барысын да сизә, күрә. Табигатькә күпме зыян килә. Нигә яшьләр моны күрми дә, нигә сизми дә икән дип, көн дә йөрәге елый.
     Әй, җиткерсеннәр, төзесеннәр. Тик нигә шулкадәр табигатьне рәнҗетергә? Күпме агач кисәләр, кайберләрен яраксыз дип, елгага агызалар. Ә алар әнә инде елга өстен каплап килә. Елгага инде сулар һава җитми, балыклар чарасызлыктан ярга сикереп чыгып җан бирәләр. Урманнар сирәгәя. Юллар төзибез дип, кисеп бетерәләр. Ә кече дусларга кайда яшәргә, кая качарга? Һаваны төтен исе, газ исе басты. Безнең ише картларга сулавы бигрәк читен.
"Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Карап алулар: 950 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 23.03.2013 | Фикерләр (1)