Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (әкият)

БУРСЫКЛАР ИЛЕНДӘ
23.03.2013, 16:41
       Бурсыклар үз илләрендә мәш килеп яшиләр, эшлиләр: агачлар кисәләр, йортлар салалар. Берсеннән-берсе матур мәһабәт йортлар пәйда була, киң юллар урман аша үтә, елгаларда зур-зур күперләр салына. Әйе, матур шәһәр калка.
       Ләкин карт бурсыкның җаны тыныч түгел, күңеле шомлана. Кичләрен сирәгәйгән урман буйлап тынчыган елгага төшә һәм таңны шунда утырып каршылый. Йөрәк әрни, җылый. Табигать-ана аның белән бергә авыр сулый, гөрселди, уфтана. Ул моның барысын да сизә, күрә. Табигатькә күпме зыян килә. Нигә яшьләр моны күрми дә, нигә сизми дә икән дип, көн дә йөрәге елый.
       Әй, җиткерсеннәр, төзесеннәр. Тик нигә шулкадәр табигатьне рәнҗетергә? Күпме агач кисәләр, кайберләрен яраксыз дип, елгага агызалар. Ә алар әнә инде елга өстен каплап килә. Елгага инде сулар һава җитми, балыклар чарасызлыктан ярга сикереп чыгып җан бирәләр. Урманнар сирәгәя. Юллар төзибез дип, кисеп бетерәләр. Ә кече дусларга кайда яшәргә, кая качарга? Һаваны төтен исе, газ исе басты. Безнең ише картларга сулавы бигрәк читен.
       Ә табигать елый. Күзләреннән яшьләр акмый, алар инде кибеп баралар. Чишмәләрнең челтерәү тавышлары бик сирәк ишетелә.
       Менә таң ата. Ә кошлар җыры кайда соң? Төтен, сөрем, гөрелте аларны кай якларга дөмектерде? Карт бурсыкның шундый уйлар бергә йөрәге елый, күңеле сыкрый.
      Тагын көн башлана, тагын илдә төзелеш, гөрелте, кисү, тарттыру һ.б. Ә бит бар иде шундый тыныч заманнар: калын хуш исле урман: «Әйдә, яшьти, кер, тор, яшә, сарыф итмә, рәхәтен күр!» - дип, үз кочагына алган чаклар… Шушы саф сулы, балыклар чумып уйнаган елгада ул үз сөйгәнен тапты, гайлә корды, балаларын үстерде, илгә чыгарып җибәрде. Их, үзгәртергә иде әле яшьләрне, аңлатырга иде…
      Тәгәрәп, уйнап юлдан бабасын каршыларга онык бурсык килде. Ул көн саен аны шулай каршылый иде. Бүген бабасының күзләрендә яшьләр күреп, аның да елыйсы килде. «Бабай, нигә елыйсың, бер-бер җирең авыртамы, сиңа миннән нинди ярдәм кирәк?» - дип күзләренә карап ялварды.
      -Улым, күрәсеңме бу табигатьне. Ул - безнең йортыбыз, анабыз. Ә син кара, аның чәчләре агарып сирәгәйгән, күз яшьләре кибеп бара. Ә төтен, сөрем исеннән үпкәләре кабарган. Аңа суларга бик авыр.
      - Бабай, син нәрсә турында сөйлисең? – дип, кабат сорады бала бурсык.
      - Улым, кара, урманнар бетеп бара, чишмәләр челтерәве көннән-көн сирәгәя, ә кошлар тавышын бөтенләй ишетмибез.
      - Әйе,- диде бала бурсык. Нишләргә соң, бабакай?
      -Улым, табигать биргән байлыкларны сарыф итмәскә, ә кадерләп саклап яши белергә кирәк. Кискәнсең икән, бер агачны, утырт икене; чишмәләрне яңартырга, елгаларны тазартырга, урманга кошларны кайтарырга кирәк, улым.
      Әйе, ди бала бурсык. Мин әтигә әйтермен, әти башка дусларына. Без барыбыз да бердәм булып табигатькә ярдәм кулы сузарбыз.
      - Ай, рәхмәт, улым, мин тиккә яшәмәгәнмен икән. Болай булгач, табигатьнең киләчәге бар.
      ...Вакытлар узды, туфраклар тузды. Бурсыклар илендә урман гөрләп, чишмәләр челтерәп, кошлар сайрап, елгаларда балыклар уйнап торды. «Табигать – туган йортыбыз, аны һәрчак саклап, кадерләп тотарга кирәк», -дип, инде бабай булган бала бурсык үз оныгына тәрбия, акыл-киңәшләрен бирә иде.
      
       Риназ ГАЛЕЕВ, Алабуга районы, Олы Шүрнәк гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 961 | Загрузок: 0 | Фикерләр: 1 | Рейтинг: 5.0/2
Барлык фикерләр: 1
1 Лилия   (30.03.2013 19:27)
Укучы бала табигать белән берлектә яши икән, димәк аның киләчәге дә якты һәм матур булачак.

Исеме *:
Emailы:
Код *: