Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (әкият)

ЧЫН ДУСЛАР
02.05.2013, 17:32
       Бервакыт агачтан Яфрак өзелеп төшкән, очкан-очкан да, Керпе өстенә утырган. Алар карашканнар, иснәшкәннәр һәм танышканнар. Керпе Яфракка бер хәл турында сөйләгән. Беркөнне аланда кешеләр ял иткәннәр икән. Һәм үзләренең артларыннан чүпне җыеп алмаганнар. Алан бик пычрак булып калган. Керпе Яфрактан ярдәм сораган. Яфрак бик тиз генә риза булган, чөнки табигатьне бик яраткан икән. Аңа һәрвакыт файда гына китерә торган булган. Болар аланга киткән, ди. Анда алар дуслары Сукыр тычканны очратканнар. Бергәләшеп чүп өчен чокыр казыганнар. Керпе чүпне энәләренә кадап, чокыр янына китергән, ә Яфрак инде энәләрдән чүпне алып, чокырга ташлаган. Сукыр тычканның канатлары киң булганлыктан, чокырны ул күмгән. Үз эшләренә канәгать булып, алар бик шатланганнар. Менә шулай дуслар урманга зур файда китергәннәр. Шул вакыттан бирле Яфрак агачлар ботагына утырып, Керпе җиргә коелып төшкән яфраклар астына качып, ә Сукыр тычкан инде төнлә сакка чыгып, табигатьнең чиста булуын күзәтеп торалар, ди.
 
Анастасия МЯКИНА, Түбән Кама шәһәре, «Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 22 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе», 7 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1141 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: