Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (әкият)

КҮЛ ХАКЫНДА БАЛЛАДА
21.04.2013, 16:51
     Кая, ни сәбәптән чапкандыр болан, ләкин аның эзләреннән чишмә суы атылып-бәреп килеп чыкты да, уралып-ургылып, үлән-үсентеләрне аста калдырып, уйсулыкны тутыра башлады. Үзен дөньяга хасил иткән, чабып ераклашкан боланны да, якты зәңгәр күкне дә күреп өлгерде ул. Күрде, чөнки күл шундый тонык, саф сулы иде. Күлгә дөнья үзе дә саф, матур, иксез-чиксез кебек тоелды. Ярларында үскән агачлардан төшеп, кошлар аның тәмле суын эчтеләр, юындылар, күл буйларын ямьләндереп, бетмәс җырларын суздылар. Күл аларның җырыннан тын гына моңланды, я шаулап дулкынланды. Бу хакта авыл халкы ”күл шаулый, яңгыр булырдыр”, дияр иде. Әйе, күл алдашмый иде. Балыкчыларны балык белән сыйлады. Кызларны суында коендырып, тагы да чибәрләде, ир-егетләргә шифалы суын эчереп, кыюлык, көч өстәде. Бозы өстендә шуган малайларны елгырлыкта тәрбияләде. Киленнәр биредә керләрен чайкады. Кышларын ир-атлар бәкедән атларына су эчерделәр. Күл яшь кәләшләрнең су юлы башы булып, аларның серләрен бүлеште. Каз каурыйлы күл сукмакларыннан кеше өзелмәде. Очар кошларны туплап, аларны җылы якларга озатучы да шушы күл иде.
     Халык күлне үзенә хезмәт иткән өчен яратты, үз итте. Күл аларның тамыры, яшәү чыганагы иде.
     Авыл фермерына да ошый иде күл. Әмма ул шушы табигый байлык­ны үзенчә файдаланды. Шәхси хуҗалык сөтләрен суыту урыны итте ул аны, нәтиҗәдә күп еллар буе сөтне дәүләткә югары сорт белән тапшырды. Күл зур та­быш китерде. Малларына көтүлек тә, эчәр суы да булды. Хыяллары исә тагы да зурдан­­­ - куәтле бульдозерлар белән җир­не эттереп, аерым тукта­лыш ясап, сыерлар эчәргә, машина-тракторлар юарга тагы да уңайлырак урын эшләп, күлне күпкә әhәми­ятлерәк итү иде...
     Күл чүпләрне күп еллар дәвамында әкренләп төбенә җәеп-таратып, яшерә барды. Сөренте ба­сулардан агып төшкән туф­рак, ашлама, тирес чишмә чыганагын торган саен ныграк каплады. Нәтиҗәдә күл саекканнан саекты. Аның шифалы суы кимегәннән кимеде.
     ...Көннәрнең берендә исә боланнар күл урынындагы кояшта янып, яргаланып, кисәкләнеп беткән кара җир өстеннән тузан тузды­рып чабып уздылар. Күл боланнарны күрмәде...
 
Динар ФӘРХЕТДИНОВ, Бөгелмә шәһәре, 16 урта мәктәпнең, 8 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 956 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: