Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (әкият)

ХИКМӘТЛЕ ОЧРАШУ
23.04.2013, 17:15
        Мин бик хыялый бала. Җәй көне урманда йөрергә яратам. Шулай бер көнне урманга җиләк җыярга килдек. Җиләк җыйганда, кызлардан артка калганмын. Агач башыннан кемдер миңа карап тора кебек тоелды. Күтәрелеп карасам, елтыр күзле җирән тиенкәй икән. Мин аның матурлыгына сокланып, күзем дә алмыйча карап торам. Безнең күзләр очраштылар. Аның күзләреннән мондый сүзләр әйтелә иде кебек:
        - Син матур, акыллы кыз, бу тирәдән җиләкне җыеп бетермә. Минем дә, керпенең дә, кошларның да җиләк яратканнарын белмисеңдер шул. Ә бит без дә җиләкне бик яратабыз. Син, акыллы кыз, дусларыңа шуны да җиткер: җиләкне тамыры белән йолкып җыймасыннар. Югыйсә, безгә дә, сезгә дә татлы җиләкләр булмаячак. Тагын бер үтенечем бар: бу урман - безнең яшәү йортыбыз. Адәм балалары шушы гүзәллекне сакласыннар, җир йөзенең киләчәге турында уйлансыннар иде. Табигать яшәү чыганагы икәнлеген оныта барасыз бит. Борынгы әби-бабаларыгыз яшәгән чорларга гына күз салыгыз. Табигать-Җир ана аларны ачлыктан да, корылыктан да, суыктан да саклап калган. Черек бәрәңге, алабута, кычыткан ашап үскәннәр; ә кышын зәмһәрир суыкларда кипкән тизәк белән кыш чыкканнар, тик табигатькә зыян салмаганнар. Суык дип, артык агач та кисмәгәннәр, тамак ач дип, каен суы да агызмаганнар. Ә бүгенге яшь буын? Табигать турында уйламыйсыз да. Ә бит туган йортыбыз- табигать сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Ул яралы, сагышлы. Менә бу аланда элек шундый матур түгәрәк күл булган. Ә хәзер, күрәсеңме аны, акыллы кыз? Юк шул, кипкән-корыган ул. Нигә шулкадәр битараф, рәхимсез, шәфкатьсез икән адәм баласы ? Син, акыллы кыз, зинһар минем сүземә колак сал, дусларыңа, кешеләргә сөйлә бу хакта: чүпләмәсеннәр яшел йортыбызны, учаклар ягып, безне куркытмасыннар, ”-диде.
       Тиенкәйне тыңлаганда, минем күз алдымнан бер-бер артлы шыр ялангач урамнар, кап-кара басулар, төбе-тамыры кара көеп беткән агачлар, машиналар гүләве, кислород алу өчен чиратка баскан кешеләр үтте. Ирексездән күзләрем яшьләнде, миңа бик оят иде. Шулай да : "Борчылма, Җирәнкәй, дусларыма да, һәммә кешегә дә табигатьнең яшәү чыганагы икәнен җиткерермен, аны сакларга тырышырбыз,-дидем. Минем шулай әйтүем булды, тиен рәхмәт әйткән кебек, елмаеп, өенә кереп китте. Ә мин дусларым янына киттем һәм аларга тиен белән очрашуым хакында сөйләдем. Дусларым да уйга калды. Чыннан да, 20-30 елдан сулар өчен һаваны сатып ала башласак, чирәм-үлән кара көеп бетсә, кошлар сайравын машиналар тавышы алыштырса нишләрбез? Юк, юк! Уйлавы да куркыныч хәтта. Минем әле шау чәчәкле урман-кырларда йөрисем, бәбкә үләннәрдә тәгәрисем, сандугач сайрауларын тыңлыйсым, татлы саф чишмә суларын эчәсем, шифалы һавасын сулыйсым килә! 
        Ул агач янына җәй көне гел киләм, тик тиенне очратканым юк. Әмма сөйләгән сүзләре - күңелемдә. Тиенкәй, сүз бирәм: табигатьне сәламәтләндерү өчен, бар көчебезне куярбыз. Киләчәктә дә яшел йортыбыз - табигать чишмәләребез челтерәп аккан тавышка, иген-кырлардагы башаклар шаулавына, тургай сайравына күмелеп яшәр! Ышан безгә!
 
Энҗе ХАЛИКОВА, Саба районы Шәмәрдән лицееның 5 нче сыйныфы укучысы 
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1324 | Загрузок: 0 | Фикерләр: 12 | Рейтинг: 4.7/25
Барлык фикерләр: 12 1 2 »
12 Таня   (19.05.2013 00:08)
Молодец!!!!!

11 ЭЛЬВИНА   (29.04.2013 17:03)
молодецка эндже!!!!!!!! син безнен класстан ин талантлы укучы!!!!!!!!!!!!! узенен шигырьлэренне язып курсэт!!!!!!!!!!!!!!1

10 Лейсан   (29.04.2013 12:30)
Умница!Продолжай в том же духе

9 Римма   (29.04.2013 12:03)
Молодец

8 РИФКАТ   (29.04.2013 10:16)
Энже молодец!

7 Тимур   (29.04.2013 09:47)
Бик матур инша!!!

6 Резеда   (28.04.2013 20:58)
Энҗе! Иҗади уңышлар сиңа, тагын да матур иҗат җимешләре белән сөендер.

5 Гулия   (28.04.2013 11:44)
Умница!!!!!!!

4 Алия   (28.04.2013 09:29)
Молодец!!!

3 Ильнур   (27.04.2013 20:37)
Унышлар сина!

1-10 11-12
Исеме *:
Emailы:
Код *: