Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (әкият)

НУРЛЫ АЛАН
08.05.2013, 21:19
       Борын-борын заманда кара урман уртасында түп-түгәрәк алан булган. Монда бер генә адәм затының да аяк басканы булмаган, шуңа күрә һәр җирдә тынычлык хөкем сөргән. Һәр туган көн саен Кояшбикә алсу күлмәген киеп, Нурлы аланга килә дә тереклек ияләренең кәефләрен күтәрә икән. Тернәкләнеп килә торган үсемлекләрнең хәлләрен сораша, аларны җылы нурлары белән иркәләп үтә ди. Кош-кортларга ерактан нурлы сәламен юллый, мохтаҗларга ярдәм итә икән.
      Бу аланны тереклек ияләре Нурлы алан дип атаганнар. Монда кешеләр нык рәнҗеткән үсемлекләр, кош – кортлар, җәнлекләр күченеп килә икән. Нурлы аланда барысына да урын җитәрлек булган. Иң мөһиме: барлык тереклек ияләре бер – берсенә дустанә мөнәсәбәттә булганнар, бер – берсенә гел игелекләр генә кылганнар. "Игелекле эшнең иртә – киче юк” дигән девиз астында көн күргәннәр алар. Ел артыннан ел килгән, фасыл арты фасыл алышынган.
       Көннәрдән беркөнне Айсылу белән Айбулат интернет челтәре аша Нурлы алан турында укып белгәннәр . Сыйныфташларына бу турыда "ләм – мим” бер сүз дә әйтмәгәннәр. Бик озак киңәшкәннән соң, кояш белән торып Нурлы аланга юл тотканнар.
       Компас уклары балаларга юлны көньякка таба күрсәткән. Баш очында җырчы тургай сайраган. Кошлар үз телләрендә юлның башка якта булуын аңлатканнар. Кешеләрдән сак булырга тырышканнар. Адәм балалары барысы да бертөрле дип уйлаганнар. Чөнки кешеләр үсемлекләрне корыта, җәнлекләрне аулый , кош – кортларны үтерә, табигатьнең гүзәллеген җимерә, матурлыкны чәлпәрәмә китерә дип уйлаганнар.
      Айсылу белән Айбулат Нурлы аланга килеп кергәч аһ иткәннәр. Монда алар беркайчан да күрмәгән үсемлекләр, гөлләр, чәчәкләр үскән, Алар тирәсендә аллы-гөлле күбәләкләр очкан. Агачларда моңа кадәр ишетелмәгән кошлар тавышы яңгыраган. 
      Нурлы аланда яшәүче тереклек ияләре балаларны борчылып каршы алса да, яхшы күңелле икәнлекләрен аңлап алдылар. Хәтта эч серләрен дә сөйләп бирделәр. 
      -Безне һәм безнең дусларыбыз-башка үсемлекләрне кешеләр һич кызганмыйча өзәләр,тамырлары белән йолкыйлар,-дип сүз башлады энҗе чәчәк. "Әйе,әйе һич кызганмыйлар. Ә бит минем орлыгым шытып,чәчәк ату чорына кадәр үскәнче, 10 ел вакыт кирәклеген күз алдына китерәләр микән? Чама белән генә өзсәләр сүзем дә юк инде анысы...” дип туктап калды ул. Аның кардай ак касәсеннән бер тамчы яшь зеңгелдәп төште. 
       Мин бер нәрсәне аңламыйм. Кеше табигатьне төзүче, иҗат итүче булса да, нигә ул аның язмышына битараф икән? Кечкенә генә бер үсемлекне бетерү, аны юкка чыгару, табигатьтәге үзара бәйләнешне җимерә бит. Кешеләр безне дә кочак-кочак җыялар, куллары белән кысып сыталар,аннан ташлап, әрәм итәләр,-дип ярсыды үги ана яфрагы. 
      -И дусларым, безнең хәлебез дә бик авыр. Кешеләр бит безне кызганып та тормыйлар. Безгә үсеп чәчәк ату чорына кадәр 18 ел вакыт кирәклеге турында белсәләр, бәлки, өзмәсләр, рәнҗетмәсләр дә иде. Әле дә ярый безне- җир йөзеннән юкка чыгып бара торган үсемлекләрне - Нурлы алан коткарып калды . Без монда яшәүче тереклек ияләре Кызыл китапка кертелгән ,-дип зар елады сары башмакчык.
      Айбулат белән Айсылу көне буе Нурлы аланда сәяхәт иттеләр. Үсемлекләрнең төпләрен йомшарттылар, су сиптеләр, кош ояларын чистарттылар. Ни гаҗәп : аларга кыргый хайваннар да үз итеп карады. Көн кичкә авышты. Балалар Нурлы аланга кабат килергә сүз биреп, кайтыр юлга чыктылар. Барча тереклек ияләре аларны урман авызына кадәр озата бардылар. 
      Юлда кайтканда Айсылу да, Айбулат та үз уйларына чумып атлады. Аларның табигать патшасы- Кешегә әйтер сүзләре бар иде. Әйе, куе урманнарда, яшел аланнарда, мул печәнле иркен болыннарда Кеше хуҗа. Ничек эшләргә теләсәм , ни генә кылансам да үз иркемдә дип йөрергә түгел, табигатьне якларга, сакларга кирәк. Гүзәл табигать әрни, сыкрый, сызлана, яшь коя. Аңыңа кил,Кеше! Табигатьтән башка –чиста саф һавасыз, көмештәй салкын сусыз, җырчы кошларсыз, лепер-лепер сөйләшүче агачларсыз... ничек яшәрсең син? Без, адәм балалары, телсез –авызсыз хайваннарны, кош-кортларны, үсемлекләрне сакларга бурычлы. Алар булмаса, табигать, табигать булмаса кешелек дөньясы яши алмаячак. 
 
 
Зилә САФИУЛЛИНА, Тәтеш районы, Байраш төп гомуми белем бирү мәктәбенең VIII сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1292 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 1.0/1
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: