Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (әкият)

САКЛАНГАН УРМАН
06.04.2013, 16:46
      Борын-борын заманда бер урманда төрле-төрле җәнлекләр яшәгән. Алар үзләренең урманнарын бик чиста һәм пөхтә тотканнар. Ул урманда нинди генә агачлар, үләннәр, куаклар, җиләк-җимешләр үсмәгән, ди.
      Бер заман, бу урманга кеше аягы баскан. Агач ботаклары сына башлаган. Төрле җирдә учак ягулар, урманны чүп басулар, шау-шулы мәҗлесләр күренгән. Урман хуҗасы Шүрәленең тынычлыгы югалган. Кош-кортлар, җәнлекләр урманның чиста һавасын, агачларын кешедән саклап калырга уйлаганнар.
      Урман табибы Тукран, барлык кош-кортларны, җәнлекләрне җыеп киңәшмә үткәргән: "Әйдәгез, без кешеләрне Урман Шүрәләсе белән куркытабыз, - дигән. - Кешеләр урманга зыян салса, Шүрәле кытыклап үтерәчәк”, - дигән. Шуннан чыпчык хәбәр тараткан. Кешеләр урманга карашларын үзгәрткәннәр. Һәр көнне килеп, агачлар утыртып, урманны чүптән арындыра башлаганнар.
      Урман матурая барган. Челтерәп саф сулы чишмәләр калкып чыккан.  
      Әйдәгез, дусларым, үзебез яшәгән тирә-юнебезне саклыйк. Барыбыз бердәм булганда гына без урман-суларны, һаваны саклый алабыз.
 
    Алсинә СӘФИЕВА, 5 нче Арча гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 903 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: