Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (әкият)

ШАЙТАН ТАЯГЫ
17.04.2013, 08:37
         Борын борын заманда түгел, безнең көннәрдә, яшәгән, ди, бер Шайтан таягы. Ул гел ялгыз булган. Сабый чагыннан ук ул бернәрсәне дә яратмаган, гел ачуланышкан, үзен башкалардан өстен куйган. Шуңа күрә аны беркем дә яратмаган. Бүтән үсемлекләр аны үз яннарына китермәгән, аның белән сөйләшмәгәннәр. Хәтта кешеләр дә аны бакчаларыннан йолкып ташлаганнар. Шайтан таягы моның сәбәбен үзенен чәнечкеле булуында күргән. Тик ул бик нык ялгышкан. Аны кыяфәте өчен түгел, ә башкаларга карата начар мөнәсәбәте өчен яратмаганнар.
         Бу хәл Шайтан таягын бик борчый башлаган. «Нишләп мин үземнең кыяфәтем аркасында гомер буена ялгыз булырга тиеш?»-дип уйлаган ул. Һәм үзенә матурлык эзли башлаган. Кояштан җылы нурлар сорап караган, янгырдан чиста су тамчыларын сораган, жилләрдән ныклык сораган ул. Тик беркем дә Шайтан таягына матурлык өстәргә ашыкмаган. Шулай да бер могҗизалы иртәдә шайтан таягы искиткеч чәчәкләр белән капланган. Аның бәхетенең чиге булмаган. Хәзер инде аны яратырлар, ул бит матур хәзер! Ләкин ул ялгышкан… Әйе, аның кыяфәте үзгәргән, ләкин эчке дөньясы шундый ук булып калган.
         Халык әйтсә, хак әйтә: «Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар».
         Шайтан таягы бүген дә ташландык урыннар, чүплекләрне «бизәп» утыра бирә.
 
Азилә ӘЮПОВА, Яр Чаллы шәһәре, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның 8 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1029 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: