Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (әкият)

ТЫЛСЫМЛЫ ЗАТ
15.04.2013, 16:52
   Борын-борын заманнарда да, хәзерге заманда да, киләчәк заманнарда да яшәгән ди, яши ди, яшәячәк ди бер могъҗизалы Зат. Аның бик күп булышчылары булган. Ул үзе төрле-төрле төсләргә кергән. Кыш җиттеме ул ап-ак төскә кергән. Яз килү белән ак төсен югалтып, зәңгәр-су төскә үзгәргән. Ә инде яз ахырында яшел төскә кергән. Җәй көне ямь-яшел төстә булган, ә көз алтынсу-сары төскә әверелгән. Гомер шулай ага торган...
   Элекке заманнарда кешеләр ул кадәр үк тәртипсез, бер-берсенә рәхимсез булмаганнар. Алар өчен Тылсымлы Зат та рәхимле булган. Хәзерге заманда кешеләр бер-берсенә бик рәхимсез: балалар әти-әниләрен картлар йортына тапшыра, әти-әниләр балаларын ятимнәр йортына бирә. Кешеләр бер-берсен үтерәләр, табигатьне пычраталар, урманнарны яндыралар, агачларны кисәләр.
   Шуның өчен дә, бу бөек Затның ачуы килә. Җил-давыллары белән куркыныч өермәләр булдыра; суларын күтәртеп авыл-шәһәрләрне су астында калдыра; Кар – бураннарын яудырып күпме авыл-шәһәрләрне сусыз-утсыз калдыра. Бик күп кешеләрне юкка чыгара. Бу бөек тылсымлы зат - Табигать. Ул үзенең могъҗизалары белән барысын да булдыра.
   Без аңа рәхимсез булмыйк! Табигатьне саклыйк, пычратмыйк! Агачлар, чәчәкләр утыртып табигатьне матурлыйк, һаваны чистартыйк. Кошларны оялар куеп, каршы алыйк.
   Табигать шундый зат ул, безне туендыра да, юк та итә.
 
   Зәринә Ибраһимова, Балык –Бистәсе районы Урахча мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы
 
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (әкият) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 776 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: