Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер)

Сәхифәдә язмалар саны: 15
Күрсәтелгән язмалар: 1-15
Битләр:

Билгеле бер тәртипкә салырга: Вакыты · Исем буенча · Рейтинг буенча · Фикер калдырулар буенча · Йөкләүләр буенча · Карап алулар ягыннан
*
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 1276 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.06.2013 | Фикерләр (1)

Карабашым, туган җирем! Нинди генә җырларда җырланмаган да, данланмаган минем туган ягым!Аның искиткеч матур табигате, гүзәллеге сокландырып, күпләрне әсир иткән.Чынлап та, туган Карабашымның табигатенә сокланмаслыкмыни? Аның мәгърур, биек, бөркет оялы Каравыл таулары тезмәсе, күкнең бар аяз зәңгәрлеген үзенә җыйган күлләре, "Карабаш” сусаклагычы, иксез-чиксез иген басулары, хуш ис бөркеп, бал кортларын үзенә җыйган мең төсле чәчәкле болыннары, биек текә бөдрә таллары белән капланган ярлардан борылып-борылып аккан Зәй елгасы, хәтфә үләнле тугайлары үзләре генә дә ни тора?!
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 1302 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 07.05.2013 | Фикерләр (0)

Язгы матур бер көн. Табигать әкрен генә кышкы йокысыннан уянып килә. Күктән алсу нурларын сибеп кояш елмая. Бөтен җирдә яз шатлыгы. Әнә агачлар яшь бөреләрен җибәргәннәр. Күп тә үтмәс алар яшел күлмәкләрен киярләр. Бер агачтан икенче агачка кунып кычкырган күке тавышы, бөтен урманны яңгыратып, авылга кадәр ишетелеп тора. Әйтерсең ул урманның җанлануын, анда да тереклек барлыгын бөтен җиһанга хәбәр итә. Шулчак "Минем тавышым күкенекеннән дә матуррак!”- дигән төсле һаваны ярып , өздереп сандугач сайрап җибәрде. Бер-бер артлы аңа башка кошлар да кушылды. Алар барсы да яз җитүенә үзләренең сөенечләрен шулай белдерәләр иде.
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 6000 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 06.05.2013 | Фикерләр (0)

Дөнья искиткеч матур! Гүзәллекне тоя белгән кеше битараф кала алмыйдыр аңа. Иксез-чиксез зәңгәр диңгезне хәтерләткән күктә ап-ак атларга, җилкәнле корабларга охшаган болытлар йөзеп йөри. Җирдән бер уч туфрак алсаң, аның бөек көчен, җылылыгын җаның-тәнең белән тоясың... Безне туендыручыбыз, яшәү көче бирүчебез шул ул. Җирдән, туфрактан яралуыбызга ихластан ышанасың. Кеше яшәү өчен каян көч ала соң? Әлбәттә, туган җирдән.
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 1667 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

Бөтен күңелемне биреп, тырышып урам чистартып йөрим. Тырмалыйм, себерәм. Һәр чирәм әкрен генә күтәрелә. Көзге пычрак белән күмелгән күзәнәк кышкы йокыдан уяна.
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 963 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
 Энҗе Афзалова
 
Әйе, ишетәм ... Мин бу тавышны аккан чишмәләр агышында ишетәм... Кайчандыр, җырларда җырланган челтерәп аккан чишмә тавышлары юк инде хәзер. Юк, алар хәзер челтерәмиләр. Бүген, чишмәләр әкрен генә сулкылдап, әрнеп, тын гына тавыш бирәләр. Кешеләр түккән көнкүреш калдыклары арасыннан эз табып, салмак кына юл алалар. Кайберләре чүп өемнәренә күмелеп калган. Аларның әрнүле ыңгырашкан авазларын бик сирәкләр генә ишетә.
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 1296 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

Эх, табигать... табигать! Юк, син мәңге онытылмассың. Гел шулай саф, чиста пакъ булып калырсың . Кемнәрдер шәһәрне ярата , ә мин исә, гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып үскән табигать баласы, җир баласы... синең балаң. Синең кочагыңда яшәү, сине күреп тору, синең белән сөйләшү, иң зур бәхетем минем.
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 969 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

Менә кайтып та җиттем. Мин тагын туган ягымда. Исәнме, Җир-Ана! Нинди матур, нинди күркәм бит син! Мин синең саф һаваларыңны, төз наратлы урманнарыңны, иксез-чиксез иген кырларыңны, чәчәкле болыннарыңны, челтер чишмәле суларыңны сагынып, ашкынып кайттым. Әти-әнием туган якка кайттым. Ни хәлләрдә яшәп ятасың, туган як? Балаларың сине рәнҗетмәделәрме? Саф сулы чишмәләрең, инеш-күлләреңнең суы сафмы? Урман-болыннарыңны корытмадылармы?
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 847 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.05.2013 | Фикерләр (0)

Ай-һай! Бигрәк матур, искиткеч гүзәл икән бу дөнья дигәннәре! Бөтен тирә-якны: карны, бозны, агачларны ниндидер сихри зәңгәрсу төс чолгап алган!.. Күксел томан үзенә бер серлелек өсти әнә. Зәп-зәңгәр күк гөмбәзе аша сузылган җылы нурлар иркәли үземне. Күрче, бу бит Кояш елмая миңа! Рәхәт тә соң! Нинди күңелле!.. Мин дә елмаям сиңа, Кояш! Синең җылың минем күзләремә күчте, керфекләремә сарылды. Тик... күпне кичергән карт агачлар гына нигәдер бик шомлы шаулыйлар... Кошлар да моңлырак сайрый шикелле...
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 1248 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 01.05.2013 | Фикерләр (0)

Кешем!
Сиңа ярдәм сорап табигать мөрәҗәгать итә. Әйе, аптырама, бу мин, чиста сулы елга-күлләре, очсыз-кырыйсыз урманнары кими барган, туфрагы һәм һавасы агуланган, кош-кортлары, җәнлекләре елдан ел сирәгәйгән табигать сиңа эндәшә.
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 833 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 21.04.2013 | Фикерләр (0)

Яратам мин туган ягым табигатен. Беркайда да юктыр минем туган ягымдагыдай урманнар! Мине бигрәк тә кышкы урман үзенә җәлеп итә. Андагы тынлык җанга рәхәтлек өсти. Урман гүя җәйге шау-шудан, көзге ачы җилләрдән арып, тирән йокыга талган. Бу беренче карашка гына шулай күренә. Урман кыш көне дә йокламый.
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 3819 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 18.04.2013 | Фикерләр (0)

Галәмдә, миллионлаган йолдыз арасында кечкенә генә бер планета бар. Ул да булса – Җир планетасы. Бары Җир планетасында гына аллы-гөлле чәчәкләр, мәһабәт агачлар, иксез-чиксез диңгезләр бар. Бары Җир планетасында гына саф һава, татлы су, берсеннән-берсе тәмле ризыклар. Бары Җир планетасында гына тереклек бар.
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 865 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 06.04.2013 | Фикерләр (0)

Их, яшисе иде озак, мәңге,
Табигатьтән башка үле без...
И.Юзиев
 
Туган авылым! Таныйсыңмы мине? Чит итмисеңме? Онытмадыңмы? Мин инде хәзер синең болыннарыңда чабып уйнаучы яланаяклы бала түгел, буй җиткергән, акыл кергән, аз сөйләп, күп тыңларга өйрәнгән яшүсмер кыз булып кайттым. Инде менә ничә еллар үткәч, сиңа кабат кайттым да тау башына җитәр-
җитмәс туктап калдым...
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 853 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 05.04.2013 | Фикерләр (0)

Мин дөнья кардан арчылган вакытта табигатьтә йөрергә, урманда булырга, елга буйларында утырып су агышын, кошлар тавышын тыңларга яратам. Чишмәләр челтерәвенә сокланмаган кеше юктыр, мөгаен. Ә аларның сихри аһәңенә бар кеше дә игътибар итә микән? Табигатьтә бит бар күренеш тә үзенчә "сөйләшә”. Әбием аларны зекер әйтәләр, ди. Әйтик, агачлар шавы. Бөтен агачлар да бертөсле "сөйләшмиләр”. Усак лепер-лепер килгәндә, имән аңа бик тыныч кына кыштырдап җавап бирә, мәсәлән. Чишмә челтерәве янәшәсендә, тыныч кына агып яткан елганың да "сөйләшүе” бик салмак тоела. Шулай да беркөнне мин аларның серләрен ачуга ирештем.
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 935 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 02.04.2013 | Фикерләр (0)

    Һәр нәрсәнең саф, садә чагы була. Мин-Җир-Ана. Әйе, мине Аллаһы Тәгалә барлыкка китерде. Минем суларым зәп-зәңгәр, саф, чиста иде. Минем урманнарым иксез-чиксез, агачларның нинди төрләре генә юк, ә гөлләрнең, чәчәкләрнең матурлыгы күз явын алырлык, хуш исләреннән җир шары аңкып тора иде. Ул судагы балыкларның, җирдәге хайваннарның төрләрен бер Аллаһ кына белә. Нинди генә җиләк-җимеш үсми миндә!
"Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Карап алулар: 1419 | Күчереп алулар: 0 | Өстәде: Redaktor | Дата: 21.03.2013 | Фикерләр (1)